Логотип «Мәйдан» журналы

Чебиләр

Тышта бик җылы булса да,Тун кигәннәр чебиләр.Яңа гына тусалар да,Йөгерешеп йөриләр.Эремчек, тары ярмасы,Суалчан яраталар.Суалчан дип ботинкамныңБауларыннан  тарталар.Көш-көш дигәч китсәләр дә,Тагын ки...

Тышта бик җылы булса да,
Тун кигәннәр чебиләр.
Яңа гына тусалар да,
Йөгерешеп йөриләр.
Эремчек, тары ярмасы,
Суалчан яраталар.
Суалчан дип ботинкамның
Бауларыннан  тарталар.
Көш-көш дигәч китсәләр дә,
Тагын килеп тарталар.
Тарта-тарта ботникамның
Бауларын чуалталар.
 

Мәрзия ФӘЙЗУЛЛИНА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock


Комментарийлар