Логотип «Мәйдан» журналы

БҮТӘНЕ КИРӘКМИ

Илдус ГЫЙЛӘҖЕВ шигыре.

Үз телемдә генә сөйләп яшим,
Һәр аваздан җаным яктыра.
Бу кадәрле йомшак җылы аһәң
Җир йөзендә бүтән юктыр ла.
Үз телемдә генә җырлап яшим,
Нинди моңлы, нурлы тирбәнеш!
Булса булыр бары сандугачның
Тел очында мондый тирбәлеш.
Үз телемдә генә язып яшим,
Башкалардан илһам алалмам.
Анам теле еллар, чорлар аша
Халкым йөрәгенә ялганган!

 

Комментарийлар