Логотип «Мәйдан» журналы

Бүрекле гармун

Шәһәр чүплегендә...  гармун күрдем!Тальян гармун. Яшел күрекле.Кырыенда, хуҗасының микән,Аунап ята иске бүреге. Җаным әрнеп куйды, йөрәк кысты...Сыйпап алдым гармун күреген.Эндәшкәндәй булды шулч...

Шәһәр чүплегендә...  гармун күрдем!
Тальян гармун. Яшел күрекле.
Кырыенда, хуҗасының микән,
Аунап ята иске бүреге.
 
Җаным әрнеп куйды, йөрәк кысты...
Сыйпап алдым гармун күреген.
Эндәшкәндәй булды шулчак сыкрап
Хуҗасының мескен бүреге.
 
Алып кереп өстәлемә куйдым,
Әйдә, гармун, сөйлә сереңне!
Тезләремә куеп, күреген тарттым,
Өй эчләре моңга күмелде...
 
Елаган да, җырлаган да кебек,
Сагынган да кебек хуҗасын.
Шушы көннән гармун бүрек «киде»,–
Җан дускаен көн-төн тыңласын...
 
Истәлеген саклыйм кемнәрнекен?
Хуҗасы кем, кайсы ташлаган?
Бу гармун, шәт,  «Арча»,«Тәфтиләү»ләр,
«Герман көе»н уйнап таушалган?
 
Күпме җанга яшәү дәрте биргән
Моңны ябып булмый читлеккә.
Җаны булган кеше, гармун хәтле
Гармун тотып атмый чүплеккә.
 
Урыннары аның  – өй түрендә.
Ташламагыз, зинһар, гармунны!
Гармун – җанга ятар ризык төсле,
Бизәп тора һәрбер табынны.
 
Кемдер бер уйнарга тилмерәдер,
Өзеләдер күңел кыллары.
Кулдан-кулга күчәр ядкарь бит ул,
Шифа бит ул гармун моңнары.
 
Бүген менә, тальян дустым белән,
Чыктым әле сабан  туена.
Әй, сиптерә гармункаем моңын,
Халык җыелышты яныма.
 
Арасыннан берәү, күзен текәп,
Гармунымны ныклап карады:
– Бу өтекне каян таптың? – диеп,
Йөзен чытып миннән сорады.
 
– Бу бәхет, – дим, – миңа күктән яуды.
Гармункаем кинәт тынып калды...
– Үзе үлсә дә, гармуны чиный, –  дип,
Усал ханым күздән югалды.
 
Ярсып-ярсып уйнап китте әргән,
Әллә минем куллар, әллә чит...
«Шахта көе», «Рәйхан», «Әллүки»ләр,
Мәңге үлмәс, милли көйләр бит!
 
Уфалладай, моң-сагышлар төяп,
Киереп тарта тормыш нужасын.
Тыңлаучылар булган җирдә гармун
Нигә әле тынсын, туктасын?!
 
...Күпсенмәгез әле гармуннарны,
Җимермәгез вакыт тупсасын.
Түр башында, куян бүрек киеп,
Гармун уйный, гүя, хуҗасы...
 

Рәзинә СӘЕТГӘРӘЕВА

Комментарийлар