Логотип «Мәйдан» журналы

Болын

Зәет Мәҗитов шигыре.

Ефәк томан чорнаган

Салкын чишмә юлын.

Гүя саклый ул Һаман

Кичке тальян моңын.

Җыр көйләп ага чишмә

Таллар арасыннан.

Яшь каен шуны тыңлап

Туктап тора сыман.

Печәнчеләр куышы

Тынып кала шулчак.

Тик аш-сучы гына

Ягып йөри учак.

Су буенда, куакта

Таңгы кошлар сайрый.

Моңлы итеп еракта,

Егет чалгы кайрый.

Җиләк исле покослар

Кала юл-юл ятып.

Печәне лә печәне –

Шикәреңнән артык!

Иртә белән, җиләстә

Рәхәт соң чабуы.

Чалкан ятып покоска

Ял итеп алуы.

Чәчәкләргә эп-эре

Ак энҗеләр кунган...

Яшел болын иртәнге

Матурлыкка чумган.

Күңелдә минем бу җир,

Беләм Һәр сукмагын.

Шул сукмаклардан үтте

Яланаяк чагым.

 

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар