Логотип «Мәйдан» журналы

Бөҗәкләр

Фирүзә Җамалетдинова шигыре.

Бер көнлек бөҗәкләр
Кайсы кан эчәргә,
Кайсысы тешләргә
Җайлашкан.

Бер көнлек гомерне
Ялгышлык беләнме,
Явызлык беләнме,
Алмашкан?

Бер көнлек бөҗәкләр
Йокыдан уята,
Ниләрдер уйлата
Төн ката.

Бер көнлек бөҗәкләр
Әллә үч алырга,
Кан эчеп калырга
Ашыга.

Бер көнлек бөҗәкләр
(Кем күргән эзләрен?!)
Саныйдыр үзләрен
Ашлыга.

Бер көнлек бөҗәкләр
Кан эчә һәм үлә,
Яшәүнең мәгънәсен
Кем белә?

 

Фото: https://ru.freepik.com
 

«Мәйдан» № 7, 2024 ел

Комментарийлар