Логотип «Мәйдан» журналы

Битарафлык

Битарафлык җанга иңсә,Шигырь яз ни, язма ни син.Ихласлыгың җаннан качкач,Пешекләнгән казмыни син? Йә тавыкмы, күркәме йә?Иң әүвәле кайту кирәкИхлас чагың – үткәнеңә,Күңелнең саф, пакь мәленә.&nbs...

Битарафлык җанга иңсә,
Шигырь яз ни, язма ни син.
Ихласлыгың җаннан качкач,
Пешекләнгән казмыни син?
 
Йә тавыкмы, күркәме йә?
Иң әүвәле кайту кирәк
Ихлас чагың – үткәнеңә,
Күңелнең саф, пакь мәленә.
 
Кеше ич без. Барчабызның
Куенында хисле йөрәк.
Бер шигырьне ике тапкыр
Бер үк төрле булмый сөйләп.
 
Бер елгага ике тапкыр
Кергән сыман була ич ул.
Кабатланмас хис – мизгелдәй
Тик бер генә туа ич ул.
 
Икенче кат туган хисләр
Тәүге хисләр булмас инде.
Иң әүвәлге, тәүге тәэсир
Ул кабаттан тумас инде.
 
Битарафлык баскан җанны
Төзәтердәй бармы дәва?
Их, табасы иде лә ул
Үткәннәргә кайтыр чара!
 
Мөмкинлекләр юк шул кулда
Үткәннәрне үзгәртердәй –
Калебеңне керләндергән
Хаталарны төзәтердәй.
 
Һәр туган таң, алган сулыш –
Мәңгелекнең бер мизгеле.
Һәрбер мизгел – кабатланмас.
Фәкать сабый саф күңелле.
 

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от bedneyimages


«Мәйдан» № 12, 2021 ел

Комментарийлар