Логотип «Мәйдан» журналы

«Без дә бер көн китәрбез...»

Рәшит Бәшәр шигыре.

Без дә бер көн китәрбез,
Былбылларны ятим итәрбез.
Һәм калдырып киткән дөньяны
Күзәтербез читтән без,
Шагыйрь дус!
Укылырмы безнең шигырьләр,
Нинди шигырь язар шагыйрьләр?
Нинди телдә язар шагыйрьләр,
Күпме туар икән шаһ ирләр,
Шагыйрь дус?

 

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» журналы архивыннан

 

Комментарийлар