Бер карыйсың
Бер карыйсың:Җирдә яшәүләреШундый рәхәт, җиңел шикелле.Кешеләр дә –бар да шундый әйбәт,мәрхәмәтле бар да, сөйкемле. Бер карыйсың:Әшәке лә дөнья!«Корт чаккыры!» – дисең,сүгәсең.Гаделсезлекләрне кү...
Бер карыйсың:
Җирдә яшәүләре
Шундый рәхәт, җиңел шикелле.
Кешеләр дә –
бар да шундый әйбәт,
мәрхәмәтле бар да, сөйкемле.
Бер карыйсың:
Әшәке лә дөнья!
«Корт чаккыры!» – дисең,
сүгәсең.
Гаделсезлекләрне күрәсең дә
Олау-олау зарың түгәсең...
Беләм инде...
һаман... кабат-кабат
Берүк хакыйкатькә абынам:
Җан үткелләрендә үзгәрә ул
Ак – карага, кара – агына.
Кояш карамаса,
Җир дә әнә
кереп китә төнле ягына.
Җирдә яшәүләре
Шундый рәхәт, җиңел шикелле.
Кешеләр дә –
бар да шундый әйбәт,
мәрхәмәтле бар да, сөйкемле.
Бер карыйсың:
Әшәке лә дөнья!
«Корт чаккыры!» – дисең,
сүгәсең.
Гаделсезлекләрне күрәсең дә
Олау-олау зарың түгәсең...
Беләм инде...
һаман... кабат-кабат
Берүк хакыйкатькә абынам:
Җан үткелләрендә үзгәрә ул
Ак – карага, кара – агына.
Кояш карамаса,
Җир дә әнә
кереп китә төнле ягына.
Лилия ФӘТТАХОВА
Фото: https://krot.info
«Мәйдан» № 10, 2022 ел
Комментарийлар