Логотип «Мәйдан» журналы

Ата хакы, ир хакы

(Мөнәҗәт)

Ата хакы – олы хак ул, белегез сез,

Ата хакын хаклау юлын күрегез сез.

Ата хакын хаклап яши өйрәнсәгез,

Рәхәт тормыш кичерерсез күбегез сез!

 

Ир-ат хакы – бик олы хак, белик шуны,

Ирле кеше җиңеп чыгар утны-суны.

Тәрбия итик ир баланы, ир-атаны,

Яшик гөрләп, тотынышып кулга кулны!

 

Ата-баба нигезләрен саклый белик,

Ата-баба хәтерләрен хаклый белик!

Угланыбыз Ата булсын, Бабай булсын,

Нәселебез ышанычын аклый белик!

 

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар