Логотип «Мәйдан» журналы

Талант

Талантсыз кеше бәхетсез була икән. Мин моның шулай икәнен кечкенәдән үк аңлый башладым.

Җыр дәресләрендә укытучы апа безгә – өч малайга – Мирзанурга, миңа һәм Илфатка – тик кенә утырырга, җырны бозмаска куша иде. Ә җырлыйсы килә. Иптәшләремә кушылып җырлап җибәрә идем. Классташларым тавышымны әллә каян ишетеп ала да, борылып миңа карый: җырның рәте-чираты югала һәм, ахырда, ул бөтенләй туктап кала иде. Шунда укытучыбыз: «Хорны бозмаска куштым сиңа, Салихов!» – дип шелтәләргә тотына. Җырларны яратам мин, сүзләрен ятлап киләм югыйсә; сөйләгән өчен гел «бишле» алам, тик менә җырларга дигәндә...
Бәйрәм саен клубта кайсы да булса класс конңерт куя. Безнең класс чыгыш ясаганда бигрәк та кыен була: мине концертта катнаштырмыйлар. Талантың юк, диләр.
Ә минем инде күптәннән сәхнәгә чыгып җырлыйсы килгән яраткан бер җырым бар. Беркөнне җай чыкты тагы үзе. Соңгы репетициягә укытучыбыз килә алмаган иде. Гармунчы абыйга концертта җырларга теләвемне әйттем:
– Булдырырсыңмы соң? – дип сорады ул.
– Ә ник булдырмаска, булдырам! – дидем. Алдакчы икән бу, дип уйламагыз тагын, дөресен әйттем: ул җырны миннән дә яхшы җырлаучы юктыр, дип уйлый идем; әтием дә шулай дия торган иде.
– Кая, нинди җыр ул, көйләп күрсәт әле, – дип, абый гармун бавын киеп тә куйды. Мин, җырчыларга охшатып, тамак кырып алдым.
– Булатов абый турындагы җырны беләсезме?
– Ә, «Генерал Булатов!» Әйдә әле... – Ул шулай дип, гармун төймәләренә баскалап чыкты да, көйне уйный башлады. Мин жырларга әзерләндем. Авызымны да ачкан идем инде, шулчак гармунчы абый янына классташым Фәрит килеп басты.
– Абый, биюебез барып чыкмый, – диде ул, гармунчының уйнавын бүлдереп, – әйдәгез, барып карыйк әле. Салихов болай да шәп җырлый ул, – дип, мут елмаеп, миңа күз кысып алды.
– Син шулай әйбәт җырлыйсыңмыни? – дип сорады гармунчы абый. Ул безнең авылга күптән түгел генә күчеп килгән иде.
– Бу җырны без әтием белән бәйрәм саен җырлыйбыз. Ул да Булатов абый гаскәрендә сугышкан, – дип җавап кайтардым мин, әтием белән горурланып. Орденнарының да күп булуын әйтмәкче идем, гармунчы:
– Ярый, энем, алайса, иртәгә концерт алдыннан җырлап карарбыз, – дип, Фәриткә ияреп, биючеләр төркеме янына китте. Мин үпкәләп калдым: нинди җырны тыңламады бит ул!
Укытучы мине концерт алдыннан да тыңлап карый алмады: вакыты тыгыз иде. Чиратым җиткәч, сәхнә уртасына чыгып бастым. Гармунчы уйный башлады. Мин кешенең күплегенә шаккатып һәм һәрберсенең миңа төбәлеп каравыннан оялып басып тордым. Үземнең, ниһаять, сәхнәгә чыгу бәхетенә ирешүемә шатланып бетә алмадым. Гармунчы, әйдә, киттек, дип баш кагуга, мин иң артта утыручылар да ишетерлек итеп:
– Һа-ман – ис-тә-ут-да-выл-лы-ел-лар! – дип, сулыш алырга да онытып, иҗекли-иҗекли кычкырып җырлап җибәрдем.
– О-ны-тыл-мас-су-гыш-мә-хшәр-лә-ре! – дигәч, тыным бетте. Һәм мин тукталып, күкрәгем тулганчы кабат сулыш алдым да, җырны дәвам иттем:
– Зур-җиң-ңу-ләр-яу-лап-ал-ды-Ге-не-рал-Фа-тих-гас-кәр-лә-ре!
Мин гармунчы абыйга карадым. Ул ашыга, минем арттан чак кына җитешеп бара. Йөзенә бөртек-бөртек тир бәреп чыккан, миңа ниндидер ишарәләр ясый. Ләкин мин игътибар итмәдем – җырлавымда булдым. Ул шактый кычкыра төшеп:
– Ашыкма шулкадәр, акырма! – дип, кисәтеп алды. Аны тыңламадым. Генерал Булатов абый турындагы җырны кычкырмый гына башкарып буламы соң? Гаскәрләренең Газинур һәм Муса абыйлар кебек батырлардан торганын ничек кычкырмый гына әйтәсең? Һәм мин әйттем дә!
Гармунчы абый, белмим, нигәдер уйнавыннан туктап, кулын селтәде дә сәхнәдән чыгып китте. Залдагылар мин җырлый башлагач та көлешергә тотынганнар иде, инде һичкем аңламастай шау-шу купты. Мин гармунчы абыйга ияреп чыгып китәргәме дип, бераз аптырап тордым да, тавышланмагыз, хәзер дәвам итәм, дигән ишарә ясап алгач, җырымны кабат суздым. Залдагы горелте тынмады. Алар шаулаган саен, мин тагын да кычкырыбрак җырлыйм, үзем: «Мин генә шундый уңышка ирештем ләбаса», – дип уйлыйм. Җырымның башкаларга да ошавы миңа горурлык һәм өстәмә көч бирде. Кызганыч, укытучы апам гына концертта була алмады. Ул булса, талантымны күрер иде, син талантсыз, димәс иде.
Инде соңгы куплетка да җиткән идем, шунда башка сыймаслык хәл килеп туды: тавышым карлыкты, аннан бөтенләй ишетелмәс булды. Берничә тапкыр тамак кырып карасам да, тавышым кире кайтмады. Их, иң кирәк җирен җырлый алмадым бит... Ләкин бирешмәдем, артистларга охшатып, баш идем да, горур атлап, сәхнәдән чыгып киттем. Залда утыручылар алкышлап кул чабып калды. Мин бәхеттән канатланган идем. Ләкин концертка укытучы апа да килгән булган икән аның караңгы йөзен күреп, кинәт югалып калдым. Ул мине мактамады! Ачуланмады да. Бары тик күзләремә карап: «Эх, син...» – диде. Ачуланса, бәлки, миңа җиңелрәк та булыр иде. Соңлап булса да аңладым: залдагылар миннән көлгәннәр икән...
Концерттан соң мин бер атна буе пышылдап кына сөйләшеп йердем.
Шуна карамастан, сәхнәгә чыгу теләге миндә сүрелмәде, киресенчә беренче җиңелүем миңа көч өстәде. Мин үз-үземә: «Рамил, син сәхнәгә чыгарга тиешсең!» – дип ныклы сүз бирдем.
Жыр яратуым сүрелмәсә дә, мин үземдә бу эшкә осталык булмавын аңладым. Миннән җырчы чыкмый икән. Инде нишләргә? Әһә! Ник күрше Илшат абый күк гармунда уйнамаска! Уемны әтигә әйттем. Әти икенче көнне эштән соң гармун алып та кайтты. Телләре, миңа бас миңа, дигәндәй чекрәеп тора, төрле бизәкләр ясалып тезелешеп киткән ялтыравык пыялалары, күңелдә шатлыклы тойгылар уятып, җем-җем килә. Исеме генә дә ни тора – «Казан»! Уйнамыйча ничек түзәсең?'
Бармакларым гармун телләре буйлап йөгерәләр генә! Бер кеше дә гармунны тәүге тотуым димәс. Тик нигәдер, бармаклары белән колагын томалап, кече бүлмәдән әнием йөгереп керде. «Ни эшлисең? – ди – колак пәрдәләрен ярасың ич!» – ди. «Нинди пәрдәләр ди ул, уйныйм бит мин, уйныйм! Ни эшләп шуны анламыйсың, әнием», – дип, гармунны аның саен ныграк кычкыртам. Әни мине аңларга теләмәде. «Бу тавыштан башым авырта, улым!» – дип гармунны кием шкафы өстенә алып куйды.
Икенче көнне Илшат абыйны чакырып керттеләр.
– Безнең башкисәр гармунчы булмакчы. Берәр бәндә чыкмасмы икән үзеннән. Өйрәтеп карамассың микән? – диде әтием.
– Ә аның ниме соң - музыка сәләте бармы соң? – дип сорый Илшат абый, нигәдер елмая төшеп.
– Бармы дип... – әти, тотлыгып, колагын кашый башлауга, мин:
– Ник булмасын, бар! – дип, урталарына атылып чыктым, – концертта да катнашканым булды әле.
– Ишеттем, ишеттем, – дип елмайды Илшат абый. – Синнән, дөресен әйтергә кирәк, гармунчы ясап булырмы икән? М-да?
Ул шулай дип, ишеккә таба борылуга, аның бөтенләй чыгып китүеннән куркып:
– Әти, әйт инде, өйрәнәчәкмен мин, – дип кычкырдым. Әтием аның  колагына нәрсәдер пышылдап алгач, Илшат абыйның йөзе яктырып китте.
– Анысын гына булдырабыз, – диде.
Һәм шул көннән башлап, мин гармунда уйнарга өйрәнә башладым. Илшат абый эштән кайтуга, гармунны күтәреп, аларга кереп китәм. Ул миңа нинди дә булса көй уйнап күрсәтә: «Менә бу телгә бас, аннан монысына...» – дип, hәp телгә төрткәләп, ничек уйнарга икәнен күрсәтә... Шулай кыш та узып китте. Яз килде. Яз килүгә, классыбыз белән авыл клубында концерт куяр вакыт та житте. Булачак концертка мин дә әзерләндем. «Әпипә» көен уйнарга өйрәндем. Оныта-нитә калсам дип, телләренә тамгалар билгеләп чыкты.
Концерт көнне гармунда уйнаячагымны әйттем. Билгеле, укытучы минем сүзләремә ышанып җитмәде. Карлар күптән эpen беткән булса да, классташларымнан:
– Балалар, бүген беренче апрель түгелме? – дип сорап куйды. Көлегез, әйдә, көлегез! Минем урамда да бәйрәм булыр әле. Икенче конне гармунымны алып килдем дә, сыздырып уйнап җибәрдем. Ялгыша башласам, гармун теленә төшерелгән билгеләргә карап, хатамны төзәтәм. Үзем уйныйм. Үзем иптәшләремне күзәтәм: барысы да шаккатып миңа төбәлгәннәр: укытучы, гаҗәпләнүдән, кулларын күкрәгенә куйган. Бер читтә басып торган Хәниф кенә мут елмая иде...
Мине бүтән уйнатып тормадылар, сәхнәгә чыгарга рөхсәт иттеләр.
Менә зарыгып көткән көн килде. Чиратым җиткәнче, шактый дулкынландым: кулларымны артка куеп, арлы-бирле йөрим, утырып гармунымда уйнап алам.
Концертны алып баручы кыз, Салихов Рамил гармунда «Әпипә» көен башкара, дип белдерүгә, аның сәхнәдән югалуын көтеп та тормастан, гармунымны кигән килеш атылып халык алдына чыктым. Уртага куелган урындыкның бер читенә утырдым да... Тәнемнән электр тогы узган сыман булды, кинәт калтыранып куйдым: гармун теллареннән тамгаларны кемдер сорткән иде. Күпме хыялланган сәхнәне ташлап китеп булмый бит инде. Нәрсә булса, шул булыр, дидем дә кайсыдыр телдән башлап тотындым бит уйнарга! Ә залда утыручыларга кызык: тагын эчләрен уа-уа көлә башладылар, мин сәхнәгә беренче чыккан көннән дә арттыралар. Гармунны беркадәр тарткалагач айныдым: «Әпипә»не уйнамыйм, ниндидер кыргый авазлар гына чыгарам икән...
Тагын бер ел үтеп китте. Яңадан классыбыз белән концерт куяр көннәр җитте. Бер кичне сәләтсезлегем турында әтиемә зарланып куйдым.
– Ни эшләп синдә талант булмасын, улым? – диде әтием. – Талантсыз кеше булмый ул. Һәркемдә талант була. Мин монда, дип күкрәк какмый ул, кешенең күңелендә яшеренгән була. Берәүләр аны бик тиз таба да шундук эшкә җигә. Ә икенчеләр... Әтием сөйләгәннәрне оялуымнан кызарып тыңлап утырдым. Ул мине инде кулларын салындырган дип уйлаган, күрәсең. Ялгышасың, әтием, ялгышасың.
Мин тагы булачак концертка әзерләнергә керештем. Дөрестән йөгереп туп-туры өйгә кайтам да шигырь ятларга тотынам. Әтиемнең эштән кайтуын түземсезлек белән көтеп алам. Ул юынып, ашау өстәле янына килеп утыруга, мин аның янына килеп басам да, артистлар кебек кулларымны haвада болгый-болгый, шигырьне сөйләргә керешәм. Әтием ачыгып кайтса да, ашавы турында гел онытып, сөйләгәннәремне дикъкать белән тыңлап утыра, сөйләп бетергәч кенә төзәтмәләр кертә. Әнием дә кул чапкан була.
Иптәшләрем концертка әзерләнеп беткәннәр, елмаешып-көлешеп йөриләр. «Рамил концертка катнашмыймы әллә?» – дип төрттереп тә куялар. Ә мин берсүзсез генә уйлап йөрим: «Көлегез әле, көл, – дим. – Борыныгызга чиртәчәкмен әле!"
Концертны алып баручы кыз беренче чыгышны игълан итүгә, йөрәгем, күкрәгемне тишеп чыгарлык булып, дөп-дөп тибә башлады. «Рамил, хәзер син чыгарга тиеш! – дим үз-үземә. – Җебеп торма!» Сәхнәдәге кыз: «Миләүшә Сираева үзе язган шигырьне укый», – диюгә, йөгереп уртага чыгып бастым һәм ашыга-кабалана шигырьне сөйләргә тотындым. Сүзләрне бутыйм, пәрдәне япканчы, йә үземне өстерәп сәхнәдән алып кереп киткәнче, ятлаганымны сөйләп бетерергә ашыгам. Манма суга төштем, галстугым муенымны кыса; укытучы апам басып торган урынга күз салам, ул миңа бармак яный. Ә мин совет солдатларының атакага баруларын, бер авылны азат итүләрен, старшинаның шат елмаеп трофейлар санаганын «аттырам» гына!.. Ә зал... Кайсы бөгелә-бөгелә көлә, кайсы урындыгыннан да егылып төште бугай хәтта.
Шул чиректә тәртибемә билгене бер баллга ким куйдылар.
Элек минем бер генә кушаматым булса, хәзер тагын берне тактылар. «Артист» диделәр. «Артист» начар кушамат түгел инде анысы. Тик кайбер чакларда бала-чаганың минем горурлыгым булган «Танк» кушаматын онытып баруларына гына бераз көенеп куя идем.
Бу уку елы да узды. Көзен очрашканда без, колхоз эшләрендә катнашып, кояшта кара янган, буйга үскән егетләр идек инде.
Көннәр үтте... Көннәрдән беркөнне класс җитәкчебез:
– Балалар, Җиңу бәйрәменә без сезнең белән клубта спектакль куярга тиешбез, – дип әйтүгә, без «Ура!» кычкырышып төрткәләшә, шаулаша башладык. Укытучы класс тынычланганны сабыр гына көтеп торган, сүзен дәвам итте:
– Әгәр спектаклебез авыл халкына да ошый икән, без шул спектакль белән район үзәгенә конкурска барачакбыз.
Безнең шатлыкның чиге юк иде.
Шул көнне без Җиңү бәйрәмен «өчле»ләрсез каршы алырга hәм иң яхшы укучыга спектакльдәге төп рольне – герой пионер ролен бирергә дигән карар кабул иттек.
Әлеге рольне уйнарга лаек булу өчен тагын да тырышып укырга тотындым, алдашуны оныттым, тактадан кисеп ясалган пистолетсыз йөрмим. Элек эштән соң әти атын фермага үзе илтә иде, хәзер аңа бирү юк инде: атланып мин китәм. Фермадан кайтканда караңгы төшкән була. Элек мин, берәр җирдән караңгыда кайтырга туры килсә, кемгә дә булса иярәм, йә булмаса, өйгә кайтып егылганчы чаба идем. Хәзер инде – юк! Агач кылычым билгә тагылган, кулымда – «пистолет», кесәдә – агач «граната». Куркак малай түгел, герой пионер ролен уйнарга хыялланучы «артист» бит мин.
Менә яз башы – рольләрне бүлешү вакыты да килеп житте.
Барыбыз да дулкынланабыз: һәрберебезнең кыю пионер ролен уйныйсы килә. Укытучы апа, классны тынычландыргандай итте дә, ярыш нәтиҗәләре белән таныштырды. Без, тын да алмый, аны тыңлап утырдык. Ахырда укытучы апа зур тантана белән ярышта җиңучеләрне игьлан итте. Бәхетлеләр – Хәниф белән мин идем. Икебез дә «отличниклар», икебез дә җәмәгать эшләрендә актив катнашабыз.
Ләкин рольне Хәнифкә бирделәр. Ул – жырчы да, биюче дә. Укытучы апа: «Талант иясе», – дип тә өстәде.
Мин гарьлегемнән елап җибәрә яздым. Ләкин түздем: кыз кеше түгел лә мин. Солдат буласы кеше лабаса!
Миңа да сүзсез роль бирмәкчеләр иде – риза булмадым. Роле роль булса ярар иде әле: сәхнәгә чыгасың да, уенчык автомат тотып, арлы-бирле йөренгән буласың; шул вакытта «яшь партизан» арттан шуышып килә дә, өстеңә ташланып, егып сала, аннан соң бер ун минут чамасы идәндә бер хәрәкәтеез ятасың. Менә шул... Мин – капка, коймаларга, китап тышларына, дәфтәр битләренә кызыл йолдызлы танклар, ракеталар, солдатлар рәсеме ясый-ясый «танк» кушаматы алган малай, инде яшь партизанны төшендә күрә башлаган малай – фашист булып уйный аламмы соң? Юк инде, булмас ул! Башка роль бирмәделәр: синең талантың юк, диделәр.
Ләкин мин килешмәдем. Һәр көнне, дәресләр бетүгә, мин өйгә кайтып китәргә ашыкмыйм, рольләрне өйрәнүчеләр белән кала идем. Декорация ясарга булышам, киемнәрен көйләшәм. Почмактагы парталарны түшәмгә тиярлек итеп өеп куябыз. Иң өске партага менеп утырам да, бар нәрсә турында онытып, иптәшләремне күзәтәм. Рәхәт: уйнаучыларның хаталары да, уңышлы яклары да күренеп тора.
Үзем дә аларга кушылып уйный башлыйм. Дөрес, хыялымда гына уйныйм, әйтерсең, мин читтә, парта өстендә утырмыйм – инде разведкада йөрим, «фашистлар»ны кырам... Спектакльдә катнашмавыма көенсәм дә, пьеса геройлары булып кылана алуым миңа ниндидер шатлык өсти иде; репетициягә үзем уйнагандай шатланып кала идем. Инде иптәшләрем әйтәсе сүзләрне ятлап бетердем: берәрсе тотлыгып, җөмләсен онытса, мин әйтеп җибәрә идем...
Ниһаять, без барыбыз да түземсезләнеп көткән көнне клуб халык белән шыгрым тулды. Бала-чагалар сәхнә алдына, идәнгә утырыштылар. Иптәшләрем спектакльне башлап җибәрде. Укучылар кайсы партизан, кайсы немец солдатлары булып киенгән – сәхнәдә яшь партизан батырлыгын күрсәтәләр. Мин генә читтә, мин генә кешеләрдән качып, сәхнәнең бер ягында тезләремне кочаклап утырган килеш, спектакльне күзәтәм. Карашым Хәнифтә. Менә кем ул – артист! Менә кайда икән ул талант! Әйтерсең, Хәниф партизан малай булып уйнамый – ул аның үзе иде. Аның өчен сәхнә дә, зал да юк иде кебек: ул хәзер «дошман тылында», ул хәзер «разведкада». Мин күңелемнән аның хәрәкәтләрен, әйтәсе сүзләрен кабатлыйм. Уйнавына кызыгып карап утырам һәм... һәм бераз гына көнләшәм үзеннән! Эх! Миндә дә шундый талант булса икән!
Залда утыручыларга да карап алам. Алар, тыннарын кысып, сәхнәгә төбәлгәннәр: пионер-партизан күрсәткән батырлыкка хәйран калып кул чабалар, гөрләшәләр, бер-берсенә карап, менә бит, дигәндәй, баш селкиләр.
Яңадан Хәнифкә карауга, анда ниндидер яман үзгәреш сизеп алдым: хәрәкәте сүрән, адым саен абына, йөзенә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыккан. Күренеп тора: нәрсәдер булган аңа, ул соңгы көчен биреп уйный иде. Түзәрме ул? Ахыргача уйный алырмы? Хәниф, нәрсәгәдер ябышып, идәнгә егылды. Егылырга тиеш түгел иде бит ул. Залдагылар «ah!» дип куйдылар, ләкин әле бернәрсә дә сизмәделәр. Хәзер пәрдә төшәчәк, хәзер спектаклебез өзеләчәк, хәзер безнен, класс хурлыкка калачак...
– Апа, Хәнифне алыштырыйк, – дим мин, укытучы каршына килеп. – Күрәсезме, авырый бит ул!
– Кемне куйыйк сон, аның ролен башка кеше белми бит...
– Үзем чыгыйм, мин беләм, апа, мин беләм!
Укытучы ышанмый, икеләнеп миңа карый.
– Син нәрсә, Рамил, өч мәртәбә кеше көлкесенә калдың ич...
– Aпa, чыгарыгыз мине, чыгарыгыз!.. Күрерсез, көлкегә калмабыз!
Укытучым, юк дигәнне аңлатып, бармак селкеп калды, ә мин сәхнә артлап каршы почмакка чаптым. Пьесаның бу урынында Хәниф беразга сәхнәдән югалып торырга тиеш иде.
Ул чыкты.
– Киемеңне салып миңа бир! – дидем. Аның аптырап торуын күргәч, төймәләрен ычкындыра ук башладым. – Тиз бул инде, тиз! – дип кычкырдым. Шул кычкыруым ярдәм итте бугай. Хәниф, ашыга-ашыга, сырган курткасын, бүреген салып миңа бирде. Ни эшләгәнен яңа гына аңлап алды бугай:
– Ә мин, ә мин нишлим? – дип сорады.
– Ә син ял итәсен, – дидем мин киенүемдә булып, – Ул тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, тынлап торырга вакытым юк – пьесада язылганча шуышып, сәхнәгә чыгып киттем. Репетицияләрдә Хәниф сәхнәнең теге ягыннан шуышып чыга иде, мин алай эшләмәдем: залда утыручылар минем йөземне күрмәскә тиешләр, алар мине Хәниф дип белергә тиешләр.
Сәхнәдә әрле-бирле «немец» сакчысы йөренә. Бу рольне уйнарга классыбызда бер малай да риза булмагач, каравылчы Сәлихҗан абыйны күндергәннәр иде. Мин, көрт арасыннан шуышып, аның янына килдем дә өстенә сикердем. Ишекне тибеп ачтым да, «автоматымнан» «озын очередь» бирдем: та-та-та! – дип кычкырдым. Хәзер партизанның патроннары бетәргә тиеш иде, мин агач мылтыгымны читкә аттым да, «кул сугышы»на ташландым. Кайсысын салып» ектым, кайсысын физкультура дәресендә өйрәнгәнчә, җилкәм аша томырдым; кызып китеп «немец офицеры» Зөлфәткә ныграк тондырганмын икән, егылганда ул йодрыгын күрсәтте. Шунда мине тотып алдылар, кулларымны артка каерып, бәйләп тә куйдылар. Аннан соң «допрос» башланды.
«Исемең ничек?» – ди «немец офицеры». Аңа чыннан да нык эләккан икән: күз төбе янып чыккан, фуражкасы чалышаеп төшкән. Дәшмим. Пьесада мин дәшмәскә тиеш.
«Отрядыгыз кайда?»
Мин дәшмим. Дәшмәс өчен осталык та, талант та кирәкми. Мин сәхнәнең теге ягына – укытучым белән иптәшләрем басып торган якка күз ташлыйм. Алар барысы да, шулай, шулай кирәк, дигән тоеле миңа баш кагалар...
«Офицер» тәмам чыгырыннан чыкты.
«Отрядыгызда кеше күпме? » – дип кычкырды. Күкрәгемнән тотып мине дер селкетмәкче булды - булдыра алмады. Мин аннан буйга да биегрәк, юанлыкка да, әтием әйтмешли, топтан юан чыккан. Селкенми дә басып торам. Читтән карап торучы иптәшләрем баш кага.
«Ах, дуңгыз, дәшмисеңме? – дип, Зөлфәт «немец» чигәләремә суккалаган була, – күрмәгәнеңне күрсәтермен әле!»
Сукмый инде ул, учын тидереп кенә ала. Ә мин горур. Мин уйнаган партизан да шундый горур булгандыр. Кулларымны нык кысып бәйләгәннәр икән: бавы беләкне кисә, ә бәйләгән урын яман авырта. Ләкин түзәм. «Спектакльне туктатыгыз, кулларым авырта!» – дип кычкыра алмыйм бит инде. Хәниф авыру килеш тә уйнады ич әле. Әсирлеккә төшкәч, яшь пионерның кулларын да шулай кысып бәйләгәннәр ич, гади бау белән генә түгел әле – чәнечкеле тимер чыбык белән! Түзгән бит ул, түзгән! Мин дә түзәм.
«Командирыгыз кем?» – дип җикеренде «офицер». Мин дәшмәскә тиеш идем. Ләкин миңа спектакльнең кызыгы беткәндәй тоелды һәм:
– Пионерлар иптәшләрен сатмыйлар! – дип кычкырып җибәрдем. Аннан соң фашистларга нәфрәтемне белдерергә теләп:
– Дуңгызлар! – дип тә өстәдем.
Бу сүзләр пьесада юк иде, шунлыктан иптәшләрем бер генә мизгел ни эшләргә белми аптырап калдылар. Әй башлы да малай соң бу Зөлфәт. Ни эшләргә кирәген шунда ук уйлап та чыгарды.
– Егып салыгыз үзен! – дип «солдатларына» кычкырды.
Немец киемендәге (кием шинельгә охшатып тегелгән халат инде) ике малай, егарга тырышып, өстемә ташландылар. Ә мин аларга гына бирешәмме соң? Аякларымны аерып бастым да, торам шулай басып! Тегеләргә бирешеп тә карамыйм. Ә залда утыручылар көлеп рәхәтләнәләр генә! «Рамил, егыл инде, егыл!» – дип пышылдый берсе. Егылмый гына торыйм әле! Герой пионерлар тиз генә егылмаека тиешләр! Дүртәүләп мине тәки бөгеп салдылар бит. Шуннан еоң, әй тотындылар, малай, «кыйнарга»! Кайсы типкәндәй кылана, кайсы суккан була. Шул вакыт залдан берсе:
– Ни эшлисез сез, имансызлар? Галәү малаен үтерәсез бит! – дип кычкырып җибәрмәсенме! Әби кеше инде ул, тавышыннан таныдым. Мине «кыйныйлар», ә үзем елмаеп ятам. Залдагылар танымаганнар икән мине. Галәү абый малае Хәниф дип беләләр.
Укытучы апа сәхнәнең теге ягыннан: «Җитәр, балалар, җитте!» – дип пышылдауга, мине «кыйнаудан» туктадылар. Тартып торгыздылар. Мин хәлдән тайган кеше кебек селкенеп торам. Мине «атарга» хөкем итәләр.
«Соңгы сүзеңне әйт, партизан!» – дип кычкырды «немец офицеры», сүзләрен вата-җимерә. Идәндә утырган бала-чага, бармакларын пистолет итеп, Зөлфәткә «атарга» тотынды.
Пьесада язылганча, пионер соңгы сүзен көйгә салып җырларга тиеш иде. Ләкин мин җырлый белмим, көлкегә калып, спектакльне бозасы килмәде, бөтен залны тутырып:
 
«Пионерлар һәлак була,
Ләкин илне сатмыйлар!» –
 
дип кычкырып сөйләргә керештем.
Мин уйлаганча, пионер бу вакытта горурлык белән генә сөйләргә тиеш түгел иде – ул да кеше бит! – «тавышында» яшь килеш үлүенә әрнү дә яңгырарга тиеш иде. Һәм мин, булдыра алганча, шулай сөйләдем дә:
«Хуш, туган илем,
Хуш инде мәңгегә...»
 
Ә менә шигырьне горур тавыш белән тәмамладым, ник дигәндә, соңгы сүзләрен герой-пионер да горур тавыш белән жырларга тиеш:
«Пионерлар һәлак була,
Ләкин алар үлмиләр!»
 
Шушы вакытта ату тавышы яңгырарга тиеш иде. Ләкин барысы да миңа төбәлгәннәр, әйтерсең, беренче күрүләре – барабанга бәргән тавыш ишетелмәде. Мин соңгы юлларны яңадан ялкынланып сөйли башладым. Залда утыручылар, әлеге юлларны барабанга сугарга тиешле кешенең онытылып китүе аркасында кабатларга мәҗбур булуымны сизмәсеннәр өчен, бар булган талантымны эшкә җиктем. Үземнең күзләремә дә яшь бәреп чыкты. Барабанчы да, исенә килеп, барабанына бәреп алды – ату тавышы, янәсе. Мин, соңгы сүзләремне әйтеп бетермәстән, пуля килеп тигәндәй, калтыранып куйдым да әкрен генә идәнгә чугәли башладым. Киноларда күрсәтәләр ич: геройлар кисәк кенә егылып китмиләр. Мин, чүгәләгән җиремнән «бик авырлык белән» торып басам да, калтыранган тавыш белән җырның соңгы сүзләрен кабатлыйм. Бу юлы инде аны үзем белгән ниндидер көйгә салган булам. Бу партизанның соңгы җыры булырга тиеш.
«Ләкин пионерлар үлмиләр...»
 
Тагын барабанга бәргән тавыш, мин тагын селкенеп куйдым. Ләкин егылмадым. Кинодагы кебек, сыгыла-сыгыла, «дошманнарга» таба атладым. Тагын барабанга бәргән тавыш, тагын, тагын. Пуля тигән кебек, мин калтырыйм, калтырыйм. «Егыл инде, егыл!» – дип пышылдады Зөлфәт, кеше ишетмәслек итеп. Мин аңа күз кысып алдым. Аңлады бит мине Зөлфәт. Иптәшләренең колагына нидер пышылдады һәм алар «корал»ларын ташлап чыгып йөгерделәр. Менә егылсаң да була инде хәзер. Алар артыннан тагын бер адым атладым да, мамык өелгән урынга туры китереп, герселдәп идәнгә аудым. Кызыл байрак күтәреп, сәхнә буйлап «партизаннар» йөгереп узгач, пәрдә төште. Залдагылар кул чаба. Сәхнәдә бик аз булуыма карамастан, бик нык ялыкканмын, үзем генә сизмәгәнмен икән, тирләп беткәнмен. Иптәшләрем килеп тартып торгызганчы яттым да яттым. Ә залда кычкыру, шау-шу! Кул чабып кына калмыйлар, аяклары белән идәнне дә дөбердәтәләр...
Иптәшләрем кулларымдагы бауны чишеп җибәргәч, дөньялар яктырып китте. Мин бик озаклап күгәрүдән зәңгәрләнгән беләкләремне ышкып тордым. Йөгереп яныма Хәниф килеп баеты.
– Молодец, Рамил! – дип, миңа кулын сузды. – Барыбызны да коткардың, рәхмәт сиңа! – Ә үзенең куллары уттай яна. Укытучы белән вожатый дә килеп җитте. Әй котладылар, әй мактадылар мине...
Ә Хәниф? Пионер-партизан Хәниф? Аны оныттылар түгелме соң? Мин, киемнәремне салып, Хәнифкә сузам.
– Ник чишенәсең? – дип гажәпләнә укытучы. – Хәзер тамашачылар каршына чыгасыз бит.
Тамашачылар каршына «батыр» Хәниф чыгарга тиеш, «немец офи­церы» Зөлфәт чыгарга тиеш; спектакльдә катнашкан бар иптәшләрем чыгарга тиеш. Бу - аларның уңышы.
Аларга ияреп мин дә чыгачакмын: мин дә аларга ярдәм иттем бит!
Алга таба кешеләргә ияреп кенә йөрмәячәкмен. Үземнең дә талантымны табачакмын...
Табачакмын!..
 

Ирек САДЫЙКОВ

 

Фото: https://pixabay.com 


 

 

 

 

Комментарийлар