Логотип «Мәйдан» журналы

Наданлыкның бәясе – өстәмә хезмәт

Шаян хикәя.

Мулланур абзый (Мулла әбзи) Т-40 тракторында эшли. Т-40 тракторына су салмыйлар, мотоциклга су салмаган кебек инде. Ә башка техникага су салалар, шуңа элек кырга ат белән су, май китереп куя торган булалар. Мичкә белән. Ташучы Салдай Нәҗип әбзи, олы кеше, техниканы белми. Көн дә Мулла әбзигә бер мичкә су тутырып китә икән. 
Көн дә, көн дә ташып арый бу. Әле бит башкалар да бар, техника күп. Аптырагач, бригадир Рафик әбзигә:
– Энем, карагыз инде Мулланурның тракторын, су ташый-ташый үләм бит инде, – ди.
Мулла әбзи нишли икән? Мичкәгә төшеп коена да (тирләп, пычранып эшли бит инде) мичкәне тибеп аудара икән. Тракторга су кирәкми бит. Нәҗип әбзигә әйтми үзе, шельма!
 

Лилия ФӘТТАХОВА

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 1, 2024 ел

Комментарийлар