Логотип «Мәйдан» журналы

Миндәй кешегә...

Шаян шигырь.

Матайдан да очкан бар,
Кызларны да кочкан бар.
Матай, кызлар – «чүп» икән ул,
Өй базында тычкан бар.

Төн йоклатмый хәшәрәт,
Йокламагач, кача рәт.
Матай, кызлар уйда да юк –
Ярдәм итми тәһарәт.

Битне дә юып карыйм,
Күзне дә уып карыйм.
Йокы туймагач, әйт әле,
Мин соң кайларга барыйм?..

Алып кайттым бер мәче,
Авылда ул иң яше.
«Тынычландыңмы соң, туган,» –
Дип соранып йөрмәче...

Берсе такта кимерә –
Симергәннән симерә.
Икенчесе шатыр-дөбер
Базда нидер җимерә.

Сүкмим дә, янамыйм да,
Матайга карамыйм да.
Кызларга ошыйм әле, дип,
Чәчемне тарамыйм ла...

Аңламасын берсе дә –
Кунам хәзер күршедә.
Үз өендә үз көе юк
Миндәй юаш кешегә.
 

Ленар ШӘЕХ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от ArthurHidden на Freepik

 

 

Комментарийлар