Логотип «Мәйдан» журналы

Форсат

Хафизов мине лотошник итеп эшкә алды.

Минем ише егет кеше ечен пүчтәк эш, кәнишне. Пирожки-мирожки, өчпочмак, пәрәмәч-мәрәмәч ише туды-суды товарны урам чатына басып, килде-китте халыкка өләшеп торам. Ә шулай да пүчтәк эшнең дә кыенлыклары килеп чыккалый икән. Бермәлне тикшереп баксалар – ни өчендер йөз сум да алтмыш ике тиенлек акчам чыкмый. Туды-суды товар сатылган, ә акчасы бухгалтерия кенәгәсенә кермәгән. Кеше дигәнең телен тыя аламы соң ул. Хафизовка әләкләп тә өлгергәннәр.
– Син, фәләннән туган төгән, шулкадәр фәлән итмәсәң, төгән булыр дип белдеңмени? Бездә әллә син Әндри казнасы бар дип уйладыңмы? – дип тәрбияләп алды.
Анысы шулай, кәнишне, сатучылар тәрбияле кешеләр булырга тиеш. Дөресен әйтергә кирәк, мин үзем алай төшеп калганнардан түгел. Акыллы сүзне сеңдерә беләм.
– Анлашылды, – мин әйтәм, – төзәлербез. Кеше кимчелекләрдән арына-арына үсә. Общепитка зыян килгән икән, намусы менә моннан булган кешенең изге бурычы – ул зыянны тиз көндә каплау.
– Кара аны, озакка сузма, ревизия-мазар килеп чыга калса, растрата ясаганнар дип, барыбызның да башын ашар.
– Пәрәмәч-мәрәмәч сатып кына, тиз үк көндә булмас булуын, – дим, – ләкин сезнең ярдәм тигәндә, ашыктырырга да була.
Күңеле яхшы икән Хафизовның. Икенче көнне ук мине прилавка артына бастырды.
– Анда хезмәт хакы күбрәк. Кара аны, ышанычны
югалтма, – диде.
Миңа нәрсә, мин карышып тора торганнардан түгел. Общепит өчен кайда күбрәк файда бирә алам, шунда эшләргә әзер.
Кибетчене беләсез инде. Теге товарны мактыйсың, монысын хурлыйсың, кайберсен сатасың. Керде-чыкты кеше ала бирә. Минем ише егеткә пүчтәк эш. Ләкин кибетченең дә эшендә киртәләр чыгып тора икән. Бермәлне килеп исәпләп-чутлап карасалар, товары сатылган, ә биш йөз сум да алтмыш ике тиенлек акчасы бухгалтерия кенәгәсенә ни өчендер кермәгән. Әләкчеләр бетеп торамы соң бу дөньяда: шул көнне үк Хафизовка чагып та өлгергәннәр.
– Эшли башлавыңа өч ай да юк, никадәр акчаны фәлән итеп бетергәнсең! Растрата дип санасалар, миңа да, башкаларга да ни буласын беләсеңме соң син? Моның өчен сине бер минут тотмыйча эштән куарга кирәк тә, ул акчаны кем түләр? – ди.
Тәрбияли. Мин үзем ушсыз егет түгел. Акыллы сүзне бик тиз сеңдерәм, ялгышымны аңладым. Төзәлергә сүз бирдем. Кешенең кимчелекләреннән арына-арына гына кеше булып үсүен исенә төшердем. Ә әлеге фәләнгә киткән акчаны тиз көндә түләү өчен бераз ярдәм итүен үтендем.
Хафизов мине бүлек мөдире итеп күтәрде. Акыллы кешенең эше дә акыллы инде. Хезмәт хакын арттырмаса, ничек түлим ди мин ул зыянны?
Рас шулай кирәк икән, нигә бүлек мөдире булып эшләмәскә. Мөдир булып эшли башладым. Түлисемне күз ачып йомганчы түләп аттым. Кайчак сату иткәләдем, кайчак җитәкләдем. Мөдир эшен беләсез инде, минем ише егеткә пүчтәк эш. Ләкин мөдир эше дә җиңел генә бармый икән. Бермәлне тикшереп карасалар – мең сум да алтмыш ике тиен акча бухгалтерия кенәгәсенә кермәгән.
Әлеге дә баягы бер сүз инде, Хафизовка бу хәбәрне ирештереп тә өлгергәннәр.
Хафизов әйдә тәрбияләргә. Хәзер үк түлә дә фәлән дә фәсмәтән, ди. Мине алай күп үгетләп торырга кирәкми. Түләргә кирәклеген тиз төшендем. Растрата дип исәпләнсә, директорга да, башкаларга да ни буласы аңлашылды. Әйтәм бит, ушсыз егет түгел мин, дип. Матур итеп тәрбияләргә генә кирәк мине. Түләргә бик теләп риза булдым. Тик менә мөдир хезмәт хакы белән генә... Кыскасы, шуннан соң мин директорның тыңлаучан урынбасары булып алдым, ә бераздан, урынбасар кыенлыкларын төзәтү өчен директор дәрәҗәсенә күтә-релдем.
Ә Хафизов кая китте, дисезме? «Үз теләгем белән китәм», дип гариза язды да, уз урынына мине тәкъдим итте. «Җитәкли белә, намуслы, тыңлаучан, белем дәрәҗәсе дә юк түгел» кебек дөп-дөрес сүзләр әйтеп инде, кәнишне. Әйтми булмый, ике мең тәңкәне түләргә тиешле хезмәт хакы да кирәк бит. Ә түләмәсәк, үзегез беләсез, растрата дип караулары бар. Суд, тикшерү ише күңелсезлекләр чыгуын көт тә тор. Берәүнең пүчтәк ялгышы өчен күпме кешене тинтерәтеп йөртү бик үк дөрес эш түгел бит инде ул. Тик менә Хафизовның бөтенләй пүчтәк нәрсәләрне аңламавы гына шаккатырды. Минем кабинетка кергән дә Хафизов:
– Ярдәмчең итеп, бер дә булмаса, бүлек мөдире итеп эшкә ал, – дип сорап ята.
Соң егетләр, югарыга үрмәлисең килә икән, түбәннән башларга кирәк икәнлеге көн кебек ачык лабаса. Мин үзем әнә түбәннән күтәрелдем.
Лотошник итеп эшкә алдым үзен. Эшләп карасын әле, үзен күрсәтсен. Аннан соң күз күрер...
 

Альберт ЯХИН

 

Фото: vk.com

 

 

 

«Мәйдан» №11, 2021 ел

 

 

 
 

 
 
 

 

Комментарийлар