Логотип «Мәйдан» журналы

Дөнья беткәнче...

Пенсиягә чыгып, дөнья мәшәкатьләреннән бераз арынып, капма-каршы утырып, чөкердәшеп чәй эчә башлаган Сәлимә белән Рәүфнең күңел тынычлыгын Уфадан кунакка кайткан уллары Кәрим бозып китте.

Ул ишектән керү белән:
– Әти, әни, дөнья көтеп мәшәкатьләнмәгез, ашагыз, эчегез, бер айдан дөнья бетә, – дип хәбәр салды. Берни аңламаган Сәлимә белән Рәүф бертавыштан:
– Нәрсә? Ничек инде дөнья бетә?
– Менә шулай, конец света. Барысы да шуны сөйли, радиосы, телевизоры, ә интернетка керсәң, исең-акылың китәр. Так что, котылабыз, – диде Кәрим артык борчылмыйча.
– Кайчан бетә дидең, улым? – дип сорады әнисе.
– Бер айдан, диләр, – диде улы.
Кәрим ашап-эчеп, мунча керде дә, бер каз белән берничә кило ит алып, Уфага чыгып китте. Бу куркыныч хәбәрдән тирән уйларга батып калды аның әти-әнисе. «Дөнья бетерме икән?» дигән уй тынгылык бирмәде. Пенсия яшенә җитеп, бер-береңне күрә башлап, туйганчы сөйләшеп яши генә башлаганда, үлеп кит әле! Бу башка сыймый. Нәрсә эшләргә? Качып котылу мөмкин түгел. Моңа чаклы икесе ике түшәктә йоклап йөргән Сәлимә белән Рәүф бүген бергә, бер-берсенә сыенып ятты. Күзләренә йокы кермәде, хәвефле уйлар эчендә үтте төннәре.
Икенче көнне кулларына эш бармый, диванга утырып, уйга батып утырганда, тынлыкны бозып Рәүф сүз башлады:
– Сәлимә, кара әле, юк кына хәбәр өчен бертуган сеңелең белән арагыз бозылды, мондый йөк белән теге дөньяга китеп булмый бит инде. Күчтәнәчкә бераз ит алып, хәлләрен белеп кайтыйк. Быел сугымнары да юк шикелле. Башка вакыт булса, хатыны кабынып китәр иде дә, бу юлы сикереп торды да:
– Әйдә, киттек, – диде.
Аларның килүенә сеңелесе гаҗәпләнеп китте. «Тагын ачуланышырга килделәрме икән ни?» дигән уй үтте китте аның башыннан. Апасының кулындагы казны күргәч, тынычлана төште.
– Менә, килеп хәлегезне белеп китәргә булдык әле. Күчтәнәчкә каз, бераз ит алып килдек, – диде Сәлимә алып килгән күчтәнәчләрен өстәлгә куеп.
– Баҗа эштән кайтмадымыни? – дип Рәүф тә сүзгә кушылды..
Алар дөнья хәлләрен сөйләшеп, бала чакларын, яшь вакытларын искә алып, байтак кына утырып ташладылар. Көчкә аерылышып, тагын очрашырга сөйләшеп саубуллаштылар.
Икенче көнне бер ел аяк басмаган Рәүфнең туганы Рәмилгә юл тоттылар. Аның өйләнмичә, эчеп йөрүеннән ваз кичеп, кул селтәгән иде алар. Аңа да күчтәнәчкә ит, магазиннан яшелчә-җимеш кереп алдылар. «Әйдә, бер туйганчы ашасын инде», диделәр.
Туганы, абыйсы белән җиңгәсен күргәч, телен йоткан кешедәй катып калып, хәтта эндәшә алмый торды... Бераздан гына:
– Керегез, – дип әйтә алды.
Бөтен туганнарының, дусларының хәлләрен белеп йөри торгач, сугымга суелган ит, егермеләгән каз күчтәнәчкә китә язды. Күңелләре төбендә авыр йөк булып торган туганнар проблемасы шулай җиңел генә хәл ителде дә куйды. Кешегә артык күп кирәкми шул, бары җылы сүз җитә. Бүген генә Сәлимә белән Рәүф шушы хакыйкатьне аңлагандай булды. Тик менә «дөнья бетә» дигән улларының сүзе генә күңелләрен кырып тора. Бу турыда алар берсенә дә әйтмәде. «Шуның өчен генә үзгәргәннәр икән» дип уйлаулары бар.
Көн артыннан көн үтте. Яңа ел бәйрәме дә үтеп китте. Кәрим бәйрәмгә кайтмады. Соңгы көннәрендә бергә булып, туйганчы сөйләшеп каласы иде дә бит. Юк шул, кайтмады. Бераз тынычлана төшеп, дөнья бетүе белән килешә биреп, ничек булыр икән, дип көттеләр.
Беркөнне Кәрим уллары бер кыз ияртеп кайтып төшмәсенме!
– Әти, әни, менә бу сылу сезнең булачак киленегез, бу атна никахка барырга әзерләнегез, – диде Кәрим сөйгән кызын күкрәгенә кысып.
– Дөнья беткәнче өйләнеп калырга уйладыңмы, улым? – диде Сәлимә улының күзләренә моңсу гына карап.
– Нинди дөнья бетү ул, кеше куркытып язалар инде шунда, – диде Кәрим.
– Үзең бит кайтып шулай дигән идең, – диде Рәүф кочаклашып торган яшь парга карап.
– Әйтсәм әйткәнмендер инде, – диде уллары бер дә исе китми.
Сәлимә белән Рәүф бер-берсенә карашып, сөенергә дә, көенергә дә белми өй уртасында басып калдылар.
 

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от  Freepik

 

 

«Мәйдан» № 3, 2023 ел 

 

 

 

 

Комментарийлар