Логотип «Мәйдан» журналы

Бер үк икән

Усман абзый әтиләренең вафатыннан соң ятим калган җиде бала арасында иң олы бала булса да, яшь чагында әзрәк шуграк, хыялыйрак, җавапсызрак кеше булган булса кирәк. Бер заман читкә акча эшләү нияте бе...

Усман абзый әтиләренең вафатыннан соң ятим калган җиде бала арасында иң олы бала булса да, яшь чагында әзрәк шуграк, хыялыйрак, җавапсызрак кеше булган булса кирәк. Бер заман читкә акча эшләү нияте белән киткән. Бөтен булганны кырып-себереп, зур өметләр белән озатканнар аны. Бер еллап узгач, кайтып төшкән, тик буш кайта дип әйтмәсеннәр өчен, тау башында буш капчыгына кәсләр тутырган. Аның кайтуын күргән күршеләре «Усман баеп кайткандыр, капчыгы зур иде», дип сөйләгәннәр. Бераздан күрше Миңнебай бабай да аның хәлен белергә кергән. «Ничек соң, Усман, анда тормышлар, акчалар алып кайта алдыңмы?» – дип сорагач: «Бабай, анда эшләр начар түгел, ә акча дигәндә, андагы бер тәңкә мондагы бер тәңкә икән, алып кайтып йөрмәдем инде мин аны», – дип, бик шома аңлаткан күрше бабайга.
Аның бу сүзләре, канатлы сүзгә әйләнеп, авылда еш әйтелә иде.
 

Зиннур ЗАКИРОВ,


Татарстанның атказанган табибы,


Татарстан Сәламәтлек саклау өлкәсенең мактаулы ветераны



Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от cookie_studio


«Мәйдан» № 2, 2023 ел


 
 

Комментарийлар