Логотип «Мәйдан» журналы

Җаваплылыгы чикләнгән...

Хикәя.

«Хөрмәтле иптәшләр, җыелышның төп мәсьәләсенә күчәбез – хәзер төгәл саннарда план үтәлешенә бәя бирәбез. Безнең җаваплылыгы чикләнгән ... э – э – э ... җаваплылыгы чикләнгән...э – э – э...» – бер җайга гына сөйләп торган председатель Хәсәнша төртелеп калды.

«Аты коргыры, ничек соң әле исеме?  Тәк, мин эшли башлаганда «Ленин» совхозы иде, аны таратып, «Урак-чүкеч» колхозы төзедек. У-у-у, аннары! Вәт, карт ишәк, хәтерсез нәмәстә, тор инде монда хәзер каңгырап...» – дип үзалдына сөйләнде яше алтмышны узса да һаман да җитәкче йөген тарткан Хәсәнша. Үзең хуҗа булган оешманың исемен хәтерли алмый тор инде . Ничәнчедер сыйныфта укыган оныгы әйткән иде бервакыт: «Бабай, безнең колхоз шикелле бер планета бар», – дип. Уйла, уйла, Хәсәнша. Эшсез нәрсә сыман район башлыгы да килеп утырган бит җитмәсә, гомер булмаганны. Эх, бер дә пенсиягә китәсе килми. Болай да: «Сиңа алмашка яшь инженерың өметле күренә», – дип куркытып, валидол гына ашап торырлык иткән иде, тәмам бетерәчәк икән бүген. Тәк, «Татарстан» колхозын тараттык, «Космос» ширкәте булып бөлдек, «Күгәрчен» бурычка батты – олы малайга Казаннан өч бүлмәле фатир алдык. Менә шуннан соң монысын оештырдык ләбаса! Планета диме онык? Ай түгел, Җир түгел, Кояш түгел...  Ата-анасын корт чаккыры, бар бит инде аның исеме!

– Син нәрсә, Хәсәнша Камалиеч, үзалдыңа  мыгырданасың анда? Микрофон эшләми башлады мәллә? – диде район башлыгы, тирләп-пешеп чыгыш ясаган җиреннән туктап калып, нидер эзләгәндәй күзләрен күккә төбәгән   председательгә карап. Хәсәншаның бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте, кыймылдаган иреннәре, ачылган авызы  аша сүзе чыкмады.

– Дәвам итегез, җаваплылыгы чикләнгән «ООО «Марс» ширкәтенең план үтәлешен сөйләгез.

Тәне буйлап җылы дулкын йөгергәндәй тоелды Хәсәншага. Ул, мәктәптә укучы бала әдәбият дәресендә сәнгатьле итеп шигырь сөйләгәндәге кебек көйли-көйли, ничә көннәр алдан ятлаган, чынбарлыкта булган план үтәлешен төп-төгәл өчкә тапкырлаган саннарны тезеп китте…

 

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар