Логотип «Мәйдан» журналы

Хатыйп Миңнегулов: «Милләтеңне ярат та син, кирәк икән, тәнкыйтьлә дә»

Татар халкының горурланырлык улы – әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе, милли җанлы олпат шәхес Хатыйп Йосыф улы МИҢНЕГУЛОВ агымдагы елның 12нче маенда күркәм гомер бәйрәмен – 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бик күп мөгаллим һәм галимнәрнең остазы булган Хатыйп Йосыф улы безгә тормышының якты мизгелләре, сикәлтәле борылышлары турында бәян итте.

– Хатыйп абый, сүзне еракта калган балачагыгызны хәтерләүдән башлыйк әле.
– Балачак һәркем өчен дә кадерле дип саныйм. Җиңелме, кыенмы –  балачак – гомернең һәр кешедә була торган бер дәвере ул. 
Мин 1939 елның 12нче маенда туганмын. Әтием сугышта һәлак булган. Әнкәй биш бала белән тол кала, без, исән калган дүртебез, аның канаты астында үсәбез. Ул – икмәксез авыр ачлык еллары. Шуңа да карамастан, мин балачагымны сагынам. Үзенең кыенлыклары белән, шатлыклы мизгелләре белән күңелгә кереп калган ул. Балачак дигәч тә, күз алдыма әнкәй килеп баса! Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм: алтмыш яшемә кадәр әнкәйле булып яшәдем. Исеме – Гайнелхәят (1912 – 1999). Ул укымышлы кеше түгел иде. Әмма йортны, тормышны да менә дигән итеп алып барды, безне тәрбияләде, үстерде. 2018 елда чыккан «Озын гомерем хатирәләре» китабында болай дип яздым: «Әнкәй безнең өчен әни дә, әти дә булды, президент та, политбюро да безнең өчен ул булды». Шул тикле ничек үзен куя белгән ул?! ӘНКӘЙ шундый булып күз алдында тора. 
Балачакның икенче бәхете – табигатькә, җиргә якын булу. Мин тумышым белән хәзерге Зәй районының Апач авылыннан. Кайчандыр зур булган авыл хәзер бетеп бара инде, кызганыч. Заманында Сарман, Әлмәт районнарына да кергән ул. 90нчы елларда Казанда якташлар очрашулары була иде. Ул очрашуны сарманлылар да, әлмәтлеләр, зәйлеләр дә оештырды. Һәр район мине, безнең галимебез дип, зурлап кичәгә чакыра торган иде. Шушыны җәмәгатьчелеккә сөйләгәннән соң, Ркаил Зәйдулла: «Хатыйп абый, өч районны имеп яткансыз икән...» – дип шаяртып та алды. 
Апачның табигате искиткеч гүзәл: ул тау-елгалары, урманнары!.. Татарстан нефтьчеләренең «Ромашкино» дигән ял йорты безнең авылдан алты 
чакрым ераклыкта гына. Элеккеге бояр йортына нефтьчеләр кереп кенә утырганнар дип әйтергә була. Бервакыт инде шактый өлкәнәйгән Әмирхан ага Еники белән очраштык, хәлләрен сораштырам. «Менә әле яңа гына ял йортында булдым, – дип сөйли. – Мин үзебезнең Башкортстан якларында гына андый матур табигать бардыр дип йөри идем. Баксаң, Татарстанда да бар икән менә, – ди. – Бохарай авылы янындагы «Ромашкино» ял йорты тирә-
юнендәге искиткеч таулары, елга-урманнары белән яраттырды. Шанак, Апас дигән авылларга бардык». Мин әйтәм: «Әмирхан ага, мин бит шуннан. Шанак дигәнең Шунак, Апас дигәнең минем Апач авылым була», – дим. Шуны ишеткәч: «Бик бәхетле кеше икәнсең!» – дип әйтеп куйды. 
Мин яшьтән үк эшләп, үз көчем белән яшәгән кеше. Әнкәй, туганнар терәген тоеп яшәдем, әмма төп йөкне һәрчак үзем тарттым. Үземне белә-белгәннән бирле, һәм хәзергәчә әле ул йөкне үзем тартам.
– Яшьтән үк укуга сәләтегез, теләгегез зур булгандыр...
– Үзебезнең авылда башлангыч мәктәпне, күрше Федоровка-Пидәр мәктәбендә җидееллыкны тәмамладым. Күренекле баянчы, композитор Геннадий Максимовның туган авылы ул. Урта мәктәптә белем алуны дәвам итү теләге зур, ләкин якын-тирәдә мәктәпләр юк. Сарманга йөрер идең, 25-30 чакрым – ерак. Зәйдә укыту урыс телендә. Әлмәт – 40-50 чакрым. Нишләргә хәзер? Укыйсым килсә дә, мөмкинлек юк, шуңа бер еллап колхозда эшләдем. Барыбер уку теләге тарта бит! Мин 25 чакрым ераклыктагы Сарман районына караган Иске Кәшер мәктәбен сайладым. Ни өчен аны? Шул авылдан ерак түгел (6-7 чакрым) Сарайлы дигән авыл бар. Ул – әнкәйнең туган авылы. Анда яшәүче әби-бабамнарга үзем генә дә, туганнарым белән дә еш бара идем. Кыенлыклар килеп туса, әби-бабайга кайтырмын, алар ташламас әле, дип уйладым. 1954 елда Иске Кәшер мәктәбенә укуны дәвам итәргә барып кердем. 1957 елга кадәр анда белем алдым. Ул вакытта Иске Кәшер мәктәбе бик атаклы мәктәп, район күләмендә дәрәҗәсе зур иде. Сарман мәктәбеннән дә югарырак бәяләнә иде хәтта. Биредә республика күләмендә конференцияләр, башка чаралар уздырыла иде. Бөтен тирә-юнь балалары шунда укый, укучылар күп. Хәзерге Җәлил бистәсе тирәсеннән, Минзәләбаштан, Колмәт, Якшыбайлардан киләләр. Апачтан без берничә кеше укыдык. Биредә белем алган кешеләр арасында әдибә Диләрә Зөбәерова, озак еллар райкомда, аннан соң Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары булып егерме биш ел буе эшләгән Мөҗип Таҗиевич Низамиев шушы төбәктән иде. Безне бик көчле укытучылар укытты: Әсгать Гарифуллин, Гандәлифә апа... Саный китсәң, бик күп.
Әйбәт укыдым. Бервакыт шундый хәл булды: 8нче сыйныфта геометриядән Хәнифә исемле бер яңа укытучы керә башлады. Үзе дә безнең сыман үсмер генә кебек. Никтер минем аны тыңлыйсым килмәде. Боргаланып-сыргаланып утырам. «Миңнегулов!» – дип, кисәтүләр ясый укытучы апа, тыңламыйм. Берзаман ул миңа икеле куя башлады. Ә мин бер дә икеле алган кеше түгел. Хәзер уйлыйм да аңа рәхмәтле булуымны аңлыйм: бездә бит хәзерге заманда укытучы йомшак булырга тиеш дигән фикер өстен чыкты. Укытучы каты да булырга тиеш! Хәнифә апа, миңа икеле куеп барып, чиреккә бишле чыгарды. Без аның белән чын дус булып киттек хәтта. 
Иске Кәшер мәктәбен тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе КАИга укырга керә иде. Физмат яисә медицина юнәлешен сайлыйлар. 70-80% укучы ел да укырга кереп баргандыр. Мин телне, әдәбиятны, географияне, тарихны яратуым белән беррәттән физика-математика кебек төгәл фәннәрне дә яраттым. Минем дә КАИга керәсем килде. Үзем хәтта очкычларны да күргән кеше түгел югыйсә. Ә күрмәгәннең күрәсе килә... Әле бер кыз белән таныш идем. Ул миннән алдан КАИга укырга керде, «Хатыйп, кил безгә укырга», – дип чакыра. Мин 10нчы сыйныфны тәмамлаган 1957 елда яңа карар чыкты: уку йортына керергә ниятләүчеләрнең ике ел эш стажы булырга тиеш. Безнең заман кешесе тәртипкә өйрәнгән: тиеш икән, тиеш! Нишләргә? Авылда калсам, әнкәй икеләнеп тора. Минем бертуган, 1935 елгы Миргалим абыем Казанда һөнәр училищесын тәмамлаган иде, аннан аны Таҗикстанның Ленинабад шәһәренә электросварщик итеп җибәрделәр. Ул мине үз янына чакырды. Мин аның янына уран таба торган хәрби заводка эшкә киттем. Абыем инде өйләнеп яши иде, аны мин барган вакытта хәрби хезмәткә алдылар. Аннан кайткач, Ростов диңгез училищесында, Новороссийскида югары диңгез училищесында, аннан Одесса шәһәрендә югары белем алды. 32 ел «капитан дальнего плавания» булды. Севастопольдә яшәде. Лаеклы ялга чыккач, Новороссийск югары диңгез академиясенең Севастополь филиалында гомеренең ахырына кадәр укытты. 
Гомумән, туганнарым белән бик якын аралашып яшәдек. Абыем Миргалим үләренә ике ай кала Татарстанга, туган төбәгенә кайтып китте. Казанда, Зәй якларында булды. Хатыны әйткән: «Миргалим, хәзерге вакытта авиарейслар юк, поездда интегеп кайтып йөрмәссең, бәлки?» Абыем шунда хатынына: «Бәлки соңгы мәртәбә күрермен туган ягымны», – дигән. Шулай булып чыкты да. Ул 2023 елның 12нче ноябрендә Севастопольдә вафат булды.
...Заводта эшли башладым, акчасы яхшы. Әле өч айга бездә бәрәңгегә җибәргән кебек анда мамык җыярга җибәрделәр. Шулай җиде-сигез ай узгач, әнкәй авыру сәбәпле Татарстанга әйләнеп кайттым. Елдан артык колхозда эшләдем, клуб мөдире булдым. Электән әдәбиятны яраткан кеше буларак аз-маз шигырьләр дә языштыргалагалый идем. Хәзер инде иҗатка да ныклап тотындым. Юллар университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килде. Минем якташым Емельянов Петр Денисович Зәй газетасында эшли иде, аннан Яр Чаллыда керәшен газетасында эшләде ул. Аның киңәше дә үтемле булды: «Хатыйп, син баш катырып йөрмә инде, тот та әнә шул татар бүлегенә укырга кер!» – диде ул. Бер урынга алты кеше иде. 1959 елда Казан дәүләт университеты студенты булдым. 
– Студент елларын ничек итеп искә аласыз?
– Мин бик хәрәкәтчән кеше, шул ук вакытта консерватор да мин. Ләкин кызыксыну, тегендә-монда барып дөнья күрү теләге зур. 
Хрущев җепшеклеге, милли хәрәкәт кузгалган еллар иде ул – 60нчы еллар – минем студент чорым. Безнең татар теле һәм әдәбияты бүлегенә бик көчле, һәрберсе шәхес дип әйтерлек кешеләр укырга килә иде. Менә хәзерге көн белән чагыштырам: хәзер дә бик әйбәт, тәртипле студентлар килә безнең бүлеккә, ләкин һәммәсе дә бертөрлерәк, шәхесләр җитми. Ә ул вакытта һәр студент – шәхес! Шәүкәт Сәйфетдинов, Флера Сафиуллина, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим һ.б. – шушы чордарак укыган кешеләр. Биредә иҗтимагый-милли тормыш кайнап торды. Без әдәби кичәләр оештыра, агитбригадалар белән чыгышлар ясый идек. Студент еллары җанлы узды. Рәхмәт үземнең чордашларыма! 
1962 елда, татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитмәү сәбәпле, Мәгариф министрлыгының карары белән бер елга безне читтән торып уку формасына күчереп, төрле җирләргә укытучылар итеп тараттылар. Пермь, Мордовия, Ульян һәм башка өлкәләргә таралыштык. Мин Пенза өлкәсенә киттем. Белинский районының зур гына Качкару авылында бер ел татар теле һәм әдәбияты, алман телен укыттым. Аннан кайтып, көндезге бүлектә укып бетердем. Минем шигырьләрем, башка язмаларым «Совет әдәбияты» журналында, башка матбугатта да басылып килә иде. Шигырь язудан туктадым диярлек, ни өчен дигәндә, өченче курста укыганда, Уфа университетыннан безгә Рәдиф Гатауллин (Рәдиф Гаташ) күчте. Мин аның белән тулай торакта бер бүлмәдә яшәдем. Карыйм да Рәдиф шигырьне интекмичә генә яза бит. Мин үзем бик интегеп язам. Без аның белән алтмыш елдан артык бик дусбыз. Мин аңа хәзер шаяртып әйтәм: «Син мине шигырь язудан мәхрүм иткән кеше!» Ул: «Ярый киткәнсең әле шигырь язудан», – дип көлә. 
– Университет тәмамлагач, фәнгә туры юл ачылдымы?
– КДУны тәмамлагач, мине Мәскәүгә Бөтендөнья әдәбияты институтына аспирантурага чакырдылар. Аннан тыш Казанда өлкә комитетына инструктор итеп, «Татарстан яшьләре» газетасына да эшкә чакырулар булды, ә мин әйтәм, туктале, укытучы булып эшләп карадым, ярыйсы гына килеп чыкты бит, укытыйм әле мин бераз. Шулай итеп, мин хәзерге Тукай районының Теләнче Тамак авылы мәктәбенә юллама алдым. Туган яктан да ерак түгел бит. Мәскәүдән Уфага йөри торган туристик пароход белән Яр Чаллыга кайтып киттем. Шушы пароходта рус теле кафедрасында укытучылык итә торган профессор Әнвәр абый Ахунҗановны очраттым. Сугышта ул тәрҗемәче булган, Ленинград университетын тәмамлаган. Шулай бергә Чаллыга пароходта барабыз, биредә хәрби оркестр да бар. Әнвәр абыйның үзенең дә хәрби дәрәҗәләре бар, оркестр белән дус. Бергәләшеп ресторанга кереп утырдык. Чаллыга җиткәндә, Әнвәр абый оркестр дирижеры белән сөйләшеп, мине траптан берүземне музыка белән төшерергә ниятләде. Мин чемодан тотып төшеп барам – бар халык шаккатып миңа карап тора. Төшеп бераз торганнан соң, бер танышым очрады: «Ну, Хатыйп, бар да бик әйбәт булды. Әмма чемоданың искерәк иде», – ди. Менә шулай оркестрлар белән «каршылады» мине яңа тормыш.
Теләнче Тамакта тарих дәресләре бирделәр. Ләкин тиз арада мине Сарман райкомына чакырдылар. «Син тәҗрибәле икән, укытучы булып та эшләгәнсең, Чукмарлы дигән мәктәпкә директор кирәк», – диләр. Чукмарлы – Аяз Гыйләҗевның туган авылы. Әзһәр Габиди, физика-математика профессоры Әзһәр Габидуллин шушы төбәктән. Ризалык бирдем. 1964 елның август ае иде. Шушы ук вакытта гаилә корып җибәрдем. 2024 елның август аенда хатыным Рәмзия белән уртак тормыш башлап җибәрүебезгә 60 ел тула, Аллаһ боерса! 
Рәмзия – төп чыгышы буенча Сарман районы кызы. Яңа Имән авылыннан. Әтисе сугышта һәлак булган. Әнисе сугыш чорында бригадир була. Ашлык кибәне янып, аны махсус яндыруда гаепләп, сәяси статья белән төрмәгә утырталар, ул Карагандадагы Аяз Гыйләҗев эләккән лагерьга озатыла. Рәмзия өч ел чамасы Салкын Алан балалар йортында тәрбияләнә. Әнисе кайткач, аны Карагандага алып китә. Бераз Төньяк Кавказдагы Орджоникидзеда яшәп алалар. Рәмзия Караганда пединститутында физматны тәмамлый. Без ул туган ягына кунакка кайткач танышкан идек. Ул мәктәптә укытты. Казанга килгәч, программирование, исәпләү техникасы буенча белгеч булды. 
– Шулай Сез мәктәп директоры вазифасына керешәсез...
– Әйе, Чукмарлыда директор булып эшли башладым. Авыл халкы бик тәртипле, мәктәбе дә артык зур түгел. Көндезгедә – 162 бала, кичкеләре белән бергә 200ләп укучы җыела. Минем өстемә яңа мәктәп бинасы салдыру вазифасы да йөкләнде. Казанга йөреп, проектларын булдырып, мәктәп салып чыктык. Яңа бинада эшләү насыйп булмады. Мин мәктәп директорлыгы белән бергә шундагы колхозның партком секретаре да булып эшләдем. Хәмит Кирамович Хәйретдинов колхоз рәисе иде. Ул – гомере буе төрле районнарда җитәкче урыннарда эшләгән сәләтле шәхес (Түбән Кама, Апас, Яшел Үзән).
Бу чорда авылның миңа йогынтысы бик зур булды. Мин кешеләр белән эшләргә шактый өйрәндем. Исемдә калган бер хәлне сөйлим әле. Беркөнне партком секретаре буларак мине авыл советы рәисе дәште: «Бер хатын килде. Аның белән сөйләшәсе сүз бар», – ди. Авыл советына кердем. Люзия дигән ханым ишек төбенә посып кына утырган. «Мине аерыгыз, – ди бу. – Аерыгыз! Мин тормыйм! Эчә. Балалар бар». Авыл советы рәисе әйтә: «Тор инде. Аерылырга ярамый!» Мин әйтәм: «Аерылсыннар! Нигә аермыйк?» Шуннан теге хатын миңа таба очып килә: «Ә минем биш баламны кем тәрбияли?» «Үзегез аерылам дип әйтәсез бит», – дим. «Мин ни әйтмәм! Сез үгетләгез! Эшегез шул бит сезнең!» – ди бу. Шушы хәл бик зур сабак бирде миңа...
...Шуннан мине КПССның Сарман райкомына алдылар. Парткабинет мөдире булып эшләдем. Идеология буенча секретарь вазифасына да әзерлиләр иде. Минем бу эшләрдән күңелем кайта башлады. Казанга да чакыралар, язгалыйм да бит. Университетка аспирантурага керергә үгетлиләр. Инде ике балам – улым Булат һәм кызым Гөлназ бар бу вакытта. Әгәр аспирантурага керсәм, миңа бүлмә дә бирмиләр. Ә инде ассистент булып эшкә урнашсам, яшәү өчен бүлмә бирелә. Кафедра мөдире Хатыйп Госман, укытучым Нил Юзиев чакыргач, тоттым да Казанга киттем. Сарманнан беренче секретарь җибәрергә теләми мине, «Бергәләп эшлибез, берничә айдан сез идеологик секретарь булачаксыз», – ди. Сарманда фатир бар иде инде, аерым йорт та вәгъдә иттеләр. Рәхмәт, дидем дә 1967 елның ноябрендә Казанга киттем. Менә шул вакыттан алып, хәзерге көнгә кадәр университетта эшлим. 60 елга якын вакыт. Эшли башлаганда әле диссертация дә язылмаган иде. мин төп эштән тыш соискатель булып диссертация яздым. Тагын шунысы бар: мин оештыра белә торган кеше, төрле җирләргә йөгерәм, яшь чагым. Кайдадыр нидер эшлисе бар – мине җибәрәләр...
– Университет фәнгә ишекләрне киң ачты алайса... 
– 1972 елда Алтын Урда чоры әдәбиятының күренекле әдибе Сәйф Сараи буенча диссертация якладым. Минем җитәкче-консультантым Хатыйп ага Госман булды. 
Ул чорда стажировка дигән нәрсә бар иде. Ленинградта стажировка узу мөмкинлеге бирелде, бераздан Ташкентка, Дүшәнбе шәһәрләренә бардым. Сигез-тугыз елдан өлкән укытучы исеменә ирештем. 1991 елда докторлык диссертациясен якладым. Аны инде мин 70нче еллар азагында язарга җыенган идем. Темасы Алтын Урда белән бәйле иде. Ләкин ул чорда бу тема хупланмады, темамны яптылар. Шуннан соң мин бары 1991 елда гына яклауга ирештем. Бу үзенә күрә файдага булды миңа: диссертация яклау вакытына мин биш монография белән, теманың эченә кереп, зур хәзерлек белән килдем. Бер кыенлыкның икенче файдалы ягы да бар шул. 1992 елда профессор исемен бирделәр. Берара, 80нче елларда филология факультетының декан ярдәмчесе булдым. 
2009 елларда татар әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшләдем. 
– Фәнни эшчәнлегегезнең зур бер тармагы – монографияләр дип беләм... 
– Бүгенге көндә минем авторлыгымда җитмештән артык китап бар. Болар – монографияләр (25) һәм төрле телләрдә басылган хезмәтләр. Үзем татарча һәм русча язам, тәрҗемә ителеп, хезмәтләрем төрек, инглиз, казах, төрекмән, әзербәйҗан, гарәп һ.б. телләрдә дөнья күрде. Хәтта кайбер мәкаләләрем япон һәм кытай телләрендә дә басылып чыкты. Моның асыл сәбәпләре дә бар: мин төрле илләргә эшлекле сәяхәтләргә бик күп йөрдем.
90нчы еллар уртасыннан Төркиягә йөри башладым. 25-30 тапкыр чамасы барганмындыр. Шул елларда Төркиядә Ататөрек культура мәркәзе 33 томлык төрки әдәбиятлар тарихын язу эшен башлады. Мин, бу эшне башкарганда, татар әдәбияты буенча җитәкче булдым: үзем дә күп кенә материал әзерләдем, башка галимнәрнең эшен дә оештырдым. 
Соңгы 10-15 елда Казахстанга еш барып йөрдем. Инде менә пандемия чоры башланганнан алып, соңгы дүрт елда гына чит илләргә чыкканым юк. Мин бит Казахстан кияве. Мин – Казахстанның халыкара Төркестан университетының «шәрәфле профессор»ы. Анда мине Алмата, Астана, Семипалат, Кустанай шәһәрләрендә бик якын итеп кабул итәләр. Миңа Татарстанга караганда Казахстанда игътибар, кадер-хөрмәт зуррак кебек тоела. Астананың атаклы Евразия университетына, шулай ук Кустанай, Төркестан вузларына лекцияләр укырга йөрдем. Аларга студентлар белән бергә аспирантлар, укытучылар төркем-төркем йөрделәр. Алматадагы дәрәҗәле конференцияләрдә катнаштым. Шулай ук Казахстанда минем җитәкчелектә диссертация яклаган җиде докторым бар. Татарстанда – егермедән артык. Дүшәнбе (Таҗикстан), Ташкент, Баку югары уку йортлары белән элемтәдә тордым. 
1918 елда мине Пекинга чакырдылар. Анда Чыңгыз Айтматов тууына 90 ел тулу уңаеннан оештырылган Халыкара фәнни конференция узды. Мин шул конференциядә Россиядән берүзем катнаштым. Чыңгыз Айтматовны кытай халкы бик зурлый икән. Алар яратып укый торган язучыларның беренче бишлегенә керә ул. Пленар утырышта миңа сүз бирделәр. Пекинны күреп шаккатып йөрдем. 
Төп монографик хезмәтем итеп, докторлык диссертациясен таныйм. Ул «Татар әдәбиятының Шәрык классикасы белән бәйләнешләре» дип атала. Шәрык дигәндә, мин Урта гасыр гарәп-фарсы, төрки әдәбиятларын күз уңында тотам. Күп кенә халыклар өчен Ислам дине уртак булган, бу кавемнәр электән үк аралашып торган. Бик күп әсәрләр гарәп-фарсыдан төрки телләргә тәрҗемә ителгән, йә булмаса, алардан файдаланып, ияреп язылган. Мин шушыларны махсус өйрәндем. 1993 елда бу хезмәтем китап булып чыкты. Аның өчен мин 1995 елда фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләгенә ия булдым. 
«Тюрко-татарская словесность в контексте межлитературных связей» (2017) дигән китабым да югары бәяләнә. 
Соңгы елларда күбрәк язарга тырыштым. Соңгы биш ел эчендә генә дә дистәдән артык китабым дөнья күрде. Төп тема – Урта гасыр, XIX йөз, XX гасыр башы әдәбияты. Г. Тукай, Г. Ибраһимов иҗаты буенча язылган мәкаләләрем дә бар. 
Фәнни эшчәнлегемдәге тагын бер киң тармак – мөһаҗирлектәге татар әдәбияты. Татар халкы бик элекке вакытлардан таралып яши. Мин соңгы бер гасырда мөһаҗирлектә туган татар әдәбиятын өйрәндем. Моның өчен, әлбәттә, архивларда, төрле китапханәләрдә эшләргә туры килде. 90нчы елларда өч ай Хельсинкида гыйльми командировкада булдым. Мәскәүдән җибәрделәр. Өч ай эчендә Хельсинки китапханәләрендә эмиграциядә булган татарлар чыгарган, бездә тыелган китаплар белән таныштым. Андагы милләттәшләребез дә миңа зур ярдәм күрсәттеләр. Мин алар белән аралашып тордым, лек-
цияләр укыдым. Шаккаткыч хәл: безгә әле Г. Исхакый «кайтарылмаган», ә Хельсинки китапханәсенең Шәрык бүлегендә Г. Исхакый, шулай ук башка мөһаҗир язучыларыбыз китаплары тезелеп тора. 
Шулай ук Төркиягә баргач та, күп кенә мөһаҗир язучылар иҗатына тап булдым. Әле шуны да әйтергә кирәк: бу эзләнүләремнең үзәгендә Г. Исхакый тора. Минем аның белән бәйле йөзләп публикациям бар. Аның тормышын, публицистикасын, әдәби иҗатын өйрәнеп, матбугатта җиткереп бардым. Ул чыгарган «Яңа милли юл» (1928 – 1939) журналының гарәби хәрефле 136 санын тулаем «сөреп» чыктым. Аннан тыш Төркиядә 1970 – 1979 елларда төрек телендә «Каzan» журналы чыга, татарча саннары да бар. Шулай ук Кытайда «Милли байрак» гәҗите, Токиода «Матбагаи Исламия»дә татар китаплары чыккан, Харбинда, Мукденда чыккан аерым басмаларны укып өйрәнергә туры килде. Болар белән, 90нчы еллардан башлап, бүгенге көнгәчә киң татар җәмәгатьчелеген таныштырып киләм. Әйтик, «Манзара» телевизион тапшыруында, «Тәртип» радиосында әледән-әле төрле темага чыгышлар ясыйм.
«Мөһаҗирлектәге татар әдәбияты» дигән аерым китабым да бар. Исфәндияр Ишгай, Хәсән Хәмидулла, Гәүһәр Туганай, Шиһаб Нигъмәти һ.б. иҗаты керде аңа. 
Хәзер татар поэзиясе антологиясенең яңасы төзелә. Аның өчен мөһаҗирләр әдәбиятын шактый яктыртып, материаллар бирдем. 
Димәк, эшчәнлегемнең үзәгендә – Урта гасыр, XIX йөз, Г. Тукай чоры, мөһаҗирлек әдәбияты һәм матбугаты. 
– Китап бастыру эше дә катлаулы бит хәзерге заманда.
– Бик катлаулы. Дәүләт хисабына биш елга бер бастырырга мөмкин, ә калган китапларны үз хисабыңа чыгарасың. Башны иеп, мескенләнеп сорап йөри алмыйм. Үз көчем белән акча җыям. 
2009 елда минем хакта бер китап чыкты. 500дән артык биттән торган бик саллы матур китап ул. «Хатыйп Миңнегулов турында. – О профессоре Миннегулове» дип атала. Шуны бастырыр алдыннан хатыным Рәмзиягә әйтәм: «Нишләрбез инде? 50 мең сорыйлар». «Кыйбат бит», – ди ул. Китап басылып чыккач, Рәмзия әйтә: «Бигрәк әйбәт булган бит бу! Моңа 50 мең түгел, 100 мең дә жәл түгел», – ди. Чынлыкта 100 меңгә төште дә инде ул. Бүгенге көндә инде бер китап чыгару бәясе уртача 200-250 мең тирәсе. 
Хәтерлим әле, 1993 елда докторлык диссертациясе буенча университет нәшриятында китабым чыгарга тиеш. Шуннан аның директоры Әскәр Гарәфетдинов чакырды: «Менә бу китапка без 13 мең куйган идек, хәзер дөньялар үзгәреп китте дә, китап 28 меңгә төшә. Шуңа бераз спонсор ярдәме таба алмассың микән?» – ди. «Табам», – дидем. Йомышың төшсә, кил дигән берничә кеше («түрә»ләр) бар иде, шуларның берсенә киттем. Яхшы итеп каршы алды, әмма йомышны әйтеп салгач: «Әй, Хатыйп, бер-ике ел элек булса, булыр иде дә, хәзер мөмкинлек юк шул», – ди. Шуннан икенче танышыма киттем. Ул да шәп итеп каршы алды. Әйтә: «Әйдә, Хатыйп, бер-ике ел көтик әле», – ди. Шуннан мин Бауман урамыннан менеп барам, кеше күрмәгәндә, гарьлегемнән еладым. Кайдандыр: «Хатыйп!» – дигән тавыш ишетеп алып борылган идем: татар тарихчысы, КДУ профессоры Миркасыйм Госманов эндәшә булып чыкты. «Синең теге китабың нинди хәлдә?» – дип сорады ул. Аңлатып бирдем. «Әйдә, без аны «Җыен» фонды ярдәме белән чыгарабыз», – ди. Шуннан соң минем спонсорларга мөрәҗәгать иткәнем булмады. Әнкәй миңа: «Әй улым, син бигрәк тәкәббер хәерче үзең», – ди торган иде... 
– Әле бит Сез әдәбият дәрес-лекләре авторы буларак та билгеле. 
– Тагын бер аерым тармак – мәктәп дәреслекләре төзү. Башта автордаш буларак 5нче сыйныф әдәбият дәреслеген төзүдә катнаштым. Соңыннан 9нчы сыйныф һәм педагогик училищелар, махсус колледжлар өчен борынгыдан алып, XX гасыр башына кадәр булган татар әдәбияты тарихы буенча Шәйхелислам Садретдинов белән берлектә дәреслек яздык, хрестоматиясен дә төзедек. Биредә мөстәкыйль күзәтүләрем, фәнни табышларым урын алды. Бу китап үзе дә, аның хрестоматиясе дә бик популяр булды, биш мәртәбә кабатлап басылды. Соңгы ун ел эчендәге укыту системасындагы үзгәреш-
ләр нәтиҗәсендә бу дәреслек кулланыштан төшеп калды. 
Шулай ук мөгаллимә Наҗия Гыймадиева белән берлектә рус телле мәктәпләрнең 10нчы сыйныфы өчен дә дәреслек төзедек: ул борынгыдан алып Октябрь инкыйлабына кадәрге чорны үз эченә алды. 
Бу дәреслекләр минем өчен бик кадерле, чөнки аларда, беренчедән, безнең тарих белән тыгыз бәйләнештәге темалар яктыртыла, икенчедән, әдәбиятыбыз, халыкара бәйләнешләр күзаллана, өченчедән, милли-дини аспект та бар. Бу дәреслекләр яшь буынны татар уллары, татар кызлары итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертте дип саныйм мин. Кызганыч, соңгы вакытта, әйткәнемчә, бу дәреслекләрдән читкә тайпылдылар. 
– Ни өчен Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне сайладыгыз? Хәзерге чор әдәбияты күпкә аңлаешлы, якын кебек бит. 
– Мин университетта укыган вакытта бу чорлар әдәбиятын үзем дә юньләп белми идем. Миңа остазым Хатыйп Госман әдәбият өйрәнүне борынгыдан баш-
ларга кирәк, диде. Әдәбиятның тулы бер тарихын белергә кирәк. Шулай мин Алтын Урда чорына кереп киттем. Сәйф Сараи иҗатын өйрәнеп шаккаттым. Мин әйтәм, карале, татарның нинди данлы чорлары булган. Әдәбиятны өйрәнү белән бергә тарихны да өйрәндем. Үз телебездә генә түгел, алман, төрек телле китапларны да укыдым. 
Студент чорында мин «кызыл» идем дип әйтә алам, ягъни чын күңелдән коммунизмга ышанган вакытым булган ул. Рәдиф Гаташ белән хат алышкан идек заманында. Ул әйтә: «Хатыйп, синең 60нчы елларда язган бер хатың бар. Анда: «Ой, без нинди бәхетле! Егерме елдан коммунизмда яшәрбез», – дип язгансың», – ди. Әдәбият тарихын өйрәнү мине «кызыл»лыктан милли платформага алып чыкты, милли рухта тәрбияләде. Әле бит бу чор әдәбиятын өйрәнү өчен шактый кыен заман иде, әйткәнемчә, докторлык диссертациясе темасын яптылар. Шуңа да карамастан, мин өйрәнү-эзләнүемнән туктамадым. 
– Бүгенге көнгәчә фән белән шөгыльләнү өчен көч һәм илһам чыганагы булу кирәк...
– Илһам чыганагым – халкым язмышы. Һәрчак шуны уйлыйм. Бигрәк тә тел, милли мәгариф язмышы. Менә шушы минем бәгыремне телгәли. Ничек итеп шушы юнәлештә эшли алырдай кешеләрне тәрбияләргә дигән сорау куйдым үзмаксат итеп. Бу авыр нәрсә. Милләтемнең милләт буларак саклануы, алгарышы өчен үземнән өлеш кертү – минем эшчәнлегемнең асылы булды. 
Гаиләм, туганнарым – көч чыганагым. Кызым Гөлназ күренекле спортчы иде. Спорт мәктәбендә белем алды. 8нче сыйныфта укыганда ук гимнастика буенча «СССРның спорт мастеры» иде, берничә мәртәбә Татарстан чемпионы булды. Ленинградта укыды. Кызганыч, 1989 елда Ленинградта балет ансамблендә эшләгәндә, фаҗигале төстә егылып, бик нык имгәнде. Ул үлем алдында реанимациядә ятты, хатыным Рәмзия белән янына бардык. Профессор шунда әйтте: «Мондый очракларның 98,3 проценты үлем белән тәмамлана. Исән калмый». Могҗиза белән исән калды, әмма инвалид. Хатыным белән аны тәрбияләп яшибез. 
Авылда төп йортта сеңлем Хәнифә тора. Аңа узган ел 80 яшь тулды. Ул – атаклы химия-биология укытучысы. Россиянең атказанган укытучысы, «Халыклар дуслыгы» ордены иясе.
Минем уйлавымча, тормышта төп көч – эчке көч. Гомер буе төп йөкне, бөтен авырлыкны үзем тарттым. 
Мине тел, милли мәгариф язмышы бик тә борчый. Тел юк икән, ул милләт үзе юк. Безнең халык шуны аңламый. Телсез дә милләт яши ул дигән ялгыш фикерләр яңгырый. 
– Күпләгән мөгаллим һәм галимнәрнең остазы булу – үзе бер зур дәрәҗә. 
– Мин студентларымның уңышларына сөенәм. Ошамаган нәрсә булса, аларга үз фикеремне җиткерәм. Үпкәләгәне үпкәли инде, үпкәләмәгәне киңәшне кабул итә. Милләт юлында хезмәт куюларын хуплыйм. Кызганыч, алар күбрәк башка тармакларны сайлый. 
– Араларында Сезнең фәнни эшчәнлегегезне дәвам итүчеләр бармы? 
– Бар, ләкин күп түгел. Университетта белем биргән Илһам Гомәров, татар-төрек лицее директоры, мәгариф министры урынбасары булган Илдар Мөхәммәтов, Г. Ибраһимов исемендәге институт хезмәткәре Ләйсән Бәдретдинова, Балтачтан Рәҗәп Бәдретдинов һ.б.
– Бу юнәлештә эшләп калу өчен нинди шартлар кирәк?
– Иң беренче шул: акча турында уйламаска. Мин гомерем буе акчаны беренче урынга куймадым. Анысы да кирәк, әлбәттә. Ләкин үз халкыңның фидакарь хезмәтчесе булу теләге югарырак торырга тиеш. Милләтеңне ярат та син, кирәк икән, тәнкыйтьлә дә. 
90нчы еллардагы кебек күтәрелеш хәзер юк. Җәмәгать эшлеклеләре дә, сәясәтчеләребез дә шактый азайды. Әйтик, Индус Таһиров дәрәҗәсенә җитәрлек кешеләребез юк бит. 
Өметсез шайтан гына була, диләр. Мин шуңа өметләнәм: халык әкренләп үз асылына кайтыр бер. Хәзер кеше бераз пошмый торганга әйләнде. «Гафиллектән уян, татар!» – дип язалар XX гасыр башында Тукай, Рәмиевләр. Менә хәзер яңадан гафиллектә без. Иң әүвәл, әлбәттә, милли мәгарифтән башларга кирәк. Шунсыз булмый! 
90нчы елларда без илһамланып, энтузиазм белән янып йөрдек. Әле өмет бар. Икеләнү, борчылу булса да, киләчәккә якты өмет белән карыйсым килә.

 

Әңгәмәдәш Гөлназ НУРИЕВА.

«Мәйдан» № 4, 2024 ел

 

Галерея

Комментарийлар