Логотип «Мәйдан» журналы

Сырганактан кайнатма ясыйк.

Җимешләр йомшак, сироп куе килеп чыга.

Сырганакны чистартып, юып, киптергәннән соң, азрак шикәр комы салып, сутын чыгарырга каплап куегыз.
Шикәрне 1/1 алыгыз. Шулай булганда гына сироп куе чыга.

Сырганак сут биргәннән соң, бераз шикәр салып, ике тапкыр плитәгә куеп алыгыз. Кайнатмагыз, сиропны гына кайнарлап алыгыз.

Өченчегә кайнатып чыгарып, биш минут акрын утта тотыгыз. Сүндергәч, калган шикәрне салып болгаттыгыз.

Җимешләр йомшак, сироп куе чыга.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Фото:https://ru.freepik.com/Изображение от KamranAydinov на Freepik

Комментарийлар