Логотип «Мәйдан» журналы

Сез дә түтәлләрне көздән казыйсызмы?

Тәҗрибәле бакчачылар киңәшләренә колак салыйк.

Бакчада көзге эшләр тәмамланып килә. Уңыш җыеп алганнан соң җирне эшкәртергәме, әллә бу эшне язга калдырыргамы?
Күпләр бу сорауга төгәл генә җавап табалмый. Ә менә тәҗрибәле бакчачылар көзен җирне казып калдыруның уңай якларын билгели. Бигрәк тә каты, авыр балчыклы җирнең структурасын җиңеләйтү, һава белән баету өчен әлеге эшне башкарырга кирәк, диләр.
Өстәвенә, җирне казып әйләндергәндә балчык астында кышлаучы корткычлар өскә чыга һәм салкында туңып юкка чыга. Тик моның өчен тирән итеп казырга һәм кәсне вакламаска кирәк. Шулай иткәндә кар тоту өчен уңай шартлар барлыкка килә, ә кар күп булганда җир мул итеп дым туплый.
 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Фото: https://ru.freepik.com

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-10-07/sez-d-t-t-ll-rne-k-zd-n-kazyysyzmy-3958526

Комментарийлар