Логотип «Мәйдан» журналы

Өегездә һава чистамы?

Юк икән, дәфнә (лавр) яфрагы кулланыгыз.

Аның белән өйдәге һаваны сафландырып була икән.

Интернет чыганакларында язылганча, борынгы Грециядә дәфнә яфрагын өйдәге һаваны чистарту өчен файдаланганнар.

Моның өчен дәфнә яфрагын яндырырга кирәк. Ул начар исләрне «йота», һаваны сафландыра.
Баксаң, кипкән дәфнә яфрагында файдалы эфир майлары тупланган икән. Ул күпмедер дәрәҗәдә эвкалиптны хәтерләтә.
Кайбер галимнәр, кич дәфнә яфрагы яндырсаң, кеше яхшырак йоклый, дип саный.
 
Фото: https://ru.freepik.com
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2019-10-27/egezd-ava-chistamy-669876

 

Комментарийлар