Логотип «Мәйдан» журналы

Кабак балын ничек әзерлиләр?

Кабак сезоны башланып килә, дуслар, кабактан ниләр әзерлисез?

Кабак балы турында искә төшерик әле. Ул, беренче чиратта, бавырга файдалы, артык авырлыктан яхшы, ябыктыра,
бөер һәм сидек куыгы авырулары вакытында эчәргә киңәш ителә һ.б.

Ничек әзерләргә?
Кабак балы ясау өчен кабакның бер башын кисеп, бөтен эчке йомшагын алырга. Аннары эчке уем тулганчы шикәр салырга, элек кискән башы белән капларга һәм берәр савытка утыртып куярга кирәк. Кабыгы йомшарганчы кабак тазда торырга тиеш. Шуннан соң эчендәге барлык массаны алып, банкага салырга кирәк булыр.

Кабак балы шул була инде. Аны суыткычта сакларга кирәк. Кабак балын теләсә кайсы вакытта һәм теләгән кадәр эчәргә мөмкин.

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Фото:https://kiziltan.ru

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-08-27/kabak-balyn-nichek-zerlil-r-3900411

 

Комментарийлар