Логотип «Мәйдан» журналы

Җимешләрнең кайсыларын туңдырырга ярамый?

Аларның башка саклау ысулы бар.

Уңган хуҗабикәләр бүгенгесен генә түгел, киләчәк кышны да кайгыртып яши. Шуңа да алар табигать байлыкларын төрле ысуллар белән сакларга тырыша. Яшелчә-җимешне тозлап та, киптереп тә, туңдырып та куярга була, алардан кайнатмалар, компотлар кайнатырга да мөмкин. Тик аларның кайсын ничек сакларга соң? Бүгенге киңәшләребез яшь хуҗабикәләр өчен аеруча файдалы булыр.

Алма, груша, чия, сливадан кайнатма, желе, компот, сут ясыйлар, киптереп, туңдырып куялар. Бакча һәм кура җиләге киптерүгә, ә абрикос, персик, виноград киптерүгә дә, туңдыруга да бармый. Карлыган, крыжовник, сырганак, кара бөрлегән, күк җиләк (голубика), кара җиләк (черника), нарат җиләге (брусника), мүк җиләге (клюква) кайнатма, желе, компот ясау өчен яхшы, ә менә киптерүгә килешми.

Балан — туңдырып саклау өчен иң шәбе! Кара миләшне киптереп тә, туңдырып та куярга була.

 

Фото: https://ru.freepik.com

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Комментарийлар