Логотип «Мәйдан» журналы

Гортензия салкыннарны яратмый...

Бу матур чәчәкле куакны вакытында капларга онытмагыз.

Быел көз бик җылы килде, шуңа да гортензия һәм роза кебек чәчәкләрне соңрак капларга туры килә. Синоптиклар алдагы төннәрдә салкыннар фаразлый. Димәк, ныклап туңдырганчы күпьеллык чәчәкләрнең өстен капларга кирәк булачак.

Гортензия киләсе җәйдә дә шау чәчәктә утырсын өчен аны дөрес итеп тукландырырга онытмагыз. Соңгы тукландыруны вегетация тәмамланганнан соң үткәрәбез. 10 литр суга 20 грамм күкертле калий һәм суперфосфат, яки 25-30 грамм фосфат монокалий кушабыз һәм куакка сибәбез, аннары төбенә туфрак өябез. Гортензия төпләренә әче торф салып чыгу бик яхшы нәтиҗә бирәчәк.

Шуны истә тотыгыз: кышкылыкка гортензияне розалардан иртәрәк каплыйбыз. Һава температурасы төнлә 0 градустан түбәнәя башласа, бу куакларны капларга вакыт. Куаклар зур үскән булса, көннәр җылы торганда ук берничә ботагын бергә бәйләп, җиргә бөгәргә кирәк.

Иң уңайлысы — һәр куакны спанбонд яисә лутрасил кебек тукыма белән капларга, бау белән бәйләргә һәм кырыйларыннан кирпечләр белән бастырып куярга. Кар яугач, куакларны кар белән капларга онытмагыз, шулай эшләгәндә, алар кышкы салкыннарда яхшы сакланачак.
Тагын бер киңәш: чәчәкләрне коры көнне каплагыз.
 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Фото: https://ru.freepik.com 

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-10-08/gortenziya-salkynnarny-yaratmyy-3960219

Комментарийлар