Логотип «Мәйдан» журналы

«Чал аксакал, әйт син миңа...»

Айгөл Әхмәтгалиева тәрҗемәсе.

Чал аксакал, әйт син миңа:
Ничек яшим алга таба?
«Йолкып ат та сөю хисен,
Яратмыйча яшә», дисең?
Үзең бер дә сөймәдеңме,
Сөелүне белмәдеңме?
Әгәр белсәң, тик серен әйт:
Ничек яшим – шуны өйрәт.
Минем  гомер – тик минеке,
Үзем хуҗа, үзем терәк.
Ә намусым... минем өчен
Гомердән дә кадерлерәк. 
Мәхәббәт дип көйдем-яндым,
Әмма шуны мин аңладым:
Сөям диеп тилермә дә –
Бәхет өчен бирелмәгән…

Мәдинә САКАЕВА

Мәдинә Сакаева – чечен язучысы, 1951 елның 8нче мартында Караганда өлкәсендә туган. Өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә проза, поэзия әсәрләре яза.  Чечен һәм ингуш халкының 1944 елдагы аянычлы язмышын чагылдырган фильмда төп рольләрнең берсен башкаручы буларак та билгеле ул. Кабардин-Балкар университетына кереп, аннан укытучы булырга дигән хыяллары тормышка ашмаса да, күпкырлы иҗат аша үзенең укучыларын тапкан Мәдинә ханым. Аны татар милләтенә, теленә якынайткан серле җепләр бар, тик бу юлы журнал битләрендә ул сер турында түгел,  мәхәббәт турында «сөйләшергә» булдык... 

 

Фото: https://ru.freepik.com 

«Мәйдан» № 3, 2024 ел
 

Комментарийлар