Логотип «Мәйдан» журналы

Югалту һәм табу

Юлда кайтканда сусап авыл читендәге чишмә янына тукталдык.

Бер апа чиләкләренә су тутырып маташа иде. Татар гадәте буенча исәнләштек.
— Ташырга бик ерак түгелме соң? Урамыгызда коелар юкмыни? — дидем.
— Аның суы тәмсез шул, балам, — диде ул. — Гөлләргә сипсәң, яфрагы саргая.
Менә чишмә челтерәвенә азан тавышы кушылды. Өйлә намазына чакыралар иде. Без, башыбызны иеп, берара тынып калдык. Дөньяда сагышка күмгән әллә нинди көй-җырлар бар, әмма азан кебек җанга үткән моң беркайда да юк.
Дога кылганнан соң, апа, сөенеп:
— И сөбханалла, оста да әйтә, урыс баласы бит үзе, — диде.
Каләм халкы мондый нәрсәләрне колак яныннан гына уздырып җибәрәмени?
— Ничек, ничек ул? — дип төпченергә керештек.
— Мин укытучы. Ирем-канатым мөәзин иде. Мәрхүм инде. Әнә-ә тегендә ята, — диде апа, урман сыман куерган зиратка ымлап. — Без икебез дә муллалар нәселеннән. Бер кыз, бер җегет үстердек. Балалар башлангыч мәктәпне үзебездә укыдылар, аннан аларны аталары күрше авылга күчерде. Урысча өйрәнсеннәр дип. Кеше арасында югалмаслар дип. Күңелем белән бер дә ризалашмадым инде моңа. Тегеләрдә чиркәү чаңы каксалар, йөрәгем калтырый иде. Анысы үз йолаларын үтәсеннәр, үзләренең диннәрен тотсыннар. Элегрәк: «Сагындык», — дип, ял көннәрендә өйгә чапкан улым белән кызым менә бит кайтмый башлады берзаман. Атасы белән икәүләшеп мәктәпләренә йөгердек. Директор Иванов сөйли, укулары начарланды, ди, соңгы еллары, аттестатларында, мөгаен, өчлеләр генә булыр, ди. Ә безнең атабыз аларны институтларда укытырга хыяллана иде. Соңыннан Иванов, безне кызганып: «Авылга яшь поп килде, сезнекеләр аңа ияләште», — диде. Аталары: «Алайса, күземә күренмәсеннәр», — дип пыр тузып кайтып китте. Икенче мәртәбә, аңга китерергә дип, ныклап әзерләнеп барганда, улым белән кызым попка ияреп, Рязань якларына качкан иде. Ул чакта безнең хәлләрне аңлатырлык сүз юк иде. Тере килеш үлеп йөрдек. Дүрт елдан малай йортыбызның ишеген какты. Йөз-кыяфәте имәнгеч, озын сакал үстергән, өстенә чапанга охшаган кара халат кигән. Ябыгып күзләре эчкә баткан. Өйләнгән, хатыны — марҗа. Ярар, сыкрап кына монысы белән дә килештек. Бер-берсен яраталар икән, нишләтәсең. Заманасы шундый булгач! Аннан, бала бит, кызганыч. Сарык суйдык, мунчалар яктык. Әзрәк тәрбияләп, тәненә ит кундырмакта уебыз. Табын әзер, ашарга чакырам, ә килен белән малай тиз генә абзар артына чыгалар да керәләр, чыгалар да керәләр. Көн саен шул гадәт кабатлана. Берсендә, түзмичә: «Нишлиләр икән анда?» — дип шыпырт кына барып карасам, чукынып яталар! Килен дигәнем, тотылгач, күземә бәреп әйтте: «Кысылмагыз, яме! Сашка — рухани ул», — диде. Сәфәрем Сашкага әйләнгән иде. Улыма, елый-елый: «Атаң сизгәнче китегез», — дидем, үзем кудым. Хәсрәт кисәүләрен озаттык кына, кызыбыз кияве белән кайтып төште. Кияү нәкъ Сәфәрем күчермәсе: озын сакал, кара халат... Яннарында өч яшьләр чамасы малайлары. Кызым абыйсы кебек гел урысча сөйли. «Әни, зинһар, әтигә белгертмә, минем ирем без укыган авылда поп иде. Ә мин аны яратам, нәрсә генә дисәгез дә, аңардан аерылмыйм», — ди. «Ирең — поп, ә син кем?» — дим. Дәшми. Попка чыккач, кем икәнлеге аңлашыла инде. Кызыбыз сагынып, хәлебезне белергә кайткан дисәм, җитди йомышы бар икән. «Без миссионерлык белән шөгыльләнәбез, шәһәрдән шәһәргә күчеп, халыкны яңа дингә өндибез, китаплар таратабыз, Илья берничә ай сездә торсын әле», — ди бу. Йә, кем «юк» дип кырт кисәр икән?! Бала бит, адашса да, бала! Йөрәгемә кан сауды, билләһи. Монысыннан да өзелдек, мәйтәм. «Ник җибәрдегез?» — диярсез, мөгаен. Бикләп тотасыңмыни!
Мин белгәннәрнең күбесеннән ирем бихәбәр иде. Улыбыз өйләнгән, кызыбыз кияүдә, икесе дә ят кавем белән кушылган. Аңа шулар гына мәгълүм иде.
Ул онык белән юанды, ни хикмәттер, шушы балага ныклап күңел салды. Чормадан иске әлифба китабын тапкан, кичләрен бәләкәчне татарча өйрәтте. Минем инде тел әче, юк-юк та иремнән үч алам (күрше авылга балаларны ул илттерде бит), аңа татар теле ник кирәгер икән, урысча белгән кеше генә югалмый, дигән идең, безнекеләр әнә «югалмады», мулла кушкан исемнәренә хәтле алмаштырды, дим. Хатамны төзәтәм, диде ул. Әтиләре әлеге хәлләргә миннән дә битәррәк хәсрәтләнә иде. Бабай кеше оныкның татарча телен ачтырды, мәчеткә ияртеп йөрде. Азан әйткәндә, манарага ук алып менә икән. Ай үтте, ел җитте. Тегеләр бала турында онытты, «эшләре» куәтле, ахрысы. Сәлам хаты да язмыйлар. Ильяны Ильяска үзгәрттек. Онык та, шаккатырсың, бабасына чат ябышты. Теттереп татарча сөйләшә, аять-сүрәләр ятлый. Беренче сыйныфка — беренче дәрескә барганда «Әлхәм» догасын укып китте. Онык искиткеч акыллы иде. Без моңа шатланып туялмадык. Ләкин шатлыкны тагын бер кайгы кысрыклады: алты елдан соң тегеләр малайларын юллап кайтты. Ильяс болардан тәмам ятсынды, бабасына сыена, сабыйкаем. Безгә рәхмәт юк инде, кыз өстебезгә кычкыра, кияү кычкыра. Нишләттегез баланы, янәсе. Кем ясадыгыз, татарча өйрәтеп ник телен боздыгыз, янәсе. Ильяс ни әтисеннән, ни әнисеннән кочаклаттырмады, куркып, һаман бабасының кочагына сеңде. Кызым аны йолкып алмакчы иде, мин аркылы бастым. «Тиеп кенә кара», — дидем. Өч көн өйдә талаштык-тартыштык. Закон ата-ана ягында шул, сабыйның кул-аягын бәйләп алып китте болар. Шуннан соң ирем чирләп егылды һәм бүтән терелмәде... Йөрәк диделәр. Мин хәсрәтем белән култыклашып ялгыз калдым. И ул түккән күз яшьләре! Чишмә сыман аккандыр, мөгаен. Төнлә уянам да: «Якыннарым ташлады, син ташлама, Аллаһым», — дип ялварам. «Кайда син, улым?» — дип, оныгымның сурәтенә карап сыкранам. Баланың укыган догалары колагыма ишетелгән кебек тоела.
Беркөнне ишектән озын буйлы чибәр егет килеп керде. Кулында дәү генә сумка. «Нихәл, әби? Бабай кайда?» — ди. «Син кем соң, улым?» — дидем. «Танымыйсыңмыни, әби? Мин — Ильяс, кунакка кайттым, без җәйге каникулларда», — ди егет. Ильяс?! Оныгыннан да өмете киселгән хатын ничек моңа ышансын ди! Озак телсез тордым. И дөнья, мин бит, тегеләр Ильясны да үз ягына аударган дип, сигез ел хурланып яшәдем. «Әби, әти белән әнинең үз сукмагы, минем — үземнеке», — диде онык ахырдан. Бабасының үлемен ул бик авыр кичерде. Каберенә барып, рухына догалар кылды... Әй, ир-канатым күрсә икән бу бәхетле көннәрне! Мәдрәсәдә дә гыйлем җыйган, институтта да укырга өлгергән оныгы белән горурланыр иде, мәрхүмкәем. Ул азан әйткәндә, күңелләре хушланыр иде. Бүген минем дөньям түгәрәк. Дөрес, улым белән кызым каядыр шәһәр-калалар гизә, миндә эшләре юк. Язмышыма шулай язылгандыр, күрәсең. Аллаһы Тәгалә берсен алса, икенчесен бирә, югалтулар һәм табулар чиратлаша икән ул...
 

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА

 

Фото: https://ru.freepik.comИзображение от stockgiu

 

Комментарийлар