Логотип «Мәйдан» журналы

КИЧКЕ ШӘФӘКЪ

Хикәя.

I

Такыр үр-түбәләр, комлы-ташлы кысыр иңкүлекләр аша сузылган тимер юл еракка-еракка китеп, күгелҗем рәшә эченә кереп югала…

Юл караучы Оркыя язгы аяз күккә ак пар, карасу төтен бөркеп торган, ара-тирә тимер чыңы яңгырап куйгалаган станция бистәсеннән бер читтәрәк япа-ялгыз гына эшләп йөри. Көн кичкә авышкан. Кояш баешындагы аксыл болыт читләре инде кызара, алсулана башлаган чак. Һавада кичке җиләслек, эшләр өчен иң таман, иң рәхәт вакыт. Тик күңеле генә никтер иләс-миләсләнә, нидәндер шомалана кебек Оркыяның. Ни дисәң дә, ялгызы, берүзе генә йөрү күңелсезрәк шул. Элек гел кеше арасында булып, кеше белән эшләп күнеккәнгә шулай шикләндерәдер инде. Хәер, башыңа төшкәч, монысына да күнәрсең әле дип, шундук үз-үзен юаткан, тынычландырган да итә итүен. Шулай да сагайта аны ялгызлык.

Ул рельсларның баш-башын тоташтырган болт гайкаларын сүтеп майлый, кылтаебрак, башларын калкытыбрак торган шпал кадакларын – костыльләрне каккалап бара иде. Бүген аңа ничек тә үз биләмәсенең чигенә – йөз туксан беренче километрга җитешергә кирәк. Югыйсә бригадирлары: «Кайчан майлап бетерәсең инде километрларыңны, Шаһбазова?» – дип, кат-кат исенә төшерде ич инде. Шул эштән бүген арына алса, җиңел сулап куяр иде, ичмасам. Иртәгә аннары төнге дежурга чыгасы – төнлә дә болтлар майлап йөреп булмас бит.

Кая гына җитешсен соң берүзе? Тел белән әйтүе генә ансат ул: имеш, ике кулыңа ике километр юл бирелгән сиңа, шуны ялап тотарга тиешсең. Километры ике генә булса да, төрле тимер-томыры да, эше дә бихисап шул аның. Оркыя да, ике-өч көн буе кече кызы белән ерак шәһәр врачларына барып азап чигеп йөрмәгән булса, болай мастердан да, бригадирдан да сүз ишетәсе кеше түгел иде дә бит. Җүнсез бала, сарай башыннан сикереп, әллә кай төшләрен каймыктырган, гарип калыр инде дип котлары алынды Оркыяның. Шул бала рәтләнмиенчә, тормышның агы да, карасы да күзенә күренерлек булмады.

Чынлап баксаң, өч балага берүзе бит ул да. Ярый ла, олы кызы, Мәрзиясе, вак-төяк йомыш үтәрлек булып килә, хәзер бар ышанычы шуңарда: сердәше дә, киңәшчесе дә шул. Таҗетдинга өй әллә бар, әллә юк аңа. Хәзер әнә икешәр-өчәр көн өйдә бөтенләй дә күренми. Хәер, Оркыя инде аның кайтуын да көтми башлады, шул эчкән-ашаган җирендә куна-төнә йөрүенә дә күнегеп бара бугай. Әүвәлге кебек, йорттан йортка чабып эзләмәс булды – күңеле катты. Бүген дә кайтмавыдыр бу, дисең дә балаларыңны кочып, тыныч кына ятып йоклыйсың. Ичмасам, әрләшер, даулашыр сәбәп булмый. Элегрәк әле балаларны җыеп, карап торырлык каенана бар иде. Хәзер ул да исәпкә бар, санга юк. Эшкә китсәң, эштән кайтсаң ишектә йозак түгел, түр башында, калтыранып, Фәгыйлә карчык утыра, аерма тик шунда гына хәзер. Башка эшкә ярарлыгы калмады.

Оркыяның уйларына, эшенә комачаулап, поездлар йөреп торалар. Алар ерактан ук «юлдан ки-итт»! дип кычкырта-кычкырта, ашкынып килеп чыккан булалар да бик ашыкмыйча, сузып-сузаеп кына үтеп китәләр. Ә кайберсе, үч иткәндәй,Оркыяның нәкъ чүкеч-кораллары өстендә «уф-аф» килгәләп туктап та тора әле. Чөнки нәкъ аның биләмәсенә кергән километр соңында, тугызынчы пикет каршында гына, яшелле-сарылы күзен елтыратып, аларны светофор көтеп тора.

Поезд үткәндә, Оркыя, ашыгып-кабаланып, инструкция кушканча, юл читенә чыгып баса, чәч-кашларын сыпыргалый, маңгай тирен сөртеп ташлый да, икесе бергә төрелгән сарылы-кызыллы кечкенә флагларын йомарлап тоткан кулын алга сузган килеш, вагоннарның үтеп киткәнен көтә. Барысы да исән-имин, узыгыз, янәсе. Тик нигәдер һәрчак, соңгы вагонның юлдан атылып чыгарга җыенгандай тирбәлә-тирбәлә ераклашуын күзәткән чакта, Оркыяның күкрәк турысы кысылып куя, йөрәге еш-еш тибә башлый. Ходаем, аның километрларында аның дежурында гына бәла-каза була күрмәсен инде. Тикшерәсе һәм карыйсы бар нәрсәне дә тикшердеме, карадымы соң әле ул? Берәр төрле хата җибәрмәдеме? Берәр чатаклык посып ятмыймы икән? Карап-карап та күреп өлгермәве, белми калуы сәбәпле, берәр хәл генә була күрмәсен. Поезд хәтле поезд шушы юлда авып ятса нишләр икән соң дип тә борчыла шул ул.

Юл кичүендә машиналар уздырып торуы бу кадәр үк хәтәр булмаган икән. Аннары бит анда син берүзең генә дә тормыйсың, яныңда һәрчак кемдер була. Аяк өсте йокламыйча, шлагбаумыңны вакытында ачып, вакытында яба белсәң, шул бик җиткән, башкасында кайгың юк иде. Әйе, вакыт-вакыт Оркыя үзенең юл караучылыкка күчүенә үкенеп тә куя. Монда эш тә күбрәк – йоклаганда да, беләкләрен кемдер һаман боргычлый, бора сыман. Баштарак шулай була инде, диләр, тора-бара анысы узар, шәт. Ә менә төнлә, алдындагы ике-өч шпалны гына яктыртып барган лампа утына сыенып, курка-шүрли йөрүләре ни белән бетәр – әйтә алмый. Төнгә карап, япа-ялгызың ялан кырга чыгып кит тә, курыкма да, имеш. Анысына күнегүе бик кыендыр инде. Батыраеп йөргән буласың инде шунда. Беркөнне әле кече кызы – Ләйләсе әйтә: «Әнием, син куркасыңмы? Мин караңгыдан куркам, анда бит җеннәр дә бар, бүреләр дә»,– дигән була. Оркыяның җеннән дә, бүредән дә ул кадәр коты алынмыйдыр. Ике аяклы җанварлар өркетә төшә шул аны. Ә андый хәлләр хакында һаман саен ишеттергәләп торалар. Фәлән урында фәлән хәл булган икән дип, кеше гел генә сине куркытмыйм әле дип тә сөйләмидер, эче пошканнан гына сөйлидер, бәлкем. Ә Оркыя, төнге дежурга чыгар алдыннан шуларны искә төшерде исә, дер калтырап куйгалый. Күпме кирәк инде аңа, Таҗие әйтмешли, бүкәннән әз генә калку бер җан иясенә. Юл буе куаклары артыннан берәрсе «айт!» дип аваз салды исә, флаг-фонарьларын ташлап, станцага чаклым атылып чабачак инде.

Бакчи, Таҗиеннан рәт чыкса, йортка Оркыяныкы чаклы гына булса да хезмәт хакы кайтаргалап торса, әллә ул элекке эшеннән бизгән булыр идеме? Юк бит! Элегрәк ул ирен яшь әле, олыгая төшкәч игә килер, балаларының күңелен булса да күрә башлар, йортым дия башлар дип өметләнә иде. Юк икән шул. Бер тайпылган кеше алай тиз генә эзгә төшә алмый икән. Ни хикмәттер, Оркыялар станциясендә андый гамьсез бәндәләр кимеми, хәтта ишәя бара сыман әле. Оркыя ялгышмаса, элек Таҗилар бер иш, бер күч кенә кебек иделәр. Ирен кирәксенеп эзли китсә, хәзер аны кайдан, кайсы күч арасыннан барып араларга икәнен дә белмисең, вакыты-вакыты белән аңа бөтен станция бистәсен әйләнергә туры килгәли. Әллә Таҗи ишеләр ишәйде, әүвәлрәк ул аларны әллә белми генә йөргәнме? Аңламассың.

Оркыяның күңелендә шундый сүлпән, авыр уйлар буталгаласа да, куллары җитез эшли. Тагын берәр поезд шаулап-гөрләп яныннан узып киткән арада, бераз хәл алган була да, талымсызланып, тагын эшкә тотына. Кыш һәм яз буена кар-яңгыр астында ятып күгәреп өлгергән чукмар кадәрле авыр болтлар, аның кул көче белән генә исәпләшмәскә ният иткәндәй, шыгырт-шыгырт килеп, бер урында әйләнгәлиләр, карышкан булалар. Тик алар никадәр генә киреләнмәсен, Оркыя, һаман да үҗәтләнеп, талган беләге каерыла башлаганчы каера, бора ул болтларны, аннары тагын алга үрмәли. Хәзер инде ул көне буе кояшта ятып кызган рельска атланып утырып эшли. Алай итү тиеш үк булмаса да, бераз җайлырак кебек аңа.

Саф һавага мазут исе аңкытып, буш мичкә-цистерналарын калтыр-колтыр китереп, станция ягына таба тагын бер озын состав узды. Көтмәстән генә аннан:

– Оркыя! Шакбазова-а! – дип кычкырган авазлар ишетелеп калдылар.

Күтәрелеп караса – ремонт бригадасында эшләп йөрүче хатыннар, бала-чага икән. Шуларның үз итеп соңгы вагон мәйданчыгыннан озак кына кул изәп, сәлам биреп узулары күңеленә хуш килде. Аргы разъездда кунып эшлиләр иде, нишләп кайталар соң әле болар дигән уй исә соңыннан гына туды. И-и, иртәгә базар көн икән бит, ял көненә дип кайталардыр инде. Элегрәк Оркыя ул базар көннәрен бәйрәм каршылаган ише зарыгып көтеп ала торган иде. Затлырак кием киеп, бала-чаганы ияртеп, атнага бер базарга барып килү Гамәләйдә үзенә күрә бер бәйрәм дә, гадәт тә иде шул әүвәлрәк. Атналар буе күрешмәгән таныш-белешне күреп сөйләшәсең шунда, вак-төяк кирәк-яракны алган буласың. Яхшымы-яманмы, шулай бергә-бергә кеше арасына чыгып керер өчен бер сәбәп иде ул. Ләкин инде соңгы елларда Оркыяның анда бөтенләй дә аяк басканы юк шикелле. Берәр нәрсәгә хаҗәте туса, Мәрзиясен генә йөгерткән була. Анысы да әллә нигә бер генә инде. Хәер, аның базары да хәзер элекке базар түгел, кибеттә ни, анда шул дигәндәй. Кибетләр ярыйсы ук ишәйде ич.

Шулай да иртәгә базар көн икәнлеген искә төшерүе аның өчен бөркү көнне исеп үткән җил кебек рәхәт булып китте әле. Күңелендә, онытылып торган затлы берәр әйберенә тап булгандай, матур хис туып калды.

Нәкъ шулвакыт, аның котын алып, юл нигезенә салынган чуерташлар, шыбырдашып, шомлы хәбәр тараттылар. Авыр-авыр атлап, арттан кемдер килә иде. Әле генә җылы рельс аркасына атланып утырган Оркыя, аңа тагын да сеңә төшеп, ирексездән башын артка каерды. Нишләргә дә белми аптырап калды.

Каршыга килүче, әллә аның бу халәтен күреп, әллә болай шаярткан итеп кенә, киекне өркеткән шикелле:

– Һайт! – дип кычкырып куйды.

– Абау! Куркыттыгыз, Һарун абзый, йөрәгем алына язды, билләһи!

Гаҗәп мөлаем карашлы, кечерәк какча гәүдәле шактый олы яшьтәге кеше, алдан ук ике кулын күрешергә дип суза-суза, аңа таба якынлашты.

– Курыкма, курыкма, начар ният иясе түгелмен. Карт Һарун абзаң булыр бу, танырлыгы калса.

– Чынлап та, син шул, Һарун абзый… Бакчи, күрмәгәнгә ни гомер… Аллам, курыктым, Һарун абзый. Бигрәк капылт килеп чыктың менә, җир астыннан чыкканмы…

– Җир астыннан, Оркыя, җир астыннан чыктым шул. Чир бер эләксә шулай икән шул ул, тиз генә җибәрми. Җарый, үзең нихәл? Җулга күчтеңмени?

– Бакчи, шулай шул. Ләйләм дә укырга бара бит быел, Һарун абзый. Аңа да яңа кием-салым кирәгер, дим.

– Тәнеңнең куәте бетмәсен, малы табылыр дип җуана күр.

– Безләргә үпкәләмә инде, Һарун абзый, ишетеп тә яныңа баралмадык шул.

Гамәләй станциясе бик алай зурдан булмаса да, бер-берең белән гел генә очрашып, күрешеп тә торылмый шул. Һәркемнең үз дөньясы, үз мәшәкате. Аннары тагын үз даирәсе бит әле һәр җан иясенең. Һарун сыйган төшкә аның җан дусты Мөхәммәтҗан Шаһбаз улына – Таҗига кадер юк. Шулай да монда Һарун картның бер гаебен дә күрә алмассың. Киресенчә, Таҗи үзе – ул даирәдән читләшүе, төшеп калуы белән ике йорт каршында да гаепле кеше. Бар нәрсәне дә шул гына сансызлады, шул гына Оркыяны тормышның байтак бәхетеннән мәхрүм итте.

Әйе, байтак еллар инде пенсиядә булса да, Һарун абзыйлары бик алай тиз генә онытылырдай кешеләрдән түгел иде дә бит, өйләренә барып, хәлләр белешеп йөрергә Оркыяның ничектер кыюлыгы җитмәде. Ни йөз белән барып керер иде ул анда? Тагын нидер теләнеп йөргән кебек булыр, оят булыр инде. Нидер өмет итеп килгән бу дип уйлаулары ихтимал. Болай да әз зарыктырмадылар ич. Һарун абзыйлары белән Мәликә апайларының игелекләрен җитәрлек күрделәр инде. Үзләренә генә коры рәхмәттән гайре берни дә арттыра алганнары юк. Берәр эш эшләтеп, үзенә рәхмәт дисәң, Таҗие үчекләргә тотына: рәхмәт ул – коры сүз, сыра чамасы да градусы юк аның, ди җирбит.

Һарун карт – бик күп еллар буе шушы Гамәләй станциясе тирәләрендә җитәкче булып йөргән кеше. Шушы юлда эшләүчеләрнең бригадиры да ул булган, Оркыяның Мөхәммәтҗан каенатасы поезд астында калгач, аның урынына мастер булып та билгеләнгән. Сугыштан соңгы бик авыр чорда ул ачлы-туклы авылын ташлап килгән Оркыяны да, ай саен акчасын, ел әйләнәсе утын-күмерен биреп, бар яклап тәэмин ителерлек шушы юл эшенә урнаштырган иде. Ул чакта Оркыя ишеләр адым саен, мондый җылы урынга эләгү зур бәхет иде шул. Хәзерге көндә туган-тумачага да саналмаган бик ерак бер ботак очы кардәш иде бугай ул Мәликә апасына. Кечерәк кенә төенчек кыстырып, бусагаларын атлап кергән көнне үк «алма апае» аны ире янына ияртеп китте.

– Һарунҗан, шушы балакайны берәр яры урнаштыра алмассыңмы? Монда аның башка беркеме дә юк. Фасфорт та җүнәтә алмый килгән, бахыр,– диде.

Ул чакта Оркыяга кем паспорт тоттырсын, аның өчен әүвәл колхоздан справка үтенеп йөрисе иде бит. Тәрәзәдән төшкән кояш нурына елтырап торган көмеш погонлы, бик тә килешле зәп-зәңгәр кительле, мөлаем итеп, бер күрүдә үк үз итеп аңа карап утыручы җизни буласы кеше исә барысын да ул хыялланганча, ул теләгәнчә итеп хәл кыла алды.

– Базар көн үткәч, бригадага эшкә чыгарсың, документларыңны аннан соң җайларбыз,– диде.

Шулай итеп, Һарун абзый күп еллар элек Оркыяның язмышын, бөтен киләчәген хәл иткән кеше иде. Шуннан соң инде күпме гомерләр үткән. Теге вакытта шулкадәр дәрәҗәле кеше алдында басып торган Оркыя да, аңа ярдәм кулы сузган мәрхәмәтле Һарун да бүгенгә чаклы бу хәлгә үкенмиләр иде. Әле бервакытта да аларга бер-берсен битәрләшергә туры килмәде. Оркыя да эштә үзен сынатмаска тырышты, ни йомыш кушсалар да карышмады, киреләнми-сүрелми, әнә әле булса эшли ич. Йорты, тормышы бик үк рәтле-башлы була алмаган өчен инде, ул шулпаның шулпасы гына туган тиешле кешеләрне һич тә гаепле санамый иде. Киресенчә, гомере буена аларны үзенә терәк дип хис итте. Әле дә ул хис аның йөрәк түрендә иде.

Һарун карт та аның тынгысызлыгын, эш сөючәнлеген яратты. Кайчак һәм кайда гына очрашмасыннар – серләре килешә, сүзләре бетми. Һәм бу көтелмәгән очрашудан Оркыя да, инде күптән анда-монда чыгып йөрмәгән, дөнья күрми яшәгән Һарун карт та чиксез шатланыштылар.

– Саулыгың ничек соң, Һарун абзый? Күптән күргән юк бит үзеңне. Каты сырхау дигәч, бик борчылган идек без.

– Моторның куәте беткән шул, кызым, куәте беткән. Җиде дистә сине җөрттем, җал итик дип даулый. Үзенчә хаклыдыр инде. Каннар коеп сугыша-сугыша, Совет властен җаулашкан да без идек, башка кыенлыкларны да әз кичермәдек. Син хыялланып, өмет итеп җәшәгән көннәрнең киләсе килгәндер, аннан да артыгы булмас ул, түзәр әмәл калмады дип, көн-төн чәнчә башлады, каһәр суккыры.

– Шылайдыр… шылайдыр инде ул, талгандыр, бакчи…

– Талмый ни, ата-баба гомерен уздык инде күптән. Якты дөнья белән бәхилләшсәң дә була.

– Булмасын әле, Һарун абзый, булмасын алай. Сырхавына карама, яшьләр дә гел сырхау, черек әнә. Безнең Таҗи саудыр дисеңме?

– Чире башкарак шул аның, үзе сатып ала торган чир. Ничегрәк соң әле ул?

– Сугышудан башканы белми дә. Әле кайчан, тик торганда, ир итмисең дип бәйләнде. Ир аты күтәреп, балак сөйрәп йөрүең, дим дә тагын кырылышабыз. Өч көн инде баш күтәрми, сарайда ауный.

– Тагын эштән киткәнме әллә?

– Тагын куганнардыр инде. Андыйларны кем тотсын?.. Их, абзый, синең йөрәккә аның буе булган булса…

– Атасы да ут йөрәкле иде, кермәгән бит шуңа. Фәгыйлә җиңги иркәләбрәк ташлады үзен. Башкалары кыз, бу ул, терәк, имеш. Без дә ни әйткәләп карадык та бит – әйтү генә җитмәгәндер, күрәсең.

– Шылай, бакчи, әйткәнне бер яратмый. Ә әнкәй әле дә аның яклы.

Башларын җиргә иеп, берара икесе дә сүзсез торганнан соң, сүзне икенчегә борып, Һарун абзый:

– Болтларны майларга соңлагансың,– дип куйды.

– Пружинлы шайбалар булмый торды. Мастерыбыз Карп Михайлыч…

– Тагын өлгермәгәнме? Башкалар алып бетергән, ул йоклап калганмы?..

Оркыяның карт мастер, остазы алдында хәзергесен дә бик яман күрсәтәсе килми иде. Ничек кирәк шулай акланган булды.

– Шайбалар заводтан килми торды, ахрысы… Бакчи, үзем дә гаепле бик, Ләйләм, егылып, аягын кузгаткан ие… Мин тиз куярмын аларны,– дип җавап бирде. Аннары, бик озак сөйләшеп торуны килештермичә, чүкеч-коралларын алгаларга кереште.

– Баягынак та кисәтмәкче идем, болай эшләмә син беркайчан да. Разве мин сезгә шушылай, рельска җәелеп утырып, костыль сугарга өйрәттем. Ә? – Бу сүзләрне Һарун абзый әллә кай заманнардагы корылык, җитдилек белән кабатлады. –Кем алай кушты сиңа?!

– Кушмыйсыз да, алай ипле бик…

– Күлмәгең җалгыш шунда эләгеп калса? Ишетми утырганда, шулай арттан поезд килеп чыкса?.. Таптап китсә?.. Карт мастерыбыз шулай өйрәтте, шулай эшләргә кушты диярсеңме? Җарамас алай!

– Бакчи, арган чакта гына шылай бит мин, Һарун абзый…

– Арган чакта шулай таптала да инде кеше. Син бер дә алай итмә! Арсаң, җулдан чыгып хәл җый, җокла, поезд астына гына кермә!

Һарун абзый Оркыя майлап, тарткалап үткән берничә болтка суккалап, аларны селкеткәләп карады. Чүкечне кулына алып, берничә костыль торышын тикшерде. Канәгать калды кебек.

– Җарый, мин китим, көчең барда тырыш, эшлә. Мин кисәткәнне онытма… Мин Каргалык күперенә барып, карап килим әле. Күпер нигезен су җумасын, өченче елгы хәтәр хәл кабатланмасын…

Өченче ел, нәкъ җәй башында, анда чак кына зур авария булмый калган иде. Көн ярымлап поездлар туктап торды. Ул чакта укудан соң килеп эшли генә башлаган Карп Михайлыч ни-нәрсәгәдер игътибар итеп җиткермәгән икән дигәннәр иде. Ләкин бит ул елны Каргалык елгасының суы да хәтәр куркыныч булып акты. Гомердә булмаганны, ярты җәйгәчә, яр тирәләрендә ястык-ястык бозлар эреп ятты.

Һарун абзый исә шулай диде дә йөз дә туксан өченче километр соңындагы бөкре күпер рәшәткәләре күренер-күренмәс кенә шәйләнгән якка таба атлый башлады.

– Бик соң түгелме соң, Һарун абзый. Күпергә ерак ла әле,– дип кычкырды аның артыннан Оркыя.

Карт, кулындагы туйра тал чыбыгын кояшка таба күтәреп:

– Көн эссесендә йөрәк сикерә шул, бераз басылсын дип, үзем көттем,– диде.

Һәм, шул туйра тал белән шпал, рельс башларына төртелә-капшана, юлын дәвам итте.

Оркыя сизеп тора: картның болай соңлап йөрүенә көн эсселеге генә сәбәп түгел. Халык эштән тарала төшсен, болай, тинтәк адәмдәй сузаеп, кеше эшләгәнне карап йөрүемне күреп калмасыннар әле, дип уйлыйдыр инде. Күпер белән өч ел элек булган хәл дә бер сәбәп кенәдер. Кайчандыр үзе төзеп, күпме гомер үзе эшләгән юлны сагынгандыр, шәт, бер дә башкасы түгелдер.

II

Һарун карт, кулындагы тал чыбыгын җилдә уйнаткалап, ике төзек сызык сыман, сыртларын соңгы кояш нурларына ялтыратып яткан рельслар артыннан бара. Үз гомерендә күпме мәртәбәләр үткәндер инде ул моннан, чутлап та чутына чыга алмассың. Әнә гәҗитләрдә, берәрсен мактар итсәләр, Җир шарын ул өч кат, биш кат урап чыкты дигән булалар. Шәт, утыз елга якын гомерен шушында аяк өсте йөреп уздырган Һарун да алардан бик калышмыйдыр. Тик ул узган чакрымнар саны саналмаган гына.

Сызгыртып, сәлам бирә-бирә үтеп киткән поездлардан соң һавага кызган тимер исе, шпал мае исләре тарала. Әллә инде тансыклаган шуларны – борынны киереп-киереп иснисе килеп тора сыман. Борын, тамак төпләре кытыкланган кебек тоелды.

– Әй, саташкан карт син,– дип, үзен шелтәләгәндәй итте ул. Әмма барыбер аңа бу юлның сасы исе дә тансык сыман иде.

Бу якларга бит аны, аркан белән өстерәп китергән кебек көчләп, хәтәр елда хәрби эшелонда китереп ташлаганнар иде. Уйлап карасаң, әллә ашау җитмәүдән, әллә шул шпал мае – креозот исенә укшып-укшып егылган чаклары да әз булмады югыйсә. Трудармиядән азат ителү белән, монда бер көн тормаска, алтын сарайлар вәгъдә итсәләр дә, кабат тимер юл эшенә аяк басмаска ант иткән көннәре дә булгалады. Язмыш дигәннәре әнә ничек икән ул. Тормыш үзенчә хәл итте дә куйды. Киресенчә, тал-тирәкле ямьле Зөя буйлары хәзер әнә онытылып ук баралар. Туган иле булып менә шушы ялан үрле дала ягы калды. Кайчандыр укшыткан шпал исе тансык искә әверелде.

Көзге яңгыр, кышкы бураннар теңкәгә тигән авыр елларда салган иделәр алар бу юлны. Каспий буйларының нефтен тизрәк Урал заводларына җиткерик дип, көнне төнгә ялгап эшләделәр. Хәтта көрәккә мохтаҗ кырык икенче ел кышында алар, чын сугышка яраксыз дип табылган төрле ватык-китекле, «дефектлы» трудармеецлар, никадәр рельс, никадәр шпал һәм башка кирәк-яракны үз җилкәләрендә ташып, шушы юлны күтәрделәр. Үзләренә тиешле сугышчан бурычны намус белән үтәп чыктылар. Көчләрен дә, кирәк икән, җаннарын да кызганмадылар алар. Бар теләкләре Каспий нефтеннән тизрәк ягулык булсын да, Урал төбәгендә җитештерелгән танкларга тизрәк җан өрсен, алар дошманга ябырылсын дип яшәделәр. Иң беренче, иң якын максатлары шул булды. Аннан соң туачак якты көннәр, тук, тигез тормыш хакында инде алар йокы аралаш, туң казармаларга кайтып яткач кына хыялланалар иде. Шул өмет, хыяллар җылысына җылынып, кышның зәһәр суыкларын, төзелешнең башка бихисап авырлыкларын җиңәргә тырыштылар. Шул матур киләчәк өчен дип, якты хыяллар исәбенә дип, монда да фронттагыдан ким корбан китерелмәде. Урыны-урыны белән әнә аяк астында яткан шпал санына тиң халык кырылгандыр, бәлкем. Тик аларның берсе дә заяга булмады, явыз дошманның тешен каеруда, тез чүктерүдә аларның да өлеше зур. Бәлкем әле, аны да, Зөя буйларындагы ата-баба нигезен оныттырып, бер буй шпалны бергә күтәреп, бер кашыктан ашаган, бер-берсенә җан җылыларын бирешеп, монда бергә җәфа чиккән җан кардәшләре рухы шушында тартып торадыр да.

Әйе, боларның барысы да киләчәк матур тормыш өчен дип, балаларының тагын да башкачарак, максатчанрак яшәүләре өчен дип эшләнгән иде. Киләчәкнең ничек буласын тәмләп сөйләргә бигрәк тә Шаһбаз яратыр иде. Ул вакытта аны барысы да шулай, фамилиясе белән генә атап йөртәләр иде. Чын коммунист кешегә Мөхәммәтҗан исемен йөртү гөнаһ саналды. Ул заманнарда андый җыелышларга бик йөрмәгән Һарун аның тәгаен сәбәпләрен дә белеп бетерми хәзер. Исемне сабый балага ата-баба куша бит инде аны, Мөхәммәт дусты да пәйгамбәр исемен үзе сайламаган булгандыр. Һәрхәлдә, олырак яшьтә булуына карамастан, Мөхәммәт – әле ул көннәрдә исемсез-атсыз бер бәндә, бик тинтерәтсәләр генә, үзен «Мища» дип таныткалый иде. Никтер «ш» авазын ул һәр сүздә диярлек, бигрәк тә рус сүзләрендә шулай әйтә торган иде. Мәгәр үзе арада көч белән дә, тынгысыз булуы белән дә баштан ук аерылып торды диярлек. Килеп эшли башлагач та, аны, озак тотмый, үз ишләренә өлкән итеп – десятник итеп куйдылар.

– Десятник тоже командир! – дип, чынлап та, шаяртып та кабатларга яратты, мәрхүм. Русчасы да Һаруннар ише генә түгел, сөйләшә башласа, ут уйната. Ник дисәң, мәшһүр шагыйрь мактап телгә алып үткән Тамбов якларында, мукшы, урыс арасында үскән ул. Эшкә дә бик уңган, батыр – күтәрәсе әйбернең иң авыр башына һаман үзе барып тотыныр, әйткәнне көтеп тормас иде. Юл төзелеп беткәч тә, үзен онытмадылар – шушы станция тирәсендәге юлларга баш итеп куйдылар. Ул исә үзе янына Һарун ише яшьрәк иптәшләрен тартты.

– Илгә кайтабыз дип бик ашыкмагыз әле, егетләр. Анда да сезне бәлеш пешереп көтмиләрдер. Хатыннарны, бала-чагаларны китертик тә үз хезмәтебезнең җимешен татыйк,– дип, күпләрне үз янында калдыруга ирешә алды. Бар яктан да булдыклы, булдыра ала торган кеше иде шул, мәрхүм. Хәтта үлеме дә егетләрчә килеп чыкты, һич көтмәстән булды. Ремонт бригадасы станциянең аргы ягында эшли икән. Мастер Шаһбазов та алар эшен күзәтеп торган булган. Нефть ягыннан килүче «наливняк» үтеп бара икән. Бермәлне Мөхәммәтҗан җиргә чүмәшеп утырган җиреннән атылып та торган, шул чапкын поездга каршы да сикергән. Башкалар бары тик аның: «Ут! Яна!» – дип калтыранып кычкырган тавышын гына ишетеп калганнар. Шулай, ил малы дип, чын каһарманнарча һәлак булган кеше иде шул Шаһбазов.

Ә улы менә бөтенләй башка камырдан әвәләнгән булып чыкты. Ата кулы, ата тәрбиясе эләкмәгәнгәдер инде. Фәгыйлә җиңгине (Һарун никтер аны шулай дип атарга күнеккән, шулай әйтеп өйрәнгән иде) китерткәч, күпме генә бергә яши алдылар инде алар? Нибары дүрт-биш ел чамасыдыр. Таҗины Рузаевкада ФЗӨда калдырып килгәннәр иде. Мобилизация тәртибендә. Ул заманда әле мәктәп балаларын да мобилизацияләп укырга, һөнәргә өйрәтергә туры килә иде. Шуннан аны паровоз депосында калдырдылар. Хәтерендә: өлкән Шаһбазов әле аны, анда барып, бу як деполарының берәрсенә күчермәкче булып та йөрде. Ул – совет кешесе, кайда эшләсә дә, Совет иле өчен хезмәт итә, диебрәк борып кайтарганнар иде. Атасы үлгәннән соң гына җибәрделәр малайны. Менә нилектән ата оеткысы керми калды, ахрысы, аңа, җүнсезгә. Адәм рәтенә кермәс, ахрысы, инде ул, бөкрене кабер генә төзәтә ала, диләр бит. Тик аның хәлен күрмәмешкә салышып, читкә тибәрү дә килешмәс. Димәк, Һарунның чал башына тагын бер кайгы өстәлде диең –ул бәлане бит берәр хезмәткә урнаштырышмый да булмый хәзер. Югыйсә тәмам кешелектән чыгар…

Йөз дә туксан өченче километрның аргы башындагы бөкре күпер ягына таба җай гына атлаган Һарун картның башыннан менә шундый уй-хатирәләр узды. Әйе, бая Оркыя белән очрашудан соң аның күңелендә якты, татлы хатирәләр дә, борчу-кайгылар да яңарып киткән кебек булды. Шулай да тын һава, кайчандыр үзе утыртып, үзе үстерешкән ул буй-буй ак тирәк, тармак-тармак өрәңге агачларыннан бөркелгән яшь яфрак исе аны беркадәр юата төштеләр шикелле иде. Ул, яшь агачларга карап, сөенү катыш горурлану хисе белән: «Үсәләр бит!» – дип куйды. Болар менә шундый агач булсын өчен, аларга, аның кул астында эшләгән кешеләргә күпме хезмәт куярга, тәрбия итәргә туры килде бит. Бу үсентеләр хәл алсын өченгә, Каргалык суын чиләкләп бер җәй, ике җәй генә дә ташымадылар шул алар. Тир түкми, тормышта берни дә тумый. Тик кайберәүләр шуны онытып җибәрәләр. Аннары инде Таҗи ише шайтан таяклары баш калкыта башлый. Менә бит нидә хикмәт.

Инде күптән өенә кайтыр вакыт җитсә дә, Һарун карт әле һаман юл буендагы агачлар ышыгында шулай уйланып утыра бирде.

III

Юка болытлар, кан сауган сыман, тәмам кызарып җиткән чак. Бүгенге көннең соңгы шәфәгы, соңгы нурлары болар. Тиздән ябырылып төн килер, ялан кырда, буш далада шомлы тынлык урнашыр. Ә Оркыя әле һаман юл буенда казына. Баярак, кояш баеганчырак та кайтып китә алыр иде дә, Һарун абзыйга иптәш булырмын дип, аны көтеп калды шул. Ни дисәң дә карт, сырхау кеше бит. Үтә дә тынгысыз җан үзе, һаман әнә барын да күреп, белеп торасы килә. Йөз дә туксан өченче километрга, күпергә төшәм дип китте. Күпер элек-электән аларның чиге бит инде ул. Аннан соң башка мастер биләмәсе башлана. Хәйләкәр дә соң үзе, элекке үз биләмәсен карап, күзәтеп йөри икән ләбаса Һарун абзасы.

Шул ук вакытта Оркыя күңелендә пошыну, өйдәгеләр өчен борчылу тойгысы да кимеми, артканнан-арта гына бара иде. Анда нишлиләр икән хәзер? Ләйләсе дә, нишләп әнием һаман кайтмый, дип көтә, күңелсезләнә микән? Артыннан һич тә калмас, лүрт-лүрт һаман ияреп кенә йөрер иде инде менә. Бүген дә бит, мин дә барыйм инде, әнием, дип бик ялынды. Анда тузан, эссе, эчәргә су да юк дигәч кенә, әзрәк ышана, тынычлана төште балакай.

Таҗи ни хәлдә икән? Әй, бар иде инде, бар иде аларның да бер генә мизгелгә дә бер-берсеннән аерылышасылары килмичә яшәгән көннәре. Шуның олы, җылы кочакларында эреп лә генә киткән чаклары әз булмагандыр Оркыяның да. Баштарак шул ул бик тыйнак та, ягымлы да иде, шулхәтлем дә күндәм, тыңлаучан иде. Күргән бер кеше аңа сокланмый калмас – үзе төз, буйчан, көләч. Чын ир инде менә, кино-картинадан төшкән диярсең. Гел сокланып кына торырлык иде. «Дус-иш» бозды шул үзен. Фәгыйлә карчык әйтмешли, шул сөрхәнтәйләргә ияреп кенә кешелектән чыкты.

Хәер, алай гына дип, гел кешене дә яманлап булмый шул. Үзе дә эш сөймәсрәк җан булды. Көннең көн буе тик ятарга бер дә ялыкмас иде. Оркыя аңа андый-мондый йомыш кушса, каенана шундук атылып каршы төшәр иде. «Эшлисен эшләп кайткандыр инде бәбкәчем, бераз хәл алсын»,– ди торган иде. Ә хәзер әнә күсәк белән дә үзен кузгатып булмаслык булды. Үз ише, берәр әшнәсе килсә генә, яткан җиреннән сикереп тора. «Бармы, булдымы?» – бар кайгылары шул хәзер. Каян акча җиткереп бетерәләр, диген. Ахрысы, Фәгыйлә карчык та үзенең утыз сигез сум пенсиясеннән ара-тирә өлеш чыгаргалый. Әле әнә беркөн дә, Ләйләгә мәктәп киеме аласы ием, биреп тор әле, әни, дип сорады Оркыя. «Юк бит, фәлән хәтлем пинсәмне карчыкларга сәдакага өләштем»,– дигән була. Оркыя белеп тора ич инде: андый гына сәдака аның үзенә дә әз керми күрше-күләннән. «Бәбкәчен» яклый, шул мөртәт берәр көн эчми торып харап була күрмәсен дип калтырап тора. Тегесе дә юха аның, «башкайларым чатный, үләм!» дип кызгандыра белә. Менә шул җүнсезлек түгелме инде?

«Әллә үзем дә саташып барам инде?» Көннең көн буе бер ялгызы шул. Үзе белән генә сөйләшеп, үз-үзенә зарланган булып, күңелен юата түгелме? Хәер, кеше арасында эшләгәндә дә, ул шулай эч серләрен, һаман үз-үзенә генә ышанып, үз күңелендә генә йөртә иде түгелме соң? Башкалар үз ирләрен яманлаганда, әллә нигә бер зарланып куйса гына инде. Таҗиның кем икәнлеген дә, Оркыяның ничек көн күрүен дә барыбер белеп, күреп тора ич күрше-күлән. Чат саен шуны чәйнәп йөрүдән ни файда?

Менә, көттереп кенә, гадәтенчә үзалдына елмая төшеп (ә моны ул үзенең бер дә хәсрәте-уе булмаудан түгел, кешегә яхшы булсын өчен дип уйланудан шулай итә), Һарун карт та килеп җитте. Ерактан ук Оркыяга эндәште:

– Әле дә кайтып китмәдеңмени?

– Мәйтәм, Һарун абзый никтер күренми, берәр хәл булмагае дип көттем.

– Рәхмәт, кызым! Беләсеңме, безнең теге юл буе агачлыгына кошлар ияләшкән бит! Чут та чут киләләр. Үзебезнең Зөя буе кебек булып китте, валлаһи менә, ышанмасаң…

Чынлап та, бу карт моннан яшәреп кайта, ахрысы, дип уйлап алды Оркыя. Яшь чакларын искә төшереп яшәрәдер, бакчи…

 

Лирон ХӘМИДУЛЛИН

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock на Freepik

Комментарийлар