Логотип «Мәйдан» журналы

Чаршау кызы Дәмига

Хикәя.

Такыр юлдан арба тыкырдаганы, сөйләшкән тавышлар ишетелгәч, Гарәпша кулак түр тәрәзә янына килде дә кисия пәрдәләр артына качыбрак урамга күз ташлады.
Туры айгырга җигүле арба артына ияргән бер төркем халык аның улы Сәләхетдин яшәгән югары очка таба менеп китте булса кирәк. Атасының алынасы малы алынган, урта хәллеләр арасына кертелгән олысының гына абзарларында мал мөгри дә, йортларында аш пешә, самавыр кайный иде әле. Балаларны тынычлыкта калдырсалар, ичмасам, безнең дә картлык көнебездә тамагыбыз тук булыр, аларга килеп егылырбыз дип планнар кора иде, булмады – Гарәпшаның бар уйлаганы киселде. Ата күңеле сизенә иде: Сәләхетдиннәрне дә раскулачивать итәселәр, дигән имеш-мимеш дөрескә чыкмагае.
Йөзеңә китерсәң, терсәгең бик якын да, ничек кенә тырышма, тешли алмыйсың. Бу байлык өч улына бүлеп бирелсә, Гарәпша да бүгенге көндә ак сакаллы карт буласы, балаларына да җил-яңгыр тиясе түгел иде югыйсә.
Ярлылар кәмитите төзелеп, байларның мөлкәте исәпкә алына башлагач, башка чыгарганда да улы белән килененә шырпы бирергә дә кызганган Гарәпша буаз биясен, берничә баш сарыгын кышкы бер төн катында аның абзарына илтеп япты. Янәсе, миннән булсын яхшылык.
Япты. Япкач та кызганды. Ашыгадыр, артык зур байлардан түгел, бәлки, бернәрсәсенә кагылмаслар, үзенә калдырырлар дигән ниндидер өмет күңел түрендә бар иде әле. Нинди калдыру, ярлылар явы йортның астын өскә әйләндереп киткәннән соң, карчыгы Зөббениса белән чәй кайнатырга тишек кәстрүлдән башка берни таба алмадылар. Мич буенда бәрәңге кабыклары салынып куелган кәстрүлне бушатып, гәрчис кайнатып ямадылар. Тишеге томаланган кебек булды, мич плитәсе өстенә куеп кайнаткан су һаман да яшел иде әле.  Шул көннән чайкап та чыгып бетмәгән гәрчис әчесе белән карлыган яфрагының төчесен бергә бутап эчә башладылар.
Зөббениса, мәзин кызы булып, рәхәтлектә үскән, ир йортында да мул тормышта яшәгән, иренең кеше арасында сүзе йөргәнгә ияләнгән хатын иде. Мәтрүшкә төнәтмәсен дә, пешектерелгән гөлҗимеш суын да борын җыерып кына эчте, әмма хәле белән килеште. Килешми кая барасың: алдагы көннәр моннан да яманрак булырга охшаган. Йортында хезмәтче тоткан, әмма җирен үзе сукалаган, игенен үзе  иккән әтисе, беренче чиратка ук эләгеп, Себергә сөрелгәндә, әле дә ярый яңа тимәделәр – ул инде башка гаилә кешесе иде.
Гарәпша карт күршедә яшәгән төпчек улының сүз тыңлаучанрак баласын, раскулачиваниенең икенче көнендә үк, капчык-букча тоттырып, Сәләхетдиннәргә йөгертте. Теге бия белән сарык хисабына бераз ашлык, чәй, савыт-саба ише нәрсәләр биреп төшерсеннәр, диде.
Сәләхетдин әтисенең карунлыгына ияләнгән: үсеп килгән, көндәлек эшләрдә кул арасына кергән балаларының авызыннан да өзеп, шул карунлыгы аркасында гына байлык җыя алганын үзе күреп, кичереп үскән иде. Узган ел Старый Бурец дигән ерак бер урыс авылында Гәрәч базарыннан сатып алган самавырын, мунчада йөреп туза башлаган тустаганнарны, бер ике пар кытай ташаяклары белән кара чәй чәйнеген, теге капчыкларга салып тормыйча, искергән ухалла арбасына тутырды да энекәшенә әтисе йортына илтеп атарга кушты. Хатыны Сәмига белән ияреп килгән һичбер нәрсәгә кагылмады. «Иман шарты» китабының бер почмагына ап-ачык итеп теркәде. Сүзне кире кага торган гадәте бар иде – култамга белән дә ныгытып куйыйм әле, диде.
Малайның арба тутырып бабасы йортына кереп киткәнен күрше Фатиха күреп калган икән. Аның улы быел, Казандагы укуын ташлап кайтып, ярлылар башлыгы булып йөри иде. Өстәл артында чәй эчкән арада гына ишетелгән яңалык дисәң яңалык түгел, игъттибарга да алынмаслык кебек бу хәбәр аның кәефен җибәрде. Ул, әйберләре алынып, кулаклыктан чыгарылган Гарәпша картның ярлы-ябагайга эченнән үпкә йөрткәнен бик яхшы белә иде, шуның белән үчләшкән кебек, йодрыкларын чытырдатып төйнәде:
– Кикриген шәпләбрәк шиңдерәсе булган! Авылда калдырып, ерак булса да җир биреп, бик нык ялгышканбыз, мәзин кызының аталары артыннан Себергә олактырырга гына бит! Инде анда ул хәшәрәтнең сөякләре сазлыкта черидер. Әгәр дә мәгәр яңадан тернәкләнергә маташса, улларының артык малы булса, аларына да барып җитәрбез!
Әнисе Фатиханың:
– Чү, улым, чү, кеше рәнҗешен алуның да бер ахыры булыр, үзебезгә әйләнеп кайтмагае, – дигәнен дә санга сукмады: күзен-башын акайтып, кәнсәләргә, кулаклар исемлеген яңарту мәсьәләсен кузгатырга дип йөгерде. Чыгып киткәндә, әнисенә карап, тагын да зәһәрләнебрәк:
– Утызынчы елгы лимит үтәлмәде дип, районга чакыртып, ай саен башын катыралар иде, бу елда кем белән тутырасын белербез! – дип кычкырды.
Таза гына тормышлы Сәләхетдинне, иптәшләре сүзен тыңлап, кулаклар арасына тыкмавы Фәйзинең йөрәген болай да кымырҗытып тора иде. Керә-керешкә, өстәл артында ниндидер язулар язып утырган комсомолка Галимәгә:
– Без монда бар кешене тигезлибез дип йөрибез, Гарәпша карт һаман үз куганын куа, олы улы Сәләхетдин бер арба байлыгын атасы йортына илтеп ташлаган, – диде. – Болай булса, бу нәселнең һич кеше рәтенә төшәсе юк. Карарбыз – анысына да чират җитәр. Елын-елга чабышкы атлар таба торган озын торыклы биясе бар, аны колхоз абзарына илтеп япмагаебыз.
Галимә дәшмәде. Ул Сәләхетдиннәр күршесендә генә яши, йомышы бер төшмәсә, бер төшә, бер дә кире борып чыгармыйлар иде. Кыз каршы да килмәде, яклап та сүз әйтмәде. Аның уенча, тормышы мулдан гына булса да Сәләхетдинне кызганырлар, әтисе Гарәпша хәленә калдырмаслар, ике яшь баласы барлыгын белә торып, әйберләрен тартып алмаслар кебек иде.
Сәләхетдингә чират кулакларның сәүдә белән дә шөгыльләнгәннәре Себергә сөрелгәч, кайсы икенче районга күчерелгәч, әтисе кебекләре бернәрсәсез калдырылгач, инде өстән төшерелгән планга кемне корбан итәргә белми баш ваткан бер заманда җитте. Тентү белән төш тирәләрендә керделәр. Галимәнең Сәләхетдингә барыбер яхшылыгы тиде, ул кичкырын, кеше күрмәгәндә, бакча артында кәбестә-суганнарга су сибеп йөргән булып, койма аркылы гына Сәмигага, иртәгә таңнан аларга опись белән киләселәрен, бәлки, шул көнне үк атларын да алып китәселәрен әйтте. Сәләхетдин сөтне яхшы биргән сыерын, авылда чирләгән икән дигән сүз чыгарып, базарга илтеп саткан һәм акчасын бәрәңге бакчасына күмгән иде.
Кул кушырып хәсрәт көтү егет кешенең эше түгел. Тир түгеп тапкан малын, бигрәк тә ел да чабышкылар алып кайткан, инде тагын буенда колын йөрткән бияне Сәләхетдин ярлы-ябагайга тоттырып чыгарырга теләмәде. Колыны төшәр дип тә тормады, төн буе малкайга төрле агулы үләннәрдән кайнаткан төнәтмә эчереп чыкты. Иртәнгә ат яман тилергән, нәрсә эшләгәнен белмәс хәлгә килгән иде. Кечкенә абзардагы сарыкларны Сәләхетдин арт яктан гына инеш буена куып төшерде. Алары җан-фәрманга каядыр элдерделәр.
Таң намазы алдыннан таһәрәт алганчы дип, бәдрәфкә чыккан Гарәпша карт, бәэлдәгән тавышларны ишетеп, бакча киртәсе янына килсә, үзе үстергән бөдрә йонлы озын колаклы сарыкларның, көтү каршылаган кешедән ризык өмет иткән кебек, авызларыннан селәгәй агызып, күзенә караганнарын күрде. Ул артык баш ватып та, куркып та тормады, барысын да абзарга куып кертте дә карчыгы Зөббенисага мунча казаны астына ут төртергә кушты. Аңа тиз арада бу маллардан котылырга, суеп, итләрен тозларга да кар базына төшерергә кирәк иде. Намаз бозыла дип тә тормадылар, ахирәт эшләрен иртәгесенә калдырып, карчык белән икәүләп абзар идәненә җәеп салынган салам өстендә мал суярга, тиресен тунарга керештеләр.
Байлыгы таланганнан соң да атаның карунлыгы, кысмырлыгы үзе белән калган иде. Гарәпша кулак, менә бит, хәләл малың булгач, барыбер әйләнеп кайта, дип уйлады, улларына бу хакта әйтеп тормаска ниятләде. Аллаһы боерса, уйламаганда килеп кергән ризык Зөббениса белән икесенә генә әле бик күпкә җитәчәк иде. Аннан соң гомернең ниндие язган булыр...
Сәләхетдиннәргә менеп, туп-туры ишегалларына үткән, йорттагыларга шакып, хәбәр биреп тә тормаган кәмититчикләрнең, мал исәбен алабыз дип, биктәге ишекне ачып җибәрүләре булды, эчке яктан куелган аратаны сындырып, ат абзардан чыгып та качты. Кемдер капканы да ябып тормаган булса кирәк, ул туп-туры болынга чыгып йөгерде.
Зур абзарның башка бүлемнәрендә ни сарык, ни сыер ише мал иясе юк иде. Бу Фәйзинең ачуын тагын да кабартып җибәрде. Атны ничек тә эзләп табарга, анысын да юкка чыгарганчы, колхозга алып китәргә боерды.
Урамның бөтен балаларын җыеп, төрлечә хәйләләп, һәрьяклап аулап карасалар да, һичбер эш чыкмады. Якын килә башлауга, болай да тыпырчынып, бимазаланып торган Аккашка бар көченә читкә ыргыла, балалар өстеннән очып диярлек уза иде. Фәйзиләр Сәләхетдиннәргә кире менәргә дә, печәнлектән элмәк төшереп, атның кайтканын шунда гына көтәргә булдылар.
Буаз бия бераздан әллә арыды, әллә айный башлады. Ашаган тагарагын сагындымы, кичкә кадәрле көттермәде, төш узуга ук кайтты. Гомер буе тыныч холыклы булган Аккашка хуҗасына да баш бирмәде, якын килгән саен, болгады да атты, болгады да атты. Югыйсә бу хәлләргә ачуы кабарган Сәләхетдин аның үлеменә юл да куймаган булыр иде. Ул, атны урамга таба куарга курыкты: ахыры юньле бетмәс, большевикларга дошман икән, юри качырды, колхозга зыян салды дип, төрмәгә илтеп тыгулары да ихтимал.
Аккашканың бераздан йөрешләре салмакланды, карашлары утыра башлады. Инде кулакка каршы көрәшкән булып, ат җәзалаучыларның бөтен өмете өзелде дигәндә, ишегалды буйлап бер әйләнеп алды да кызулык белән абзар ишегенә ташланды. Мунча почмагында чак тапталмый калган Сәләхетдин шул арада атның ыңгырашкан кебек сәер тавышлар чыгарганын ишетте. Аңлады: ат элмәккә эләккән иде. Йөрәге түзмәде, малны кызганып, артыннан керде. Печәнлекнең биек түбәлекләренә эләктереп куелган кыршау аркылы ун пар кул белән тартылган аркан Аккашканы бик ныклап эләктергән, хәтта ки муенын кисеп кергән, авызыннан ак күбекләр китергән иде.
Сәләхетдин:
– Нишләдегез сез?! Җан иясен үтергәнсез бит!– дип кычкырып җибәрде.
Аның артыннан ук абзарга узган Фәйзи:
– Ничава... Сиңа – хәзер үләксә, ярлы ябагайга бер дигән ит ул, – дип ыржайды.
Тиз арада, бу эшләрне көтеп, бакча капкасының алкасына бәйләп кенә куелган арык күмхуҗ атын ишегалдына алып керделәр. Шунда ук унлап кеше, газаплана-газаплана, түшкәне корсагы турысынарак кидерелгән икенче бер арканнан тартып, терәтелгән такталар буенча шудыра торгач, ниһаять, арбага меңгерделәр. Ат авырлыгыннан күчәрләр шыгырдап куйды.
– Үзебез дә тартышырбыз. Корчаңгы атка гына авыр килмәгәе,– диде Фәйзи.– Аккашканы исән килеш кулга төшерсәк, синең урыныңа аны җиккән булыр идек… Хи-хи…
Эчендәге колыны да буылды инде, болай булгач. Әле ярып җибәрсәң, исән дә булгандыр, туар көне җитеп килә иде инде, дип үкенде Сәләхетдин. Ярса да, ярмаса да, атның үле гәүдәсе дә, бәлки эчендә соңгы тыны калган колын да аныкы түгел иде инде. Бу эштә катнашмаган икенче берәүләр, опись алынмаган дип тә тормадылар, чиләк-табак ише нәрсәләрне, өстәл өстендә иртәдән чыжылдап утырган самавырны суы-ние белән күтәреп тә чыктылар. Сәләхетдин:
– Сәмига белән...– дип әйтә башлаган иде, «ияреп килгән самавыр, тимәгез», дип тәмамламады. Карынында икенче бер җан иясен йөрткән атны кызганмаган адәмнәрнең кайсы яшь хатын өчен бу самавырның әти-әни йортыннан иң кадерле истәлек икәнлеген аңлар соң, дип уйлады.
Үз алдына гына:
– Ходай язса, тамагыбызны ничек тә туендырырбыз, ачтан үлмәбез әле,– дию белән канәгатьләнде. – Алган самавырлары да беркөн тишелер, талаган ризыклары да бетәр.
Ярый әле бу сүзләр болай да кызган Фәйзигә барып ишетелмәде. Ул:
– Монысы әле башы гына,– дип янап, нәрсәгәдер инде бик ашыккан кебек, капкадан чыкты. Башкалар да аның артыннан арба этеп кузгалдылар. Соңгы минутларында күзләрен шар ачкан Аккашка әллә иткә, әллә үләксә базына китте…
Ярлылар Сәләхетдиннәр йортына яңадан килмәде. Артык әйбер юк дип санадылармы, ул чынлыкта кара исемлеккә кертелмәгән идеме, башка бер-бер сәбәп булдымы – аларын ул белмәде. Малсыз-әйберсез калган Сәләхетдиннәр шул бетеренүдән аяклана алмадылар. Кешедән байлык талап кына, колхозларның эше дә рәтләнеп китмәде. Игеннәр аз җыелды, җыелганы да хөкүмәткә илтеп тапшырылды. Алдагы елларның ачлыгы бар авылны екты. Гарәпша картның тозлаган итләре дә бу вакытка җитмәгән, карчыгы белән икесе бер үк көндә вафат булып, янәшә каберлекләргә күмелгән; алар кайчандыр яшәгән ташпулатларның кәмититчеләр салган биге алынып, күмәк хуҗалык кәнсәләре булып киткән иде.
Үлем килсә, яшеңне дә, кемлегеңне дә сорап тормый икән. Шул ук елны Сәләхетдиннең яратып алган Сәмигасы да, ачлыктан шешенеп, үлем түшәгенә егылды. Инде йөзгә дә нурлы, килеш-килбәтләре дә кызларның әнисенекенә туры килә, колхозда эше дә бар дип, ул күршедә сазап калган Галимәне, ата-аналарыннан да сорап тормыйча, ябештереп кенә балалары Әнвәрә белән Дәмига янына алып кайтты. Алып та кайтты, ике-өч ел дигәндә, үзе дә дөнья куйды.
Комсомолка булып йөргәндә Галимә бик чая, бик тере кебек тоела иде, тормышның бу авыр сынауларыннан ул тәмам сынып калды. Ата-ана йортына кире кайтыйм, дисә, кеп-кечкенә мунча кебек бер нәрсәдә әле ничә эне-сеңеле тезелеп үсеп килә; ирсез зур каралтыны алып бару да авыр булачак иде. Инде ни эшләргә белми яшәп ятканда, олы кыз Әнвәрәне Малмыжга барганда фатирга төшкән урыслар бик ошаттылар да, үзләренә бала карарга Ырынбурга алып киттеләр. Дәмига әле кемгәдер эшкә бирергә яшь иде. Мондый хәлне белеп алсалар, күзеңне дә ачырмаслар, асрау тоткан өчен дип, зинданга да илтеп ябарлар. Урыслар белән дә вакытлыча асрамага – кызлыкка бирелде дип әйтергә килештеләр.
Әнвәрәнең алай да бәхете бар икән. Малмыж өязе халкының элек карап торган байлары Үтәмишевләр нәселеннән берәү ничектер шул якларга барып чыккан да, татар кызының чи урыста хезмәтчелек иткәнен күреп шаккаткан. Мөселманга мондый эш ярамас дип, иленнән куылмый калган, указын ташлаган,  карт бер мулла улына димләгән. Хәзер менә шул мулла гаиләсендә ару гына көн итеп ятуы.
Сәләхетдингә чыкканы өчен кәмитит эшләреннән дә читләштерелгән Галимә, яңадан кияүгә китәргә җай чыкса, бармый калмам, дип үзенә сүзләр биргән иде. Сораучы озак көттермәде. Әле дә ярый иренең елы узган иде – кеше теленә керерлек булмады. Дәмиганы алып кияүгә баруына да каршы килмәгәч, ул димче килгән көнне үк авылның Шакир исемле бер ярлысын йортка хуҗа итеп кертте.
Сәләхетдиннән калган каралтылар начар түгел иде. Шакир Дәмиганы ормады-сукмады, хатынына инде бигрәк тә миһербанлы булды. Алай да бер борчулары бар иде: икесеннән туган һәр уртак бала дөньяга аваз салуга ук үлә торды. Ахыр чиктә Галимә бер имчегә барып, төрле каргыш-чирләрдән, баласызлыкка булган сәбәпләрдән арынылган сыман кайтты. Файдасы тияр дип ышануын да ышанмаган иде, алай да соңгы кызы Хәтимә гомерле булып туды.
Хәсрәт янында – шатлыгы, сөенеч янында – кайгысы, дигәннәре хак икән.  Багучы-ырымчы карчык Хәтимәгә әллә инде әнисенең гомерен алып бирде, әллә тормыш авырлыгыннан, балалар табудан бик нык какшаган иде, кызын дөньяга китерүенә ел дигәндә, Галимә үзе күзен йомды. Баладан өзлекте дип уфтандылар да салкын кабер кочагына күмеп кайттылар. Әле яңа тәпи киткән Хәтимә боларның берсен дә аңламый калды. Озатырга килүчеләр биргән ипи-шикәргә сөенеп, шуларны кесәсенә, итәгенә җыеп, ашаштырып утыруда иде.
Бу вакытка тәмам үсеп җиткән Дәмига күңеленә хәсрәт уты йөгерде. Алга таба алар ничек яшәр, Шакир тагын кемне алып кайтыр? Сораулар күп, җавабы табылмаслык иде. Бүген тотып кияүгә бирерлек, җитмәсә, үги ата кулында калган Дәмигага, әнисенең кырыгы узганны көтеп кенә тордылар да, аргы урамның бер почмагыннан хәбәр салдылар. Фәлән-фәлән кешенең ни еллар зимагурлыкта йөргән малае авылга кыз эзләп кайткан, шушында төпләнеп тә калачак, син шуңа барырга ризамы, янәсе. Риза булмый нишләсен?!
Кияү кешедән хәбәр килеп ирешкәндә, Дәмига мунча баскычында иске капчыкларны рәтләп, кайсын типчеп, кайсын ямап утыра иде. Хәбрия апасының сүзенннән соң, тыныч күренергә тырышса да, инәсен бармагына китереп кадады. Күзенә яшь чыкты. Димче хатын ни уйларга белмәде, әллә күңеленә авыр алып, елый микән, дип гөманлады. Дәмига нидән еласын – аның чынлыкта беркеме калмаган, кайда торса да бер түгелмени, ичмасам, анда үз гаиләм булыр. Ул әнә шулай фикер йөртте. Үзе, бер сүз булсын өчен генә, әти белән сөйләшеп карармын, ул каршы төшмәсә, язмышым шулдыр, барырмын, дип җавап бирде.
Дәмигага кулында кечкенә бала калган Шакирны ташлап китү дә кыен иде. Китмәсә, ике кыз өстенә аңа тагын кем килер соң?! Әле өйләнерлеге дә бар. Капчыкларын бер кырыйга ташлады да, көтеп торыгыз, дип, Дәмига өйгә керде. Шакир мич буенда чыралар телеп утыра иде. Нәрсәнедер сизә шикелле. Кыз күзләренә томырылып караган. Дәмига, бар батырлыгын җыеп, үзен кияүгә сорап килгәннәрен, әле егетнең үзен күрмәвен әйтте, ул риза булганда, кияүгә чыгарга каршы түгеллеген сиздерде. Инде дә дә каршы килмәсә, иртәгә үк егет үзе сорап киләчәк, имеш.
Ата кеше бу хәлләргә тыштан сөенгән кебек күренсә дә, эчтән ачуына буылды. Телә башлаган чырасын да телеп бетермичә, янган учакка ташлады. Бик озак эндәшмичә утырды. Соңгы көннәрдә ул хатын-кыз назына сусый башлаган һәм нәфесен ятимә кызга салган, ничек тә үзенә каратырга өметләнгән иде. Кызым-кызым, дип үстерсә дә, йә, нинди кыз булсын инде аңа Сәләхетдиннән туган Дәмига?! Торырга җире булса, балалы, үзеннән картрак та хатынга йортка керәчәк идемени?! Шакир, ярар, да, юк, та димәде. Үзең кара, дип кенә борын астыннан дәште.
Дәмига китте. Туйлап биргән чаклар түгел иде. Никахын да качырып кына, каената йортында укыттылар. Дәмига белән ияреп килгән әйберләр әнисеннән калган иске-москы киемнәр янына үзенеке кушып төйнәлгән төенчек белән чикләнде. Бу йортка эшче кул кирәк иде. Булганлыгы күренеп торган киленне барысы да яратты. Ире Фарсил бигрәк тә. Бу бәхет тә Дәмигага гомергә дип килмәгән икән. Сугыш башланды да, ире шуның беренче көннәреннән үк солдатка каралып, Көнбатыш фронтка китеп барды. Ай дигәндә, Дәмига кулына өчпочмаклы конверт китереп тоттырдылар. Әллә нинди эчке бер тойгы анда яман хәбәр икәнлеген сиздереп тора иде. Яшь хатынның хатны укырга түгел, ачарга да көче җитмәде. Әнкәсе белән әткәсе өйдә булмаганга, елый-елый, үги әтисе Шакирларга йөгерде.
Ишектән килеп кергәндә, Шакир Хәтимә янәшәсенә сәке өстенә утырган да кызны санарга өйрәтеп маташа иде. Әйтмичә дә, Дәмиганың кыяфәтеннән эшнең нидәлеген аңлады. Конвертны ачты, бер кат күз йөртеп чыкты. Дәмиганы бераз кызганган сыман уйланып торды. Аннан:
– Беренче көнендә үк… – дип пышылдады.– Көчле сугышлар бара икән. Нишлисең, батыр исеме үлемгә ияреп йөргән заман…
Дәмига, хәсрәт хатын тотып, инде кирегә, каенаналары йортына йөгерде. Аларга юлда почтальонка очрап, хат килгәнлекне хәбәр иткән булып чыкты. Ана йөрәге дә тоя шул. Бианасы белән биатасы баскыч төбендә тын гына сыкрап утыралар иде. Дәмига, елап, әнкәсе кочагына ташланды. Ул, килененең башыннан сыйпап-сыйпап торды да:
– И кызым, ул бит әле – синең ирең генә, аны алмаштырып та була, мин бит улымны югалттым. Ана булгач, үзең мине аңларсың,– диде.
Ниндидер юату көткәндә, Дәмигага бу сүзләрне ишетү бик авыр иде. Инде ул йөзен хәсрәт төсе баскан бер чакта әткәсенең:
– Килен, үз өеңә кайтып китүең дөресрәк булыр. Шакирга Хәтимәне үстерешсәң дә зыян итмәс. Безнең әле малайлар күп. Карарга кешебез бар,– дигәненә бөтенләй гаҗәпләнмәде. Каенатасы болай да катырак күңелле бер кеше, җылы сүзне, күңеле бик йомшаганда да әйтә алмый торган бер җан иде.
Дәмига шул төнне үк әйберләрен җыйнады да, таң аткач, Сәләхетдиннән калса да Шакирныкы булган йортка кайтып егылды. Әти кеше сугышның ни куәтле барганын белә, кызның бүген булмаса, икенче бер вакыт әйләнеп кайтасына шөбһәләнми иде. Бу кайту ул уйлаганнан да тизрәк булып чыкты.
Шакир төчеләнеп-нитеп тормады.
– Дәмига, син миңа кан кызым түгел. Ачуланма, бер йортта кагылмый яши алырмын дип вәгъдә бирмим. Иң яхшысы – син миңа кияүгә чык, я бездә тукталма инде,– диде.
Бик авыр вакытында иң якын кешеләренең әйткәне Дәмиганы уңлы-суңлы яңаклады. Ул җавап бирмәде. Ак келәттә җәен йокларга җәелгән карават бар иде. Шунда чыгып рәхәтләнеп, үкси-үкси елады. Икенче көнне кыз, сиңа чыгам, дип әйтеп тә тормады, Шакирның хатыны булып яшәде дә китте – башка барыр җире юк иде.
Бу эшкә авылдашлары бик аптырады, күбесе Хәтимәне ятим итәргә теләмәгәндер, бәгырь, дип фаразлады, Шакирның Дәмиганы йорттан куу белән куркытканы һичкемнең башына кереп чыкмады.
Яратмасаң да, бер караватта йоклагач, балаң да туа, алар үзләрен дөньяга китергән кешегә, әти дип тә эндәшә икән, тик менә Дәмига гына Шакирга ни исеме белән, ни ирем, ни картым, дип әйтә алмады. Кирәк чагында, син дә, сез дә димичә, исемсез генә сөйләшкәли иде. Анда да һичбервакыт ачылып китмичә, биш бала анасы булгач та үз эченә бикләнеп яшәде. Дәмига, кайчандыр әтисе булып йөргән Шакирны ир дип саный алмыйча, аның белән яшәвен зина кебек хис итүдән, бер юрган астында ятканда эчке нәфрәт тоюдан күзгә күренеп картайды.
Тырнак белән дә чиртмәгән, авыр сүзләр бөтенләй әйтмәгән, әмма һәрвакыт боек, моңсу Дәмиганың балаларга йөрәк җылысы, эчке җылысы җитмәгән кебек иде. Алары да аналары кебек эчкә йомылды, һичбер вакыт һичкемгә ачылып китәргә ашыкмый торган булып үсте.  Уллары, кайсы кайда укып, кайсы кай эшкә урнаша һәм гаилә кора  башлаганда, Дәмига да шактый олыгаеп барганда, чыраенннан күптән яшәү төсе качкан Шакир картлык үлеме белән үлде.
Дәмиганың бу бишенче зур югалтуы булырга тиеш кебек иде, әмма ул еламады, ухылдамады. Соңыннан да һичбер вакыт сагынмаган Шакирны якыннары рухына багышланган догасында телгә дә алмый калдырмады. Инде ул исән-имин үскән балалары,  күзгә күренеп тернәкләнгән оныклары өчен куанып яшәргә гадәтләнде, бераз ачылып, йөзләре яктырып, яшәреп киткән кебек тә булды. Тик, ничек кенә тырышмасын, ул узганнары турында уйлаудан арынмады.
Дөрес, Дәмига үзе кичкән хәлләрне каравында калган улына да, хөрмәтендә торган килененә дә сөйләмәде, кешедән ишетсәләр ишетерләр, әмма миннән яман да, рәнҗешле дә сүз чыкмасын, диде. Сөйләмәсәң дә, алар аның бөтен хәтерен биләгән иде. Йокларга ятса да, намазда сәҗдәгә китсә дә, кемне дә булса һаман искә алды, кайгылы көннәрен исенә китерде, ә аннан, намазым бозыла, дип хәсрәтләнде.
Күңелендә сакланганны тышка чыгармауданмы, күргәннәре бер кеше җаны гына күтәрерлек түгел идеме – ахырда, акылына зәгыйфьлек килеп, гомер эчендә кичергәннәренең барысын авырлыклары белән бергә оныттырды. Дәмиганның хәтер түрендә Сәләхетдиннәр өендә яшәгән бала чагы гына калды. Аларның өе күптән сүтелеп, урынына яңасы салынган иде. Ул үзе яшәгән өйне танымады, туган нигезендә утыра дип санамады. Һаман да чабышкы атлар бизәгән сабантуй көннәрен, әнисе пешергән татлыларны, әтисе алып биргән чигешле кәвешләрне, бабасы кулак Гарәпша бакчасында үскән агачларның алмасын сагынды.
Хасталанып урын өстендә ятканда, аңына килгән саен, килененә:
– Син кем? Әни кайда? Әти нишли? Нишләп монда ятабыз? Чаршауга кайтыйк инде, – дип үрсәләнде. – Әйдә, Чаршауга кайтыйк инде!
 

Рифә РАХМАН

 

Фото: Николай Туганов 

 

Комментарийлар