Логотип «Мәйдан» журналы

Ана хакы (бәян)

Быелгы ялны үземнең туган Башкортостанымда, Агыйдел шифаханәсендә үткәрергә мөмкинлек тугач, шатлыгымның иге-чиге булмады.

Шифаханә нәкъ Агыйдел елгасы ярында, куе нарат урманы эчендә урнашкан. Әкияттәге патша кызының алтын сараеннан һич тә ким түгел. Тышкы матурлыгы, бөтенлеге, шифалы саф һавасы, биналарның эченә кергәч, үзенең әһәмиятен тагы да күтәрә төшә. Бүлмәләр пөхтә итеп җыештырылган. Кыйммәтле җиһазлар белән бизәлгән. Якты кояш нурыннан балкып торган, буявы да кибеп бетмәгән өр-яңа тәрәзәләр.
Бүлмәдәшем Зифа апа миңа караганда олырак яшьтә булса да, зәвыклы итеп киенгән. Йөзенә килешле коңгырт чәчләрен баш түбәсенә матур итеп җыеп куйган. Бик сөйләшми, үз эченә бикләнгән кебегрәк. Көннәр шулкадәр матур тора. Бөтен дәвалану процедураларын алып бетергәч, кичке аштан соң Зифа апа белән саф һавага чыгабыз. Табибларның ихтирамлы мөгамәләсе, шифалы куллары, ашханәдәге телеңне йотарлык тәмле ашлар Зифа апага уңай тәэсир итте, ахры, йөзендә елмаю билгеләре ешрак чагыла башлады. Катлаулы язмышының серле йомгакларын миңа чишәргә Зифа апаны нәрсә мәҗбүр иткәндер, хәзер төгәл генә әйтә дә алмыйм, тик мин аны сезнең белән дә уртаклашырга үземне бурычлы санадым...
Зифа авылда бик басынкы кыз булып үсә. Ата-анасы – борынгы карашлы кешеләр, кызларына таләпчән булалар.
«Касыйм абыең авылның иң булдыклы егетләренең берсе иде. Атаклы гармунчы, алдынгы шофер. Авылда ике генә кешедә «Иж» мотоциклы бар. Берсе Касыйм абыеңныкы. Баһадирдай таза сынлы, кара бөдрә чәчле, коңгырт күзле – әкият батырыннан һич тә ким түгел, – дип дәвам итте Зифа апа. – Колхозда кыр эшләрен башкарган вакытта да, кичке уеннарда да авылыбызның иң чибәр кызлары гел аның янында бөтерелә. Ә аның күңеле Мәрьямдә. Мәрьям, укуын тәмамлап, чит районнан килгән. Безнең авылда шәфкать туташы булып эшли. Нәзек билле, озын толымлы, аккош кебек ап-ак йөзле. Хәзерге фотомодельләрең, аның белән чагыштырсаң, бер читтә торыр иде. Егетләр генә түгел, без, яшьрәк кызлар да, сылулыгына сокланып, артыннан бер адым калмый ияреп йөри идек. Көз көне Касыйм белән Мәрьямнең туйлары була дип, үзебезчә бөтен авыл белән әзерләндек. Тик аның йөргән егете армиядә булган икән. Хезмәтен тутырып кайткан да, юллап килеп алып китте Мәрьямне. Әти-әнисе дә Касыймга ризалык бирмәгән, имеш».
Касыймның Зифага яучы җибәрүе бөтен авыл өчен көтелмәгән хәл була. Яшьләр авыл советында язылышкач, зурга җибәрмичә, иң якын кешеләрен генә чакырып, аш табыны әзерлиләр. Шуннан соң, озакка сузмый гына, Касыйм, Зифаны ияртеп, шәһәргә чыгып китә. Яшь гаилә матур гына итеп дөнья көтә башлый. Касыйм нефтьче һөнәрен сайлый. Зифа ашханәгә урнаша. Бер елдан, тормышларына чиксез шатлык өстәп, уллары туа. Бала багу, куанычы белән бергә, бик зур җаваплылык та өсти. Яшь ана өчен башка вак-төяк мәшәкатьләргә йокысыз төннәр, өем-өем керләр дә өстәлә. Хәер, туган бала саен, ир белән хатын арасы бер сәке тактасы кадәр ерагая, дигәннәр борынгылар. Бәлки, Касыймга карата игътибар да җитмәгәндер инде, эштән соңлап кайта. Оста гармунчы булгач, аш-суга да чакырып торалар. Өйдә бала тавышына йоклап булмый дип, чакырган җирдә кунып та калгалый. Себер якларына эшкә кешеләр җыя башлагач, Касыйм беренчеләрдән булып языла да, китә дә бара.
– Башта хатлары еш килде. Үзе дә бер-ике тапкыр ялга кайтты. Тора-бара бөтенләй килмәс булды, – дип искә ала Зифа апа.
Күз яшен кешегә күрсәтми яшь ана. Бәләкәй Каюмны балалар бакчасына илтә дә, үзе эшкә йөгерә. Кич белән, бала йоклагач, бәйләм бәйли. Ахирәтләренең кием-салымнарын үзгәртеп яңартып бирә. Касыйм турында сүз кузгатсалар: «Гаеп үземдә дә бардыр, буй җитмәслеккә үрелмәскә кирәк иде», – дип кенә куя. Ничек өзелеп көткәнен, йокысыз төннәрдә күпме күз яше түккәнен үзе генә белә...
Каюмы бигрәк атасына охшаган. Инде алты яшь тә тулып килә. Балалар бакчасында музыка түгәрәгендә шөгыльләнә. Тәрбиячеләре канәгать, сәләтле бала, диләр. Атасы кебек гармунчы булыр, ахры.
– Беркөн шулай кичләтеп кенә ишек шакыйлар, – дип хәтерли Зифа апа. – Ачып жибәрсәм, Касыйм абыең басып тора. Бер кулына чемодан күтәргән, икенче кулында бер яшьләр чамасындагы булган ир бала. Мин баскан җирдән каттым да калдым, – ди. – «Килгәч керерсез инде», – дип чак әйтә алдым. Үзем баланың анасын көтәм. Баласы булгач, анасы да бардыр бит инде. Ипләп кенә урамга чыгып карыйм, бүтән керүче кеше күренми. Дәшми генә табын әзерләп, тамакларын туйдырдым. Йокы бүлмәсенә ятарга урын җайладым. Үзебез Каюм белән залдагы диванга урын җәеп яттык. Кая инде күзгә йокы керү. Башка әллә нинди уйлар килә. Җитмәсә, Каюм да: «Әни, минем әтием кайтты бит, әйеме? Нигә безнең белән сөйләшми, әллә телен йотканмы? – дип тәтелди. – Син бит бәбине әниләргә генә бирәләр, дигән идең. Мине алганда төн йокламый шәлләр бәйләп акча җыйдым, дисең. Әтиемә ничек бирделәр икән, ул да шәл бәйләргә өйрәнгәнмени?» – ди. «Йә, йокла, улым, әтиең арыган, ерак юлдан кайткан бит. Иртән бар да ачыкланыр. Бәбине сиңа күрсәтергә алып торгандыр, иртәгә илтеп бирер», – димен. Шулай сөйләшми генә дүртебез ике бүлмәдә йокладык. Башка төрле уйлар килә. Әллә, мин әйтәм, начар юлга кереп киткәнме бу, ничә еллар бер хәбәре дә килмәде бит. Әллә акчага-мазарга алданып, яшереп тотамы кеше баласын, дип тә уйлап куям. Юк, болай авызга су капкан кебек йөрергә ярамый, мәсьәләне уртага салып хәл итәргә кирәк, аннан соң булуы бар, дип үземә-үзем киңәш бирәм. Иртәнге ашны ашаганнан соң, үзем сүз башладым.
– Касыйм, баланы анасыннан болай аерырга ярамый. Каян алдың, шунда илтеп куй. Үзеңнең дүрт ягың кыйбла, ничек телисең, шулай яшә. Бала язмышы, кеше гомере белән шаярырга мин сиңа юл куймам, – димен.
– Кара, ничек батырланып киткәнсең, – ди.
– Дөнья барысына да өйрәтә ул.
– Илтер идем дә, илтер җире юк бит, – ди бу, авыр көрсенеп. – Аның әнисе Мәрьям иде. Ул хәзер юк инде, безне мәңгелеккә ташлап китте, – ди. Һәм кыска гына сөйләп бирде.
Себердә үзенең беренче мәхәббәте белән очрашып кавышканнар. Мәрьям иреннән аерылган булган. Авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтеп кайтып килгәндә, давыл кубып, вертолетлары тайгада югалган...
Күземә яшь тулды, барып, баланы кочагыма алдым да, туйганчы еладым.
Мәрьям, Мәрьям – тышкы матурлык белән бергә Ходай сиңа искиткеч батыр йөрәк тә биргән икән. Үзеңнең гомерең бәрабәренә күпме кешеләргә гомер бүләк иткәнсеңдер, анысын бер Алла белә. Ә мин шушы минутта ул сабыйны үз балам итеп кабул иттем, Каюм белән икесен тигез күреп, исән-сау карап үстерергә Ходайдан ярдәм сорадым. Шулай итеп, мин яңадан ирле дә, ике уллы да булдым.
Касыйм абыеңны үзенең эшләгән җиренә кабат чакырып алдылар. Камилне балалар бакчасына урнаштырдык. Үзем дә бик тырышып эшлим. Бригадир вазифасын йөкләделәр. Озакламый фатирыбызны да зурайттык. Яңа гына төзелеп беткән йорттан дүрт бүлмәлене бирделәр. Икенче катта гына. Каюмыбыз мәктәптә укып йөри, музыка мәктәбендә дә шөгыльләнә. Әтисе пианино да алып жибәргәч, баланың түбәсе күккә тиде. Гел «4»ле, «5»ле билгеләренә генә укый.
Хәзер инде кул эшләре эшләмим, Касыйм абыең рөхсәт итми. Буш вакытларда парлашып кинога барабыз. Касыйм абыеңның буш вакыты сирәк була булуын. Ул хәзер участок мастеры. Бик җаваплы эш инде. Вакытында кайталмый. Көчле бураннар булганда, бөтенләй кайтмый калган чаклары да бар. Исән генә йөрсен минем алтын канатым, балаларымның терәге бит ул. Алла бирсә, өченче бәбиебез дә булырга тора, бәлки, кыз булыр. Ир бала әтигә терәк булса, кыз бала әнигә бик кирәк, ярдәмче, киңәшче бит ул. Әйе, бәхетемә үзем ышанмыйм. Җитмәсә, Касыйм абыең бер кочак розалар күтәреп килгән. Уфадан барып алдым, ди. Кыш уртасында шулчаклы ерактан ничек туңдырмый алып кайткандыр. Элек бездә андый чәчкә-мазар сату юк иде. Бөтен дөньяның бәхет ачкычын кулыбызга алган кебек, кызыбызны күтәреп, бала табу йортыннан чыгып киләбез. Өр-яңа ак «Жигули» тора. Касыйм абыең кадерләп кенә кертеп утыртты. Каенсеңлем белән кияү каршы алырга килгән. Аларның да авызы колакларына җиткән. Каенсеңлем пышылдап кына миңа сер сөйли: «Сиңа сюрприз, авып китә күрмә, ныграк тотынып утыр, «Жигули»ны абыем сезнең хөрмәткә алды, сез роддомнан чыгуга», – ди.
Кызыбызны карарга балалар врачы килергә тиеш. Тиз генә идәннәрне юдым. Духовкага бәлеш тыктым. Бала чүпрәкләрен юып, кипкәннәрен үтүкләп, тәртипкә салып куйдым. Биргәч тә, биргән бит Ходай, хан кызы диярсең, аның сылулыгы, ай үсәсен көн үсә. Елауның ни икәнен дә белми. Тик нигәдер үземнең хәлем бетеп китте. Рәфинә Мөксиновна да: «Болай күп эш эшләмә, өзлегерсең», – дип әйтеп китте. Өзлегәмме соң! Шушы сабыйларым хакына, Касыймым-баһадирым хакына ничек тә түзәрмен, үрмәләп булса да йөрермен. Берсен дә ач-ялангач итмәм. Алар гына исән-имин булсыннар... Кызымның  тамагын туйдырып, бишеккә салдым. Кинәт кенә йөзе күгәреп китте, тын алалмый тора. Тизрәк ашыгыч ярдәм чакырдым. Үзем ни үле, ни тере түгел. Безне күргәч, яшь кенә фельдшер кыз миннән дә ныграк каушады. «Апа, баланы киендерегез, тиз генә хастаханәгә», – ди. Мин бер әйберен дә табалмыйм. Юрганын табып, ничек кирәк шулай, кызның кулына тоттырдым. Шәрә көйгә тиз генә юрганга төреп, кулына алды да, ашыгыч ярдәм машинасы белән алып та китте. Хастаханәнең ишегеннән кергәндә бала кулыннан шуып төшеп китте дигәндә тотып калдым. Аналык сизгерлеге ярдәмгә килгәндер инде. Әллә ни чир тапмадылар Гүзәлиядән. Биш көн табиблар карамагында булганнан соң, өйгә кайтырга рөхсәт бирделәр. Үзем генә көннән-көн хәлсезләнәм. Рәхмәт, Рәфинә Мөксиновна белән үземнең табибым – участок терапевты Алсу Әхмәдиевна көн дә диярлек хәлемне белергә киләләр. Дарулар язалар, киңәшләр бирәләр. Тик бала бәләкәй булгач, хастаханәгә салып булмый, диләр. Шулай да әмәлен табып салдылар. Февраль ае иде. Кинәт кенә көчле бураннар чыкты. Дәвалау чаралары бик килешә, системалар да куйгач, хәл кереп киткән кебек булды. Тик бүлмәдә температура түбән төште. Тәрәзәләр бозлы. Балага салкын тию куркынычы бар дип, өйгә кайтырга туры килде. Каенсеңлемә рәхмәт, өйдә дә булыша. Баланы алып калып, мине тагын хастаханәгә салдылар. Өч көннән ары түзә алмадым. Өйдә бала акыра – хастаханәдә мин елыйм. Ничә генә яшьтә булсак та, әниләргә без үзебез дә бала бит әле. Авылдан әнием килеп алды.
Авылымны, үз ягымны шулкадәр яратам. Мондый гүзәл табигать тик һинд киноларында гына чагыла, элеккеге киноларда, билгеле. Башкача ничек тасвирларга сүз таба алмыйм. Ел саен кайтып, әти-әнигә ярдәм итеп, җәй буе балалар белән торып киләбез. Әтиләре кайтарып куя да, килеп ала. Ул гел эштә. Гаилә ишле булгач, иркәләнеп ял итеп ята алмый. Авылымны шулкадәр яратканымны, ашкынып кайтканымны, сагынып елаганымны бөтен шәһәр халкы белә инде. Минем сөйләү буенча, алар да минем авылыма, аның табигатенә гашыйк. Йөрәгемнең яртысы Касыймга булса, яртысы – туган ягыма. Шуңа күрә бигрәк еш кайтам, ерак дип тормыйм. Җае чыкса да, чыкмаса да кайтам.
Әле дә ут күрешебез Мәдинә апа белән әни эссе итеп мунча якканнар. Мине юындырып чыгардылар. Хөсникамал әбекәем балага кәҗә сөте алып кергән. Күмәч пешерү остасы Минҗамал апа йөгертеп тәмле икмәген кертте. Икенче күршебез Тәнзилә апа, нинди ярдәм кирәк, дип бөтерелә. Картинәем урам аша гына тора. Көн дә килеп белгән догаларын укый, мине өшкерә. Балалы өйдә һәрчак фәрештәләр сакта тора, ди. Минем картинәем бик үзенчәлекле кеше, бишмәтен салмый гына, Гүзәлемне куенында тотып, бер-ике сәгать утыра. Әтием яшь әле, фермага эшкә йөри. Бик егәрле. Өйдә дә бөтен нәрсәгә өлгерә. Баланы ятим итмәсләр, бөтен авыл белән карап үстерерләр, сабакташым Әнисәнекен караган кебек. Әнисә төшемә керде. Үлмәдем бит, мин исән, ди. Шулчаклы өзелеп-өзелеп әйтә.
Үскән чакта бигрәк шәп, бигрәк усал кыз булды. Гел малайларны кыйнап елата торган иде. Китапханәчеләр техникумын тәмамлап, авылыбызда эшли башлады. Мин сокланып та, көнләшеп тә карый идем. Болай гына, ак көнләшү белән. Бер кайтканда, хәл белергә дип, эш урынына кергән идем, эссе җәйдә аягында киез итекләр... Сөеп кенә йөргән егетенә кияүгә чыкты. Өйләрендә дә булганым бар. Авыл жире дә димәссең. Гел яхшы мебель, шулчаклы тәртип, чисталык, пөхтәлек. Авырлы дип тормадым, кысып-кысып кочакладым үзен, бигрәк сагынганмын, күрәсең... Башкача күрешә алмадык... Бала табу йортыннан улын әтисе белән әнисе алып кайтты.
«Әни! Әни! Нигә күз алдымнан югалып барасыз? Нигә миннән ераклашасыз? Ә, Әнисә килгән икән, туп уйнарга чыгабыз, ди, тизрәк бул, җыен, ди».
– Хәзер, балам, хәзер, энең машина юлларга чыгып йөгерде. Район дәваханәсенә илтербез. Фельдшер Сания апаң килмәде. Авылда учетта тормагач, мин җаваплы түгел, ди. Шулай да дару бирде. Мә әле, балам, ач авызыңны, карышма, син бәләкәй бала түгел ләбаса.
Температурам бик күтәрелгән булган икән, кырыктан артып киткән. Кырык икегә җитсә, каны оешып, кеше үлә, ди. Их, шул Сания апа килеп укол гына казаган булса. Дорфа иде шул ул. Палатага кертеп салдылар берүземне. Ул палата дигәненең тәрәзәсе ватык. Түшәмнән пәрәвезләр асылынып тора, җылылык бөтенләй юк диярлек, батареялар салкын. Шәфкать туташы, бөтен булган койкалардан одеялларны җыеп, минем өскә япты да чыгып китте. Иртән врач керер, диде. Иртә булды, төш тә узып китте, врач та, чурт та юк. Сәгать көндезге икеләрдә үзем торып чыктым. Гинеколог монда, шул карар, диделәр. Ярый аңа рәхмәт, аборттан соңгы хатыннар ята торган бүлмәгә, бүлмә уртасына кушетка белән кертеп салды. Бүтән палатада әлегә урын юк, ди. Монда җылы, ичмасам. Кодагый тиешле кешебез дә монда ята икән, бер-ике көннән урын табып, мине үз янына күчерде. Авырулар да, дәваланучылар да миңа шикләнеп кенә карый, чит итәләрдер инде. Җитмәсә, бөтен тәнемнән су ага. Матраслар, одеяллар аз гына вакыт эчендә борып алмалы була. Бөтен җылытыр-җылытмас батареяларда минем алмаш киемнәр кибәргә куелган. Алары минут эчендә юп-юеш була. Әйтерсең лә, минем эчемә «Ниагара» водопадын кертеп урнаштырганнар. Миннән анализга бертуктаусыз кан алалар. Уфага да берничә тапкыр җибәрдек, диделәр. Көн саен рентгенга төшерәләр. Анда җәфаланып баруымны бер Ходай гына белә. Рентгеннары хастаханә эчендә түгел, элекке ат сараенда урнашкан. «Левомецитин» дигән укол кадыйлар, аңардан бөтен тәнемә аллергия китте. Безнең бүтән уколыбыз юк, кадамыйча булдыралмыйбыз, врач кушкач, диләр. Мин бернәрсә дә ашамыйм. Ничә көн ашамаганымны да белмим, көннең исәбен югалттым. Авызыма әрем настойкасы салалар да ашарга кушалар. Качып чыгып китәр идем, урамда гөрләвекләр ага. Ә минем аякта киез итекләр. Әни дә хәл белергә килә алмый. Гүзәлияне ташлап китәргә курка. Дәваланучылар миннән «өметен» күптән өзгән инде, исән микән әле дигән кебек, ишекне ачып караштыралар караштыруын. Беркөнне шәфкать туташларының сөйләшкәнен ишетеп ятам. Дүртенче палатада авыр чирле ята, тиздән үлә инде ул, диләр. Терапевт дигәннәре бер карт бабай. Аның обходка-мазар кергәнен дә хәтерләмим. Шулай да бер кереп чыкты бугай. Үлмәс җанга бер сәбәп дигәндәй, яныма җыештыручы апа керде. Олы гына яшьтә. «Балам, син каян килдең, син яшәгән җирдә бөтенләй дәваханә юкмыни? – дип сораштыра бу. – Ирең-мазарың да юкмыни?» – ди. «Бар, апакаем, бар, ирем дә бар, бездә дәваханә дә бер дигән. Баланы карарга кеше булмагач, анда дәвалана алмадым шул», – димен. «Әле генә балалар бүлегендә аллы-артлы ике бала үлде, син бу якныкы түгел, синең өчен беркем дә җавап бирми. Яхшы врачлар әллә кайчан моннан таеп бетте. Җыен исерек, кулыннан эш килмәгәннәре генә калды». «Акчаң бармы?» – дип сорый бу миннән. «Бар, апа, бар, терелгәч автобус белән кайтырсың дип, әнием биш тәңкә акча тыккан иде кесәмә», – димен. «Адресыңны да әйт, иреңә телеграмма салам, килеп алсын, эш узганчы», – диде дә чыгып китте. Икенче көнне Касыйм абыең ак «Волга» белән килеп тә җитте, өстендә яхшы тун, төймәләрен дә каптырмаган. Мине бирергә теләмиләр, төрлесен-төрле якка төртеп кенә җибәрде дә, күтәреп алып чыгып китте баһадирым. Шуннан кайтарып, үзебезнең кала дәваханәсенә салды. Халидә Габдрахмановна аякка бастырды мине. Тик үзе шуннан соң озак яшәмәде. Әллә Мәрьям кебек үз гомере бәрабәренә җан өрде микән миңа. Әй, дөнья. Аттан ала да туа, кола да туа дип, юкка гына әйтәләрме соң! Нинди генә кешеләрең юк синең. Алла кебек мәрхәмәтле дә, шайтан кебек дәһшәтле дә. Дәваханәдән чыккач, Касыйм абыең, юллама юнәтеп, ял йортына җибәрде. Шулай дәваланып йөри торгач, бер еллап вакыт үтеп тә китте. Гүзәлияне әни карап үстерде.
Мин терелдем, гаиләбез яңадан бергә җыелды, кызыбызны алып кайттык. Мин дәваланып йөргәндә Касыйм абыеңны участок начальнигы итеп куйганнар икән. «Жигули»ен да «Волга»га алыштырган. Рәхәтләнеп яшә дә яшә, Ходайның биргәненә сөенеп. Касыйм начальник булгач, эштән салгалап кайта, өйдә дә өстәштерә. «Ярар, анысына гына түзәрмен, ел буе ике баланы берүзе карап та, эшләп тә арыгандыр, бераз йөрәген басадыр шулай», – димен каенсеңлемә. «Җиңги, җиңги, нинди изге зат син, сизмисеңмени азрак, улларың да бер сүз дә әйтмәдемени?» – ди бу. «Чит кешедән ишетсәң, тагын да авыррак булыр. Син югында Гөләндәм белән яшәде бит абый, – ди. – Сине бит берсе дә исән кала димәде. Гөләндәм йомшак табигатьле, балаларны какмады, абыйны өзелеп яратты», – ди. «Ярар, сеңлем, түзәргә калган баш. Теге дөньядан урап кайткач, миңа хәзер ул гына чепуха», – дигән булам. Йөрәк яна инде, уты гына тыштан күренми. «Җиңги, Гөләндәм авырлы бит. «Балаларын үзләренә китереп ыргытам», – дип әйтә, – ди.– Аның бит торыр урыны да, ярдәм итәр кешесе дә юк».
Гөләндәм нарасыен бала табу йортында ташлап чыкты, үзебез барып юллап алдык. Чи тирегә ут кабынмый, диләр. Сугыш вакыты түгел, өскә бомбалар явып тормый. Ничек тә карап үстерербез. Рамил диеп исем куштырдык. Дүрт кило да алты йөз грамм булып туган баһадир. Миңа декрет отпускасы бирделәр, төгәл бер елга. Балаларны какмадык. Дүртесен дә тигез күреп, аермыйча карап үстердек. Тиргәгәндә дүртесен берьюлы тиргәдек, берьюлы мактадык. Кием-салым алганда да дүртесенә берьюлы ала идек. Тәүфыйклы булып үстеләр. Әтиләре дә балалар өчен дә, минем өчен дә җанын бирергә әзер иде. Хәзер гүр иясе инде. Киленнәрем дә үз кызларым кебек, биш оныгым бар, Ходайга шөкер. Каюмым гаиләсе белән Мәскәү каласында яши. Укыды, зур кеше булды. Үзенең эшен ачып җибәрде. Киленем аңа ярдәмче дә, киңәшче дә. Эше буенча чит илләргә йөри.
Мине дә Һиндстанга, Таиландка алып барып күрсәттеләр, рәхмәт яугырлары. Камилем Стрижевой каласында төпләнде. Гүзәлиябез – Уфада банк хезмәткәре. Кияүгә чыкмады әле. Әллә үзе бик сайлана, әллә ризык вакыты җитми. Үзем исән чакта башлы-күзле булуын телим инде.  Әле кулда көч барда оныкларымны үстерешәсем килә. Улларымныкын караштым, үстерештем Ходайның ярдәме белән, Аллага шөкер. Рамилем Себердә вахта белән эшләп йөри иде. Алар янымда булгач, бигрәк рәхәт шул. Миннән ерак тормыйлар. Иртәле-кичле кереп хәлемне белеп торалар. Биргән бүләкләре, күчтәнәчләре белән өй тулды, куяр урын юк. Нигә шулкадәр алалардыр. Кыз балалардай, бигрәк йомшак күңелле, йомшак куллы инде сабыем. Кайткан арада, аякларыма кадәр массаж ясап, мине дәвалый иде. Үзе шаян, төрле кызыклар сөйләп, көлдереп эчемне катыра. Үз машинасы белән йөрде Себергә. Хәзер бит күпләр шулай йөри. Вахтасын тутырып ялга кайтып килгәндә руль артында йоклап киткән... Арыган булгандыр инде, күгәрченем. Вакыт дигәнең бигрәк тиз үтә. Өч ел тулып узды шул, безне ташлап киткәненә. Киленемә: «Яшь вакытыңны заяга үткәрмә, инде өч ел булды, яңадан тормышка чыгарга уйласаң, Вадимны үзем карыйм», – дигән идем. Якын да килмәде, «Миңа бүтән кеше кирәкми», – дип рәнҗеп тә йөрде. Нигә уйламый шулай әйткәнмендер. Хәзер килештек инде, әни дип өзелеп тора. Пар күгәрченнәрдәй, гөрләшеп кенә яшиләр иде. Хәзер ялгыз аккош кебек пар канатсыз, алтыным. Аның өчен эчем поша».
Минем миемне бораулап, башымда бер генә сорау бөтерелә. Авыр булса да, Зифа ападан сорамый булдыра алмадым.
«Рамильне, Зифа апа, үз әнисе дип әйтергә кыен инде, теге, дөньяга китергән ханым бер дә баласын юллап килмәдемени?»
«Юк. Шулай да бер очрашу йөрәгемне кырып тора. Улым, Рамилем, бакыйлыкка киткәч, рәхмәт, бөтен дус-туганнар, күрше-күлән, таныш булмаган кешеләргә кадәр, кайгымны уртаклашып, ярдәм кулы сузды.
Шулай бер атна-ун көн вакыт үткәч, кыюсыз гына башын аска иеп, башына кара шәльяулык бөркәнгән таныш түгел ханым килеп керде. Нәрсәдән сүз башларга белми тора. Авыр тынлыктан соң, ипләп кенә сүз башлады. «Улыгызга рәхмәт әйтергә дип килгән идем», – диде дә сөйләп китте:
– Иптәшем авыру булса да, якын-тирәгә машина белән йөри. Кыш көне бертуган сеңлемнән кайтып киләбез, машинабыз кинәт кенә сүнде дә куйды, – дип сүзен дәвам итте. – Нәрсә эшләргә белми торабыз. Бу юлдан машиналар сирәк үтә. Үткәне дә туктамый. Нәрсә эшләргә? Болай да авыру кеше, шушы юлда ук ул-бу булуы бар. Көн дә салкынайтканнан салкынайта. Шулай хәтсез генә вакыт туңып торгач, бер машина килеп туктады. Җанга бераз җылы керде. Җиңел генә бер ир бала төште. Төз гәүдәле, шомырт кара күзле. Кыска гына итеп алдырган чем-кара чәчләре ак йөзенә шулкадәр килешле. Ясаган да куйган сәхнә әртисе инде үзе. Өстендәге кыска тунын салып, иремнең өстенә каплады. Бәләкәй генә термосыннан эссе чәй салып йоттырды. Үзе шаян, үзе җитез. Ә дигәнче, трос алып, машинабызны тагып, бер селкетми, яшь баланы тибрәткән кебек итеп кенә, кайтарып җиткерде. Акчадан катгый баш тартты. «Әйдә, өйгә кереп әзрәк «җылыныйк», – димен аптырагач. «Юк, апа, мин бөтенләй эчмим», – ди. Кеше микән, бу берәр фәрештә-мазар микән, дип уйланып калдым. Ул сезнең улыгыз булган икән.
Үзе сыгылып елый. Көчкә тынычландырдым. Әйтер сүзе моның белән генә бетмәгәне тел төбеннән сизелеп тора. «Әйдә, сөйлә, тартынма, күңелеңне бушат, җиңел булыр үзеңә», –  дигән идем, минем аягыма ук егылды бу. «Тор, нишлисең, кеше алдында алай баш иярәгә ярамый. Ходай Тәгаләгә генә баш ияргә тиешбез», – дип, күтәреп дигәндәй бастырдым. Көч-хәл белән генә: «Ул минем дә улым иде бит», – ди.
– Зифа апа, ничек түздең, нигә аны куып чыгармадың? – дип, мин ярсып  киттем.
– Юк, туганым, ул да ана, баласында аның да хакы бар. Нинди генә булса да, ул бит аны дөньяга китергән. Шуның өчен дә хөрмәткә лаек. Баласыннан аерылып та зар елап яшәгәндер, күпме йокысыз төннәр үткәргәндер, күпме үкенү-ачыну кичергәндер. Нишләтәсең, язмышлардан узмыш юк. Ходай Тәгалә аны да гафу иткәндер дип уйлыйм.
Ирексездән Зифа апаны кочаклап алдым. «Син үзең фәрештә, җиргә җылылык, сафлык, батырлык өстәргә килгәнсең», – дим.
Без сугыш кырларында ут ноктасын күкрәге белән каплаган батырларыбызга мәңгегә рәхмәтлебез. Аларга һәйкәлләр куелып, батырлыкларын үлемсез иткән. Ә тормышның, яшәешнең утлы ноктасын күкрәге белән көн дә капларга әзер торган әниләргә кайда икән соң ул һәйкәлләр?
 

Тәслия ӘХМӘТОВА

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/house'>House фото создан(а) master1305 - ru.freepik.com

 

 

 

Комментарийлар