Логотип «Мәйдан» журналы

Рахмай Хисмәтуллин

Биография.

Рахмай Хисмәтуллин (Рәхмәтулла Хисмәтулла улы Хисмәтуллин) 1934 елның 25 сентябрендә Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1952 елда – Пучы урта мәктәбен, 1958 елда Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң, Питрәч һәм Азнакай район газеталарында, аннары Казанда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә, телестудиядә әдәби хезмәткәр, редактор һәм бер җәй (1963) Казан «Оргсинтез» заводы төзелешендә бетончы булып эшли. 1963–1966 елларда Казан дәүләт университетының Хисаплау үзәгендә математик-программист хезмәтендә була. Кама буенча нефть-химия комплексы төзелә башлагач, 1966–1978 еллар арасында Түбән Кама шәһәрендә экономист, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының Түбән Кама төбәгендәге үзхәбәрчесе, эшче яшьләр кичке мәктәбендә математика укытучысы, төзелештә инженер, өлкән инженер һәм халык театрында режиссер вазифаларын башкара. 1978 елның апреленнән ул – Түбән Кама Үзәк культура сарае каршындагы халык театры режиссеры.

Р.Хисмәтуллин әдәбиятның заман темасын яктыртуда иң оператив төрләреннән булган очерк жанрында эшли.

Язучы очеркларының каһарманнары – төрле һөнәр кешеләре: эшче яшьләр, инженерлар, техниклар, галимнәр, врачлар, партия ветераннары, колхозчы-игенчеләр, сәнгать вәкилләре һ.б. Аларның һәркайсы турында ул документаль төгәллек һәм тормыш дөреслеген саклап, романтик пафос белән, әдәби яктан үтемле, тәэсирле итеп язарга омтыла. Егерме очеркын үз эченә алган «Үземне таптым» исемле күләмле җыентыгы (1980) язучы каләменең әсәрдән әсәргә чарлана, сурәтләү объектларының төрлеләнә баруын күрсәтә.

Язучы 1989–1997 елларда Чаллы Язучылар оешмасының җаваплы секретаре вазифаларын башкара. Р.Хисмәтуллинның көндәлек матбугатта әледән-әле хикәяләре, нәсерләре һәм шигырьләре дә күренә. Ул шулай ук драматургия жанрында да көчен сынап карый. Аның «Кайтаваз» исемле пьесасы буенча Түбән Кама халык театры коллективы куйган спектакль «Театр язы» исеме астында узган республика конкурсында Мактау грамотасына лаек була.

Язучы 2004 елның 30 гыйнварында вафат була.

Р.Хисмәтуллин – 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Иҗаты:

Рахмай Хисмәтуллин күбесенчә очерк жанрында иҗат итә. Әлеге жанрда аның «Салават күпере» (1964), «Күкрәү авазлары» (1967), «Үземне таптым» (1980), «Сусау» (1984) һәм «Кыйбла җиле» (1992) дигән китаплары чыга. «Кыйбла җиле» китабы өчен 1994 елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Шигърият өлкәсендә дә иҗат итә. Аның балалар өчен язылган «Дөньяга килеп чык!» (1987) китабыннан соң «Яшенле тау» (1988) һәм «Ак догалар» (1992) дигән шигырьләр җыентыклары нәшер ителә.

 

Комментарийлар