Логотип «Мәйдан» журналы

РУЗАЛИЯ БИЛАЛОВА

(Әтнә районы, Каенсар авылы)

Мин Әтнә районы Каенсар авылында 1965 елның 29нчы маенда туганмын.  Казан технология техникумының киноматериаллар бүлеген тәмамлап, Казан "Тасма" берләшмәсендә кино-фото материаллар хәзерли торган лабораториядә эшләдем. Шигырьләр иҗат итәргә яратам. Шушы еллар эчендә бик күп шигырьләр иҗат иттем. Беренче шигырем "Туган авылым"дип атала. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә торып иҗат итәм.

 

ТУГАН АВЫЛЫМ

Тау башына салынганга,

Тукай, шулай атадың.

Беренче адымнарымны

Шул авылда атладым.

Минем авылым урамнарын

Тукай үзе таптап үткән.

Мин дә аннан калышмыйча,

Шигырьләрен ятлап үстем.

Минем авылым Каенсар!

Әлегечә яратам,

Бераз гына кайтмый торсам,

Ашкынып очып кайтам.

Мин шагыйрь дә түгел, шагыйрә дә,

Матур итеп шигырь язарга.

Ә шигырьләрем җырлар булып

Чыгарлар бит дәфтәр битенә.

 

ТАТАР СҮЗЕ

Татар үзе

Татар сүзле,

Татар үзе үзсүзле.

Татар үзсүзле булса да,

Үтәдер аның сүзе.

 

Татар телем ‒ татлы тел,

Татарчаны яхшы бел.

Бу телләр шушы чорда

Иң кирәкле белеп тор!

 

МИН ГАДИ АВЫЛ БАЛАСЫ

Мин бит әллә кем түгел.

Бу дөнья әби-бабайлардан калган,

Гомерләрем үтеп, берәр кайчан

Миңа да бит бер китеп барасы.

Яшик әле дөньяларда

Исән-сау, матур итеп!

Үткән гомер үтә торсын,

Сагынып искә алырлык итеп.

Ашыкмыйк әле ул дөньяларга,

Яшәргә гомер бирсен.

Гомер көзенә җитсәм дә,

Күңелемдә шатлык булсын!

Гомерләр тиз үтә бит

Ул әле сизелми дә.

Үткән гомер үтә торсын,

Без аны сизмибез дә.

 

КАЙТЫР ИДЕМ БАЛАЧАККА

1. Кайтыр идем балачакка,

Төшәр идем болынга.

Болын чәчкәләрен дусларга биреп

Чабар идем болын буена.

        Кушымта

Сиңа да җиңел түгел ул,

Миңа да җиңел түгел.

Кайтыр идем балачакка,

Булуы мөмкин түгел.

 

2. Кайтыр идем балачакка,

Менәр идем тауларга.

Шул таулардан тагын кабат

Чаналардан очарга.

 

          Кушымта

Кайтыр идем балачакка,

Әти-әни, күршеләрнең

Исәнлеге бик кирәк!

Тормышлар җайлансың өчен,

Алар безгә бит терәк.

 

КӨЗНЕҢ ҖИРДӘН КИТӘСЕ КИЛМИ

Һаман үзлеген итә:

Кичә яуган карлардан

Тамчылап, җилләр исә.

Тышка чыккач, хис итәсең

Язларга чыккан кебек.

Әмма дуслар, онытмаек,

Көздән соң кыш килер дип.

Җиребезгә матур кышлар килсен,

Тынычлык алып килсен!    

Безгә бәхет теләп,

Саулыклар алып килсен!

 

Рузалия БИЛАЛОВА

Комментарийлар