Логотип «Мәйдан» журналы

РЕНАТ ШӘРӘФИЕВ

(Арча районы Югары Пошалым авылы).

ПОШАЛЫМ

Пошалым, Пошалым,

Бер түгел, өчәү.

Югары, Урта, Түбәне,

Бар берсе ‒ күңелемә кергәне,

Гомерем тик шунда үткәне!

Югары Пошалым,

Син җылы учагым!

Әтием-әнием кочагы.

Урманы, кырлары ‒ барысы да

Күңелгә бик якын, һәр ягы.

Кайларда булсам да,

Кайларга барсам да,

Мин синең балаң бит, авылым!

Эшләргә, яшәргә көч биргән

Дәвалар мин синнән аламын.

Кышларын, язларын,

Җәйләрен, көзләрен

Барсын да уздырам, җан атып.

Төрле чагында, барлык ягын да,

Яшим мин авылны яратып!

ЯЗАМ ӘЛЕ

Яратам мин ялгыз гына калып

Күзәтергә аккан инешне,

Илһам алам, аккан суга карап,

Язар өчен яңа шигырьне.

Йөрим басу-кырлар буйлап,

Туа анда яңа фикерләр.

Шунда йөреп, матурлыклар күреп,

Чыга минем яңа шигырьләр.

Язам әле, язам, илһам янда,

Туктап булмый ярты юлымда.

Язар өчен туган шигырь юлын

Һәрчак дәфтәр, каләм кулымда.

Язылсыннар шигырь булып минем

Күңел түрендәге йөргәннәр.

Укысыннар шигырь яратканнар,

Чын күңелдән аңлый белгәннәр.

МИН АВЫЛ МАЛАЕ

Мин авылның гади бер малае,

Горурланам шулай булганга.

Шунда туып, узды гомерләрем,

Җаным тыныч тугры калганга.

Рәхмәтлемен әти-әниемә,

Тәрбияләп кеше иткәнгә.

Ата-ана назын, киңәшләрен

Вакытында миңа биргәнгә.

Эшләдем мин, эштән курыкмадым,

Сөрдем җирен, кистем урманын.

Җайлап кына, ашыкмыйча гына,

Тарттым шулай тормыш арбасын.

Ходай сәламәтлек, гомер бирсен,

Көч барында язсын эшләргә.

Яшәү ямен, кадерләрен белеп,

Яшәргә дә әле яшәргә!

ӘТИ МИНЕМ АТ КАРАДЫ

Әти ат карады бик күп еллар,

Үз эшенең булды остасы.

Атлар өчен ничек җан атканын,

Шигырь итеп килде язасы.

Ат җене кагылган, диләр иде,

Әллә чынлап, әллә шаяртып.

Хезмәт куйды җаны-тәне белән,

Ат карады эшен яратып.

Мин дә бара идем булышырга,

Печән чабар идек сөйләшеп.

Шул чабылган печән өсләрендә,

Кайта идек икәү гәпләшеп.

Әти тырыш, уңган кеше иде,

Намус белән эшен эшләде.

Гомер буе, гаиләгә диеп,

Гел кайгыртып безне яшәде.

Матур ягын искә алыйм әле,

Догам булып барсын язылган.

Әти сүзе изге, мәңгелеккә,

Йөрәкләргә кереп уелган.

БӘХЕТ НӘРСӘ УЛ?

Бәхет, бәхет диләр. Нәрсә соң ул?

Аны ничек аңлый алырга,

Ул сорауга булган җавапларны

Кайдан гына әзләп табарга?

Бәхет төшенчәсе бик күп төрле,

Һәрбер кеше аңлый үзенчә.

Кем өчендер бәхет ‒ акча, тәхет,

Ә бәхет ул ‒ саулык, минемчә.

Һәркем өчен бәхет ‒ сәламәтлек,

Сәламәтлек ‒ бәхет нигезе.

Һәрнәрсәдән җан рәхәте алу

Ул бәхетнең була нәкъ үзе.

Бу дөньяда яшәү ‒ үзе бәхет,

Яшәү ямен аңлап яшәсәң.

Тыныч күнел, якты уйлар белән

Чын күңелдән теләп эшләсәң.

Бәхет шулдыр, яннарыңда әгәр,

Сөйгән ярың булса, терәгең.

Балаларың сине хөрмәт итеп,

Тоеп яшәсәләр кирәгең.

Бәхетеңне сакла югалтмыйча,

Ныклап тот син аны кулыңда .

Бер югалтсаң, аны табып булмас,

Гел очрап та тормас юлыңда.

    Мин 1962 елның 16нчы февралендә Арча районының Югары Пошалым авылында туганмын. Бөтен гомерем шушы авылда уза. Аның басу-кырларын, тургай җырларын тыңлап, тракторым белән сөрдем, чәчтем. Хәзер лаеклы ялда.

Тукай үз шигырьләрендә сурәтләгән Шүрәле урманнарында йөрергә яратам. Басу-кырларны әйләнеп кайтам. Алардан мин шигырь язарга илһам алам. Минем күп шигырьләрем туган җиргә, табигатькә, урман-суларга багышлап язылган Үземнең язган барлык шигырьләремне туплап, үз көчем белән "Илһам чишмәм" диеп исемләнгән китабымны чыгардым. Икенче җыентыгымны бастыру ниятем дә бар.

 

Ренат ШӘРӘФИЕВ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар