Логотип «Мәйдан» журналы

РАЗИЛӘ КАМАЛИЕВА

(Зәй районы Сармашбаш авылы).

                  ***

Һәйкәл куяр идем укытучыга

Көчемнән килсә әгәр.

Һәр мөгаллимнең хезмәте

Батырлыкка тиң гамәл.

Алны-ялны белми эшли,

Аямыйча үз көчен.

Эш сәгате чикләнмәгән,

Яна һәр бала өчен.

Бу дәресне ничек итсәм,

Кызыграк булыр икән?!

Белем орлыкларын күбрәк

Чәчә алырмын микән?!

Төннәрен дә хыяллана,

Тынгы белми уйлары

Хезмәтенең нәтиҗәсе ‒

Уңышлы укучылары.

                   КӨРӘШ

Һәр авылның була данлы кешеләре ‒

Язучысы, җырчы, шагыйрьләре,

Галим, табиб, депутаты,

Спорт белән дан казана кайберләре.

Көрәш белән танылды Сармашбашым:

Мәйданнарда бил алыша, җиңү яулый.

Азат абый башлаган бу шөгыль

Дәвам итә бүгенгәчә, гел туктамый.

Тренерлар тырышлыгы юкка түгел,

Аклый өметләрен, йөз кызартмый.

Дөнья чемпионы булып, пьедесталда

Үрләр яулап, һаман алга атлый.

Илсур, Мансур, Сабитовлар үрнәгендә

Кая барса, шунда җиңә Радигыбыз.

Дөнья гизә чемпион булып,

Машинасы чутына чыгалмыйбыз.

Сирень, Айзат, Азат, Айрат тормышлары

Бары көрәшкә багышланган.

Дәвамчылар булыр яшь буын,

Ярышларда һәрчак урын алган.

РАЗИМ АБЫЙГА

Укытучы, шагыйрь, композитор ‒

Бер кешегә күпме бөеклек!

Шушы данның барын бергә җыйган

Ил олпаты ‒ безнең егеттер!

"Ак толпарда" "Зирекләр"не тыңлап

Күпме җырлар туган күңелеңдә!

Бары "Изге хәбәр" генә кайтты

Үз ягыңа синең турыңда.

Очрашулар язды мәктәбемдә

Илдар, Миргазыяннар белән.

Скрипка кылы күңелләргә үтте,

Разим абый, синең игелегең белән.

Игелек эшлә дә суга сал,

Суга акмады синең хезмәтең.

Бүген дә син безнең йөрәкләрдә

Саклый халкың сиңа хөрмәтен.

Авылыбызның гимны белән яши

Син калдырган изге эшләрең.

Сагындырып, юксындырып тора

Авылыңдагы йөргән эзләрең.

               ***

Кыш үзенең сафлыгын

Каенга бүләк иткән.

Ак шәлен япкан каен

Нәрсәләр уйлый микән?

Уйлый микән ялгызлыгын,

Парын сагына микән?

Шушы каенның сагышы

Кемнәр күңелендә микән?

Ап-ак каен шундый гүзәл,

Сагыштан сызланса да,

Мамык каен шаһиттыр

Ялгызлар ярасына.

АВЫЛКАЕМ

Авылкаем, минем авылым,

Синдә үстем, синдә танылдым.

Сагынып кайтып, синең болыныңа

Чәчәк өсләренә кагылдым.

Сандугачлы бөдрә талларыңны,

Зифа каеннарны сагындым.

Ялгыз наратыңа сөялеп,

Сагыну яшен аңа тамыздым.

Имәнлектә йөрдем сагынганга,

Саф чишмәңнең суын татыдым.

Туган җирнең газиз икәнлеген,

Тагын бер кат бүген таныдым.

    Мин, Камалиева Разилә Җәмил кызы, ТР ның Зәй районы Югары Налим авылында гади колхозчы гаиләсендә туып үстем. 1983 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлагач, Зәй районы Сармашбаш урта мәктәбенә юллама белән килеп, физика укытучысы булып эшли башладым. Шушы мәктәптә 34 ел эшләп, лаеклы ялга чыктым. Эшләү дәверендә завуч, 11 ел мәктәп директоры булдым. Параллель рәвештә 2006 елда икенче югары белем, инглиз теле укытучысы дигән диплом алып, инглиз теле дә укыта башладым. Ялга чыгып, ике ел ял иткәннән соң, яңадан инглиз теле укытучысы буларак эшемне дәвам итәм. Өч бала әнисе, биш оныгымның яраткан әбисе мин. Шигырьләр язам, 2022 елны беренче шигырьләр җыентыгымны чыгардым. Шигырьләрем район газетасында басылып тора, мәдәни очрашуларда, бәйгеләрдә катнашам.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар