Логотип «Мәйдан» журналы

КАДРИЯ ФАТЫХОВА

(БР, Балтач районы, Иштирәк авылы)

Үземне шагыйрь дип санамасам да, «Авыл шагыйре» проектында катнашырга теләгем бар.

Мин, Кадрия Камил кызы Фатыхова, Башкортстанның Балтач районы Иштирәк авылында яшим.

 

ӘНИЛЕ ЧАК

Әниле чак искә төшә һәрчак,

Озын чәчләремне үргәне.

Йомшак кулы белән баштан сыйпап,

Үгет-нәсыйхәтлар биргәне.

Әниле чак бәхет белән тулган,

Иң тыныч җир ‒ әни куены,

Әни барда бөтен дөнья нурлы,

Яшәүнең юк һичбер кыены.

Иң тәмле аш ‒ әни пешергәне,

Җылы икмәк ашап туйгысыз,

Түр башында, әни мендәрендә

Бер йокларга иде кайгысыз.

Әни назы иң назлысы булган,

Төннәр якты әни янында,

Мәхәббәткә төреп, без туганны көтеп

Йөреткән ул безне карынында.

Йокламыйча баккан төннәр буе,

Бишек тибрәткән ул җыр җырлап,

Бәйләгән ул җылы оекбашлар

Төрле җепләр белән, сыр сырлап.

Әниле чак калды үткәннәрдә,

Тик әнием мәңге йөрәктә.

Бергә булган ул бәхетле чакны

Кайтарырга булмый, теләп тә.

 

МӘХӘББӘТ

Җирдә яшәү мөмкин түгел

Мәхәббәтсез!

Көннәр төннән караңгырак

Мәхәббәтсез!

Мәхәббәтнең каннар аша

Юлы үтә.

Йөрәкләрне мәңге янар

Ялкын итә.

Мәхәббәтсез күреп булмый

Тормыш ямен.

Татып булмый Мәхәббәтсез

Бәхет тәмен.

Мәхәббәтле кешеләрнең

Йөзе нурлы.

Мәхәббәттән мәхрүм тормыш

Моңлы-зарлы.

Мәхәббәтле йөрәкләрдә

Көндә кояш.

Мәхәббәтле ачу белми,

Һәрчак юаш.

Мәхәббәттән туган сабый

Балдан татлы.

Мәхәббәткә тулы йөрәк

Иң-иң затлы.

Мәхәббәттән балкып торсын

Гел өегез.

Мәхәббәткә тулып тусын

Һәр көнегез!

Дускайларым сөелегез,

Яратыгыз!

Җир йөзенә бәхет-шатлык

Таратыгыз!

 

ШӨКЕР, АЛЛАМ

Җитә миңа Ходай биргән дөнья:

Сынаулары, булган шатлыгы.

Тазалыктан гына аермасын,

Кирәк түгел ялтыр байлыгы.

Катлы йортлар, затлы машиналар

Һич күренми таза булмасаң.

Сыйлар тулып өстәл бөгелүе

Кирәкме соң, ашый алмасаң?

Бирче миңа, Ходай, барсын ваклап,

Бар нәрсәдән әз-әз чамалап.

Ярдәм биреп торчы миңа һәрчак,

Бәла-казалардан аралап.

Байлык биреп сыный күрмә, Аллам,

Бары җиткән, шөкер, кирәкми.

Башкаемнан акылымны алма,

Кайгы салып телмә йөрәкне.

 

АХИРӘТ

"Ахирәтем!" диде, ахирәте булдым,

Серләремне чиштем, ышанып.

Танышларын, туганнарын сөйләп

Кайтып китә иде, бушанып.

Теләгәндә килде, кунак булды,

Өстәлемә куйдым булганын.

Ничек күрмәгәнмен, "ахирәт"нең

Кара көнләшүдән янганын.

Әле уйлыйм: нәрсә сөйләсә дә,

Бүлдермичә гел дә тыңладым.

Һәрбер сүзен йөрәгемә алып,

Җанны өзеп аны кызгандым.

Килгән саен кабат-кабат сөйләп

Тиргәде ул тапкан әнисен.

Туганнарын, киленнәрен сүкте,

Искә алды үлгән әбисен.

Барысы да аны кыерсытты,

Туганнары аны кактылар,

Шундый "изге' җанлы сердәшемә

Барысы да ташлар аттылар.

Кирәк булса, үземнекен ташлап

Ярдәм иттем кулдан килгәнчә.

Ышандым мин аның һәр сүзенә,

Киңәшемне бирдем белгәнчә.

Күңелеңдә булмаганны күреп

Булмый икән башка кешедә.

Ә сердәшем гайбәтемне сөйләп

Йөри икән кергән һәр өйдә.

"Ит яхшылык ‒ көт явызлык!" ‒ диләр,

Минем хәлләр шундый бу чакта.

Аңлый алмыйм алда әйбәт булып,

Гайбәт чәчкән кешене арттан.

 

КҮҢЕЛЕБЕЗ КАРДАЙ АК БУЛСЫН

Әнә бит төшәләр тибрәлеп

Энҗеләр, әйтерсең күбәләк.

Йөрәгем тулы наз, җанымда

Куйгандай бәхетне күбәләп.

Әй рәхәт, бу дөнья могҗиза,

Сихри көч күңелне кузгата.

Кышның бу тылсымлы мизгеле

Хисләрнең өемен тузгыта.

Һаваның сафлыгы исерткеч,

Йөрәгем тибрәлә ләззәттән.

Күңелем тулышып талпына

Җаныма сарылган бәхеттән.

Яшьлегем, мәхәббәт иленә

Юл ала хыялый уйларым.

Кочарга үреләм җиһанны,

Булмый шул, җитәлми буйларым.

Дусларым, рәхәт бит яшәүләр,

Табигать яшәргә көч бирә.

Тормышның кадерен белгәннәр

Дөньяны ярата, ямь күрә.

Җемелдәп сибелгән кар кебек

Күңелләр һәрвакыт пакь булсын,

Яшәгез гөрләтеп, җаннарга,

Йөрәккә күпереп дәрт тулсын!

 

Кадрия ФАТЫХОВА

 

 

Комментарийлар