Логотип «Мәйдан» журналы

ГӨЛАРА ШӘРИПОВА

(Арча районы, Иске Төрнәле авылы)

Мин, Шәрипова Гөлара Вәкил кызы, Арча районының Иске Төрнәле авылында туып үстем.
Гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгәнмен. Әти-әниебез безне, алты баланы, бер-беренә керсез мәхәббәт һәм хөрмәт үрнәгендә тәрбияләп үстерделәр. Аларның олы йөрәкле, зирәк, һәрчак гадел, ихлас, мәрхәмәтле булулары минем күңелдә шигырь бөреләнүнең беренчел сәбәбедер дә.
Һөнәрем буенча мин ‒ укытучы. 1994 елда Арча педагогия училищесын тәмамладым, югары белем алдым. 1995 елда тормыш иптәшем Ингел белән гаилә кордык. 4 ул тәрбияләп үстердек. Бүгенге көндә 2 улыбыз гаилә корды. Үз кызларыбыз кебек бик акыллы киленнәребез, ике оныгыбыз бар.
2017 елның көзендә «Ак бүре» нәшриятында «Баллы көзләрем» исемле шигырь китабым басылып чыкты. Бүгенге көндә минем сүзләргә иҗат ителгән 15ләп җыр бар. 2021 елда Лилия Муллагалиева башкаруында «Гөрләвекле балачак» җыры өчен Болгар премиясе алдым. Шигырьләремне Раил Садриев, Рифат Зарипов, Алмаз Мирзаянов, Рафил Җәләлиев, зур сәхнәгә алып чыгып, халык күңеленә җиткерделәр.
Бүген мин гаиләм, яраткан шөгыльләрем, иҗат белән янып яшим. Тормышны яратам! Һәр көннең, һәр мизгелнең кадерен белеп калырга тырышам.

КОЯШЛЫ БУРАН
Үзем дә сизмәстән кинәттән
Юлыктым кояшлы буранга.
Җилбәзәк бер шаян болыттан
Уйнаклап кар ява урамда.

Кояшның нурлары, үчекләп,
Җил кызның шәл чугын аралый.
Шаярып йөгерә ак буран,
Беркемгә, бернигә карамый.

Кояшлы буранның тәэсире
Күңелгә моң булып уралды.
Хисләргә бирелеп ун үттем
Мамыктай кар яткан урамны.

Битләрем алмадай кызарды,
Кочканда шук буран билемнән.
Гаҗәеп гүзәллек, әйтерсең
Табигать ак нурдан чигелгән!

КАР ҖЫЛЫСЫ
Чыршыларга яткан мамык карлар
Әнкәй шәле сыман тоелды.
Назланыйм дип сыенуым булды,
Ак энҗеләр өскә коелды.

Чәчләремә кунды, керфегемә,
Күз сирпергә тордым кыймыйча.
Хис ташкыны ургып тышка чыкты,
Күңел киңлегемә сыймыйча.

Ылыслардан килгән татлы искә
Кар җылысы килеп кушылды.
Энҗе ява, ә мин ләззәтләнеп,
Җыя алмый торам һушымны!

"Әнкәй шәле!" диеп сарылдым да
Бер илаһи назга тарыдым.
Моңа кадәр ничек белмәгәнмен
Кайнарлыгын җиһан карының.

СОКЛАНУ
Карадым да сүзсез калдым,
Жиңде соклану хисе!
Күзләремне иркәләде
Артышларыңның төсе!

Йолдыз кунган куакларның
Тойгандай булдым исен.
Ай нурында коенамы
Артышлар шулай кичен?

Тылсым көче бар, диясең,
Мәңге яшел куакта.
Тулган ай да төшкән, күрче,
Артышлыкка кунакка.

Җем-җем килгән серле дөнья,
Синең күңелгә тиңдәш.
Мәңге шулай тирә-юньгә
Җылылык кына өләш!

КИЕЗ ИТЕК
Ап-ак карга басып атлап киләм,
Аягымда кара киез итек.
Балачакта балтырының читен
Әни җаным куя иде китеп.

Тамга сала, буталмасын диеп,
Бер калыптан чөнки барысы.
Каралары затлы, йомшак та бит,
Каты була иде сарысы.

Көне буе чана-чаңгы шуып
Юкарадыр иде асты да.
Сумалалы җептән энә саплап
Әткәй салыр иде астына.

Киез итек киеп үстек лә без,
Иң мөһиме аяк туңмады.
Кич җиттеме итек, бияләйләр
Сырып ала иде торбаны.

Итек балтырымның читләренә
Салынмаган бүген бер тамга.
Балачагым хатирәсе булып,
Эзем кала бары ак карда...

***
Ничекме?
Бәхетле! Канәгать!
Уяндым! Куандым! Мең рәхмәт!
Күздә нур, җанымда өмет бар!
Сөенеп туялмыйм: ява кар.
Агара бар җиһан, сафлана,
Карыйм да, күңелем шатлана.
Ничекме?
Бәхетле! Канәгать!
Уяндым! Елмайдым! Мең рәхмәт!

 

Гөлара ШӘРИПОВА
 

Комментарийлар