Логотип «Мәйдан» журналы

ФЛҮРӘ ГАЗИЗОВА

(БР, Дүртөйле районы, Яңа Биектау авылы)

Мин, Газизова Флүрә, Башкортстанның Дүртөйле районы Яңа Биектау авылында 1946 елда туганмын. Мәктәптә 36 ел физика-математика фәннәрен укыттым. Хезмәт ветеранымын, Башкортстанның мәгариф алдынгысы дигән почетлы исемгә лаек булдым. Шигырьләр, хикәяләр язам. Балалар өчен язылган китабым “Мәйдан” кушымтасы “Мәйданчык”та тулысынча басылып чыкты һәм хикәяләрем дә басыла.

БЕЗ – ТАТАРЛАР
Татар әдипләре киңәш кора,
Хәстәрләре телем хакында:
Милләтебез эзсез югалмаска
Эшлибезме бүген барын да.

Күпме асыл китап киштәләрдә
Көтә укучысын тын гына.
Йөрәк кылларына Тукай чиртә:
Сатма телең, татар, хур булма.

Бөек шагыйрьләрнең оныклары
Укый алмый аның мирасын.
Чөнки телен белми, ни кызганыч!
Уйлан, татар, тик соң булмасын.

Без типтәр дә, мишәр, керәшен дә,
Түбәтәйле телсез татарлар.
Җыр-моңыбыз, телебез дә бетсә,
Безне кемнәр диеп атарлар?

Сөенәмен шуңа: бар әле, бар,
Телем диеп җанын атканнар.
Милләтче дип исем таксалар да,
Сүзен бирмәс, сынмас татарлар.

БЕЛИК ХАКЫН
( Г. Тукайга ияреп)

Кушыйм дисәм Тукай моңын җырларыма,
Кәләпүшен кысып тотып кулларына,
Күз алдыма килеп баса үксез, ятим,
Атылып чыга күзләремнән әче яшем.

Нигә һаман бу дөньяның бер рәте юк,
Ятимнәргә нигә аның рәхәте юк, –
Дигән кебек бага миңа нәни Апуш.
Әй, укучым, бу сорауга җавап тотыш.

Вакыт үзгә, ләкин дөнья үзгәрмәгән,
Җиребез дә һич оҗмахка әйләнмәгән.
Кара йөзләр кешелеккә ясый золым,
Явызлыкның кул-аягы бәйләнмәгән.

Тукай моңы үзәкләрне өзә, тетә,
Күңелемнең иң-иң нечкә кылын чиртә.
Шагыйрь рухы тере бит ул, милләтеннән
Игелекле эшләр көтә, өмет итә.

Әй, кардәшләр, киләчәкне без онытмыйк,
Телебезнең саф чишмәсен һич корытмыйк.
Юкка чыкмас беркайчан да газиз халкым,
Аңлый белсә тел кыйммәтен, милләт хакын.


БЕРДӘМЛЕКТӘ КӨЧ
Телем диеп, җирем диеп,
Милләтара тартыш бара.
Көч-гайрәтең газиз халкым
Шул ызгышта бетеп бара.

Кайберәүләр бу гауганы
Файдаланып коткы сала:
Милләтче ул, җәнҗалчы дип,
Чын дуслыкка кара яга.

“Аерылганны аю ашар,
Бүленгәнне бүре ашар”,
Дус һәм тату булсак кына
Иминлектә халык яшәр.

Телебез дә, илебез дә
Югалмасын дисәк әгәр:
Бергә булыйк, бердәм булыйк,
Бердәмлектә көч һәм егәр.

ӘЙ СИН, ДӨНЬЯ
Серле дөнья, сине сөю хисен,
Кайсы шагыйрь җырга салмаган,
Муса Җәлил хәтта зинданда да,
Шигырь язып, сине данлаган.

Синнән алган шагыйрь яшәү көчен,
Саклап калган яшәү очкынын.
Сүрелтмәгән салкын ташкапчыкта
Йөрәгендә яшәү утын ул.

Иркен чикләсә дә, таш диварлар,
Күңел ишекләре шар ачык.
Шигырьләре кайтты туган илгә,
Моңы кайтты йөрәк сызлатып.

Әй син, дөнья! Бигрәк аяусызсың,
Сындырып та сынап карыйсың.
Тик шулай да сине яратмаган,
Яшәп туйган кеше бармы соң?..

ӘНИЕМӘ
Кире борып язмыш сәгатьләрен,
Үзгәртәсем килә вакыт агышын.
Газиз әниемне илтеп яшьлегенә,
Киметәсем килә йөрәк сагышын.

Әнә килә үзе вак-вак атлап,
Егылмаска җәйгән колачын.
Еллар бөккән билен турайтырга
Кайдан гына табыйм чарасын?

Ни әмәлләр кылыйм, әнием-бәгърем,
Үткәннәргә барыр юллар юк.
Киләчәккә юллар ярылып ята,
Яшьлек елларына юл ябык.

Сөенечтән балкый ап-ак йөзе,
Күзләрендә очкын кабына.
Сабый бала кебек шатлана ул,
Туганнары килсә янына.

Вакыт агышына һич чикләр юк,
Маңгайларга сырлап эз сала.
Һәрбер туган таңга сөенеп яшик,
Җырлап яшик, әни, күңел тулса да.

ЗАТЛЫ ТЕЛЕМ-НАЗЛЫ ГӨЛЕМ
Гасырлардан гасырларга чәчәк атып,
Яшәп килгән газиз телем – татар теле.
Теле юкның иле дә юк икәнлеген,
Һәрвакытта истә тоткан татар иле.

Бетерергә, юк итәргә татар телен,
Явыз патша басып алган татар илен.
Батыр халкым бирешмәгән, юл куймаган,
Хур итәргә бөек телем – татар телен.

Кырылса да татар иле олы яуда,
Татар рухы сүрелмәгән, дөрләп янган.
Буыннардан буыннарга күчкән моңны,
Яңа буын отып, алып җырга салган.

Сакланган ул бишек җыры моңнарында,
Халык авыз иҗатында, җырларында,
Батырларның ярсып типкән йөрәгендә,
Тук башаклар тибрәлгән кырларымда.

Оныттырмас шагыйрь халкы газиз телен,
Җырларында яңгыратыр ана телен.
Киләчәге якты, матур һәм өметле,
Мәңге яшәр затлы телем – назлы гөлем.

Флүрә ГАЗИЗОВА

Комментарийлар