Логотип «Мәйдан» журналы

ФИРДӘҮС РӘХМӘТУЛЛИНА

(Менделеев районы, Песәй авылы)

Балык Бистәсе татар дөньясына бик күп күренекле шәхесләр биргән гүзәл төбәкләрнең берсе булып тора. Мин нәкъ менә шул якта тууым белән горурланам. Бүгенге көндә Менделеев районының Песәй авылында гомер кичерәм. Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин укыган мәктәптә белем алуым күңелемә уелып калып, шигъри җанлы булырга этәргеч биргәндер кебек тоела миңа.
Мин үзем язган шигырьләрне тамашачыга сәхнәдән ирештерүче дә әле. Казан шәһәрендә уздырылган “Сүз һәм музыка” бәйгесендә жюриның махсус бүләген алу, Менделеев шәһәрендә уздырылган “Халык иҗаты фестивале”ндә “Гран-при”га ия булу, 2023 елда халыкара “Пастернак укулары”нда 2нче урынны алуым белән дә чиксез горурланам.

ТАТАРСТАН ‒ ТУГАН ЙОРТЫБЫЗ
Татарстан туган йортыбыз дип
Горурланып әйтә алабыз.
Еракларда аннан яшәсәк тә,
Кошлар булып очып кайтабыз.

Күпме шагыйрь инде дан җырлаган,
Күпме җырлар иҗат ителгән.
Казан белән горурлану тоеп,
Күпме халык гомер кичергән?!

Тынып кына калып буламы соң?
Тарихларны кирәк барларга.
Кирәк чакта Җәлил рухы белән
Җил-давылга каршы барырга.

Гыйлем серләренә төшенү өчен
Насыйрилар кирәк яшьләргә.
Тукай иҗатына йөзне тотып
Яшәргә дә әле, яшәргә.

Юлдаш итте халкым Сәйдәш моңын,
Кайгы килсә ялгыз башына.
“Туган ягым ‒ яшел бишек”, ‒ диеп,
Бәширов та әйткән халкына.

Минем бишек ‒ Менделеев бит ул,
Шәһәребез якын күңелгә.
55 ел чал тарихы булган
Калам чәчәк ата бүген дә.

Батырларның аллеясе буйлап,
Зур горурлык белән үтәмен.
Көч һәм рух тамырлары булган
Геройларга рәхмәт әйтәмен.

Бассейны, боз сарае безне
Колач җәеп каршы алалар.
Рәсем, бию, җыр сәнгате аша
Күпме бала белем алалар.

Туган йортым имин генә булсын,
Яшәү матур булсын биредә.
Яңа заводлары данга күмәр,
Кояш чыгар аның күгендә.

Бүтән җирдә мин яши дә алмам,
Шәһәребез якын күңелгә.
Юкка гына әйтми борынгылар:
Туган яктан бәхет түгелә.

ТУГАН ЯККА КАЙТЫП БАРЫШЫМ
Ара якыная барган саен
Туган як дип тибә йөрәгем.
Бигрәк якын була икән авыл,
Чыгып китми аны белмәдем.

Бар да таныш миңа монда, якын,
Балачагым үткән авылым.
Кайтып киләм инде менә сиңа,
Туган ягым, сине сагындым.

Тау-таш арасыннан челтерәп аккан
Чишмә җырын ишетәм юлымда.
Кайтасыңмы туган якка диеп,
Колынкайлар чаба болында.

Борма-борма таныш су буйлары,
Каз бәбкәсе көткән үзәннәр...
Туган якның бөтен матурлыгын,
Юлларыма кемнәр тезгәннәр?!

И ГҮЗӘЛ ЗАТ
И гүзәл зат,
Яшәү өчен көчләр каян аласың син?
Тормыш дигән зур дәрьядан
Чыгу юлын табасың син.
И гүзәл зат,
Синең күңлең тулы гел изгелек,
Гөлләр үссен
Барыр юлларыңда элек.
И гүзәл зат,
Сиңа карап, мин тормышны яратамын.
Сулмый яшә, бул бәхетле
Бик күп еллар әле тагын.

МИН КӨТӘМ
Мин көтәмен, моңлы бер җыр булып
Кошлар белән бергә кайтуыңны,
Яшен булып яшьнәп аяз күктә
Якты бер эз калдыруыңны.

Мин көтәмен күктән йолдыз булып
Атылырсың җиргә берәр төнне.
Сулган гөлләремә сулыш өреп,
Кояш нуры булып керүеңне.

Мин көтәмен уйламаган җирдән,
Ишегемне килеп кагарсың дип.
Пыскып янган учагыма минем
Берәр кочак утын салырсың дип.
Мин көтәмен...

***
Әни юклыгын аңлагач,
Актарылып чыга җан.
Чыгып булмый бу халәттән,
Каксаң да бик озак чаң.

Хәлемне аңлаган кебек
Башын иде алмагач.
Үксеп-үксеп күк елады,
Бер чара да калмагач.

Дәрьяларны бер актарып,
Кычкырып аваз салам:
«Ана бөеклеген белеп
Яшә җирдә син, балам!»

Фирдәүс РӘХМӘТУЛЛИНА

Комментарийлар