Логотип «Мәйдан» журналы

ФӘЙРҮЗӘ САЯПОВА

(БР, Чакмагыш районы, Яңа Почкак авылы)

Мин Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Почкак авылында дөньяга килгәнмен. Урта мәктәпне тәмамлагач, тегүче һәм сатучы һөнәрләрен үзләштердем.

Бик күп еллар сатучы булып, аннан авыл хуҗалыгында склад мөдире булып эшләдем.

Соңгы елларны әдәби иҗатка тартыла башладым.

 

ИСӘН ЙӨР, БАЛАМ!

"Исән йөр, балам!" Коя яңгыр,

Йә җил-давыл куба урамда.

Сезгә дигән изге догаларны

Ташламамын, үзем булганда.

 

Йөз кат үлеп, йөз кат терелермен,

Хәвеф-хәтәр торса сагалап.

Кулдан килсә, бөтен авырлыктан

Торыр идем һәрчак аралап.

 

"Исән йөр син, балам!" Юлыгызда

Очрасыннар яхшы кешеләр.

Нахак сүзләр, хыянәтче дуслар –

Ерак торсын шундый ишеләр!

 

"Исән йөрче, балам! Исән йөрче!"

Кабул булсын әйткән теләгем!

Фәрештәм син, канатыңны җәеп

Саклап йөртче берүк үзләрен!

 

МИН БИТ АВЫЛ БАЛАСЫ

"Син кайдан?" – дип сорасагыз миннән,

Җавап бирәм: "Мин бит авылдан!"

Җир сулышын тойдым яланаяк,

Чана шудым Балан тавыннан.

 

Горурланып җавап бирәм сезгә:

"Авыл кызы – Җир-Су баласы!"

Авылыма күптән береккәнмен,

Ерак торсын шәһәр-каласы.

 

Зур байлыклар туплап көн итмәдем,

Гади генә, бар да авылча.

Ипикәем булса, шөкер иттем,

Көтү көттем чират буенча.

 

Урманнарга керсәм, серне чиштем,

Яфракларга терәп битемне.

Бар да якын, бар да газиз миңа,

Шуларны мин ташлап китимме?

 

"Син кем?" – диеп сорасагыз миннән,

Мин әйтермен: "Авыл баласы!"

Соңгы сулыш, соңгы тынымны да

Туган якта булсын аласы!

 

ИСӘН ЧАКТА КАЙТУ КИРӘК

Туган яктан киткәннәр бар,

Кайтыр көнен көткәннәр бар...

Туган якны сагынамын,

Чөнки анда үткәннәр бар.

 

Суын эчкән саф чишмәм бар,

Елгаларым, күлләрем бар.

Уйнап үскән мәгърур тавым,

Хыялланган үрләрем бар...

 

Тәпи баскан эзләрем бар,

Әйтми калган сүзләрем бар.

Капка төбе... Сөйгән ярлар,

Яшьлектәге күзләрем бар.

 

Урманнарың, урамнарың

Кулын изәп чакыра һаман.

Сагыш баскан юллар буйлап

Атлыйм, авыл, сиңа табан.

 

Зыярәт кылып килү кирәк

Якыннарым каберенә.

Гомер көзем якынайгач,

Арта, авыл, кадерең дә.

 

Исән чакта кайтыр өчен

Мең сәбәпләр булмас киртә.

Кендек каным тамып калган

Сукмакларым сиңа илтә.

 

...Тыпырчынган йөрәк белән

Бер кайтуны көткәннәр бар.

Шул көннәрне җиткерәлми

Арабыздан киткәннәр бар...

 

БАШКОРТСТАН ТАТАРЫМЫН

Милләтемнән һич оялмыйм:

Мин – татармын!

Башкортстан-илем өчен

Җанатармын.

Илем дә – бер, телем дә – бер,

Юк хилафлык!

Җанда яши намуслылык

Һәм тыйнаклык.

Башкортча да укый беләм,

Телен аңлыйм.

Башкорт белән татарны мин

Аералмыйм.

Динебез бер, җиребез бер,

Без – туганнар.

Электән үк ике милләт

Дус булганнар.

Татар булу – горурлык ул

Минем өчен.

Тукай яши йөрәгемдә,

Биреп көчен.

Башкортның да Зәйнәб*ләрен

Күңел сөя.

Дуслыгыбыз һәрчак барсын

Шушы көйгә.

Теләгем шул: телен белсен

Һәрбер милләт,

Бишек җырын сабыена

Торсын көйләп.

Башкортстанда туып-үскән

Мин татармын.

Илем өчен, телем өчен

Җан атармын.

 

Зәйнәб* – Зәйнәб Биишева, Башкорстанның халык язучысы.

 

 

МИЗГЕЛ ГЕНӘ

Мизгел генә...

Бары мизгел генә

Кояш чыгып, ал таң атуы.

Мизгел генә язгы ташкын кебек,

Хис-тойгылар ярсып ташуы.

 

Мизгел генә...

Бары мизгел генә

Ямьле язлар, җәйге җиләкләр.

Мизгел генә карның ап-ак чагы,

Көзге яңгыр, үскән тирәкләр.

 

Мизгел генә...

Бары мизгел генә

Яшьлек вакыт, гашыйк булулар.

Мизгел генә вәгъдәләшкән вакыт,

Парлы булып оя корулар.

 

Мизгел генә...

Бары мизгел генә

Үтмәс кебек безнең гомерләр.

Мизгел генә учак дөрләве дә,

Ул да сүнә... кала күмерләр...

 

Фәйрүзә САЯПОВА

Комментарийлар