Логотип «Мәйдан» журналы

ЭНҖЕ СӘФӘРОВА

(Әтнә районы, Бахтаче авылы)

Мин, Энҗе Ирек кызы Сәфәрова (Хөсәенова), 1996 елның 9нчы маенда Әтнә районының Бахтаче авылында туганмын. Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбендә 11нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казан федераль университетында башта – татар теле, әдәбияты һәм чит тел белгечлеге буенча, аннан соң филология юнәлешендә белем алдым. Бүгенге көндә “Безнең мирас” журналында эшлим.

***

Ни сүзләр әйтим соң юатып,

Ерактан газизең көткәндә?

Күзеңә моң тула, зар тула,

башкалар ярларын үпкәндә...

 

Ни сүзләр әйтим соң юатып,

Төннәрең йокысыз үткәндә?

Ялгызак мендәрең кочаклап,

сагнулы яшьләрең түккәндә...

 

Ни сүзләр әйтим соң юатып,

Өметең өзелгән мәлеңдә?

Син инде ничә көн, ничә ай

тетрәнү кичергән хәлеңдә...

 

Ни сүзләр әйтим соң юатып,

Һәр көнең куркудан торганда?

Синең бит һәр минут, һәр сәгать

күк тоташ, җир тоташ томанда...

 

Ни сүзләр әйтим соң юатып?..

 

***

Йөрәгемнең һәрбер сызлануы –

сезнең өчен бары, якыннарым.

Дөнья көткән, дөнья куган чакта

онытмадың микән туган барын?

 

Бер мизгелгә генә туктап калып,

бармы икән белешкәнең хәлен?

Әллә аның тормышыннан күңле кайтып,

мең сызланып, мең тилергән мәле?..

 

Исеңдәме икән балачагың,

уйнап-көлеп үскән туган йортың?

Әнкәеңнең тәмле чәйләрен дә

эчәр идем дисең, хет бер йотым.

 

Үткәннәрдән ерагайта бара,

еллар үткән саен, һәрбер адым.

Онытмасак иде дөньялыкта

тәгәрәшеп үскән туган барын.

 

***

Җитәр бер көн: мин янармын

күңелемне битәрләгән тирәлектән.

Күз йомармын җанны әрнеткәнгә,

үзем теләп түгел, кирәклектән.

 

Җитәр бер көн: мин янармын

берәүләрнең нахак сүзләреннән.

Һәм качармын гомерлеккә,

битәрләмә, диеп, үзләреннән.

 

Җитәр бер көн: мин янармын

кемнәрнеңдер ялганыннан.

Тик шулай да тынычлыгым җуймам

йөрәгемә кереп калганыннан.

 

Җитәр бер көн: нокта куярмын мин

авырлыктан дөрләп януыма.

Сөенермен күз яшьләрем аша

бүгенгәчә исән калуыма.

 

***

Елмаеп яшим дә, кайчакта абынам,

күзләрдән яну да кисәктән югала.

Үләрлек халәттә сызланган чагыңда

күңелне эретер сүзләр дә юк алар.

 

Суларлык һавасын табалмыйм, тын кыса!..

Яшим дип, бер сулыш алырга тилмерәм!

Шулчакта үземне битәрлим: "Син юләр!

Барсына ярыйм дип тилергән! Ти-лер-гән!"

 

Бу бәгырь ката да, бик озак җәфалый,

дәвасын табам дип, мең "дару" эчерәм.

Нахакка рәнҗеткән, кимсеткән дөньясын

соң чиктә барыбер кичерәм! Кичерәм!

 

***

Әнкәй хәлләрен дә белешкән юк...

Дөнья мәшәкате – җилкәмдә.

Өлгерүләр, ай-һай, авыр икән,

тормыш уртасына җиткәндә.

 

Әнкәй хәлләрен дә белешкән юк,

Сөйләшкәнем юк шул күптәннән...

Бәбкә саклаганнар искә төшә,

шәһәр күлләреннән үткәндә.

 

Әнкәй хәлләрен дә белешкән юк,

Бәлеш салып көткән мәледер...

Шау чәчкәдә микән әнкәемнең

тәрәз төбендәге һәрбер гөл?..

 

Әнкәй хәлләрен дә белешкән юк,

Үкенечләр калды үткәндә.

Кайтмый йөргән чаклар искә төшә,

шәһәр зиратыннан үткәндә.

 

Энҗе СӘФӘРОВА

Комментарийлар