Логотип «Мәйдан» журналы

ЭЛЬЗА ХИСАМИЕВА

(Мөслим районы)

Балачактан иҗади җанлы, сәнгатькә гашыйк бала булып үстем, бүгенге көнгәчә иҗатта кайныйм, шигырьләр язам, җырлыйм. Төрле бәйге, фестивальләрдә катнашып, үземне сыныйм, уңышлы нәтиҗәләрем дә күп. 2017 ‒ 2023 елларда әдәби марафоннар финалисты, 2021 елда ‒ «Чулман дулкыннары» фестиваленең 2нче дәрәҗә лауреаты, 2022 елда ‒ «Безнең җырчы, яңа буын» проекты финалисты. Автор-башкаручы буларак, үзем һәм Рима Шакирова белән берлектә иҗат ителгән җырларыбызны башкарам.

 

ТУГАН ЯГЫМ

Назлап искән таң җилләре аша

Сәлам юллыйм туган ягыма.

Изге җиргә булган мәхәббәтем

Минем җырларымда чагыла.

           

Кайткан чакта туган якларыма

Каршы ала яшел тугайлар.

Зәңгәр күктә канатларын кагып,

Куанышып оча тургайлар

 

Су буенда үскән талларыма

Пар былбыллар кунып сайрыйлар.

Челтерәп аккан чишмә тавышына

Гүя алар кушылып җырлыйлар.

 

Туган якта мине каршы ала

Тал бишекле туган нигезем.

Шул нигездә тәпи басып киткән

Балачакның гүзәл мизгеле.

 

Кайтып керер булсам туган йортка,

Ишек ача минем әткәем.

Кайнар ашын куеп, табын белән

Каршы ала газиз әнкәем.

 

ТУГАН АВЫЛЫМ ЧИШМӘСЕ

Газиз авылыма кайткан саен,

Чишмәләрдән төшеп су алам.

Челтерәп аккан көмеш суларыңны

Учларыма алып куанам.

 

Ярый әле син бар, чишмәкәем,

Сусавымны минем басарга.

Шушы чишмә буйларына төшеп,

Жырлый-жырлый керләр чайкарга.

 

Авылымның изге урыны син,

Күпме яшьләр синдә танышкан.

"Наз" чишмәсенең суларын эчеп,

Үз тиңнәрен табып кавышкан.

 

САРЫ КУЗЛЕ АП-АК РОМАШКАЛАР

Болыннарда үскән ак чәчәкләр ‒

Сөюләрнең затлы билгесе.

Сары күзле ап-ак ромашкалар ‒

Мәхәббәтнең өмет өлгесе.

 

Сары күзле ап-ак ромашкалар

Келәм кебек үскән болында.

Серле сөю чәчәкләрен назлап

Атлармын мин гомер юлымда.

 

Чын сөюнең кадерләрен белеп,

Бер-беребезне яшик яратып.

Күңелләрдә булган саф хисләрне

Ак чәчәкләр аша таратып.

 

Сөю гөлен кочагыма алып,

Болыннарны кат-кат урадым.

Сары күзле ак ромашкаларны

Олы бәхетемә юрадым

 

АНАЛАР

Әни, әнкәй ‒ нинди изге сүзләр,

Бу сүзләрдә күпме җылылык!

Балам диеп дәшкән тавышларын

Ераклардан танып алырлык.

 

Әниләрнең олы йөрәгедәй,

Башка йөрәк юктыр һичкемдә.

Назлы караш, ягымлы сүз белән

Иркә назлар өсти күңелгә.

 

Керфеген дә какмый төннәр буе,

Балам диеп яна аналар;

Күкрәк сөте аша җаныбызга

Илаһи нур, иман салалар.

 

ТУГАН ЙОРТКА ӘНКӘЙ ЯНЫНА

Кайтып киләм туган авылыма

Балачакта үткән сукмактан.

Авыл урамына борылуга

Капка төбен күзлим ерактан.

 

Ямьле җәйнең матур бер көне бу,

Әнкәм чыккан каршы алырга.

Балам кайта диеп көткән күзләр

Ераклардан мине чакыра.

 

Башларына чөйгән ап-ак яулык

Зәңгәр алъяпкычлы әнкәем.

Капка төпләренә чыгып баскан,

Каршы ала газиз бәбкәен.

 

Кайнар ашлы, мәтрүшкәле чәйле

Табын көтә туган йортымда.

Мин бәхетле туган туфрагымда

Көтеп алыр әнкәй барына.

 

Эльза ХИСАМИЕВА

 

 

Комментарийлар