Логотип «Мәйдан» журналы

«Авыл шагыйре» бәйгесенең икенче тур нәтиҗәләре билгеле

«Мәйдан» журналының «Вконтакте» сәхифәсендә, инде ярты ел дәвамында, «Авыл шагыйрьләре» бәйгесе бара.

Бәйгенең беренче турында 106 шагыйрь катнашты. Без укучыларыбыз игътибарына атна саен биш каләм иясенең иҗатын тәкъдим итеп бардык. Нәтиҗәдә 39 шагыйрь икенче турга чыкты.

Икенче турда исә авыл шагыйрьләре, Илдар Юзеевның без тәкъдим иткән фәлсәфи шигырьләренә ияреп иҗат итеп карарга тиеш иде. Бәйгегә бик күп кызыклы эшләр килде. Аларны дәрәҗәле жюри – Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары Факил абый Сафин,  Белла Әхмәдуллина, Саҗидә Сөйләйманова исемендәге премияләр лауреаты Лилия Гыйбадуллина, Илдар Юзеев исемендәге премия лауреаты Айрат Суфияновлар бәяләде. Һәм бәйге шарты буенча икенче турда катнашучылар арасыннан ун шагыйрь сайланды.

Жюрига әлеге иҗат эшләренә бәя бирү бик авыр булгандыр. Чөнки бердән – беренче тур җиңүчеләре барысы да кызыклы, фикерле, үзенчәлекле бит... Икенчедән, теге йә бу шигырьне кабул итү, бәя бирү күп кенә субъектив факторлардан да тора. Шигырьнең темасы, фикерләре, аһәңе белән күңелеңә аваздаш булуыннан да мәсәлән... Иң мөһиме – икенче тур безне тагын бер кат  Илдар Юзеев иҗатына игътибар юнәлтергә һәм тагын бер кат барыбыз бергә иҗат утында янарга мөмкинлек бирде.

Инде сайланган унлыкны игълан итик:

1. Айгөл Баһавиева;

2. Альбина Бәширова;

3. Гүзәлия Рәхмәтуллина;

4. Елена Данилова;

5. Сәрия Мирзаянова;

6. Фәридә Зыятдинова;

7. Рәмзия Җиһаншина;

8. Айсылу Кәлимуллина;

9. Марсель Шәрәпов;

10. Рузил Фазлыев.

Шагыйрьләрнең иҗатлары белән https://maydan.tatar/news/avyl-sagyire/avyl-sagyire-2-nce-tur-sigyrlar сылтамасы аша таныша аласыз.

Бәйгегә июнь аенда тантаналы төстә йомгак ясалачак. Ә аңа кадәр авыл шагыйрьләре өчен тагын бер проект әзерләнә. Ул шушы көннәрдә игълан ителәчәк. Кыскасы, «Мәйдан»ның «Вконтакте»дагы төркемен даими күзәтеп барыгыз.

 

Ихтирам белән, «Мәйдан» журналы редакциясе.

Комментарийлар