Логотип «Мәйдан» журналы

«Авыл шагыйре» – 2 нче тур, Илдар Юзеевка ияреп...

Шигырьләр.

"Сезнең якта табигать тә башка.

Бигерәк тә камил,

Юк, йокламыйк, күрми калабыз бит

Сихри төннең ямен..."

                                                 И. Юзеев

 

Безнең якта бар да башкача шул

Бал яккандай тәмле икмәк тә.

Сәнәк тоткан күрше агае да

Сүзен әйтсә, әйтә хикмәтләп.

 

Безнең якта бар да башка булды

Тыя белдек нәфес, гадәтне.

Чәчен кисеп, чалбар кисәләр дә

Булды бездә кызлар әдәпле.

 

Безнең яклар гел башкача, үзгә

 Сүзләр бездә үтә иләктән.

Баш булганнар үтә гади бездә,

Сәнәк булмаганнар көрәктән.

 

Бездә бар да элеккечә әле

Кичләр җитсә, уңган апалар,

Шәл читенә киртә бәйли-бәйли

"Түбәночта" ләчтит саталар.

 

Безнең яклар шундый... үзебезчә...

Безнекеләр чөйми борынны.

Туйлар гөрли бездә элеккечә -                

Шаулатабыз урам, болынны.

 

Безнең якка килсәң, аптырама

Сәлам бирер кече, олысы.

Башка икән, сезнең яклар димә,

Мин үзем дә шул як баласы.

Айгөл БАҺАВИЕВА

 

 

Уйлыйсыздыр

 

Уйлыйсыздыр: адәмнәргә шагыйрьнең үзе кирәк?

Юк! Шагыйрьнең, үзе үлгәч, даны һәм сүзе кирәк.

И. Юзеев

 

Исмен дә хәтерләмәгән

Берәү сүзе истә гел:​

"Чын шагыйрь, имеш, исән-сау

Булырга тиеш түгел!

 

Әнә шагыйрьләр - Тукай!

Такташ та үлгән бугай...

Муса Җәлил! Тагын кем...

Барысы да үлеп беткән!

 

Вәт шуңа бөек алар -

Үлгәч шагыйрь булалар!"​

 

"Тиле!" дип киттем яныннан..

Күренә бит - акыл сай!

Тик хәзер уйлап йөрим дә

Килешми булмый бугай...

 

Хушлашулар, озатышулар,

Камерага зар елап -

Киткән шагыйрь талантлырак,

Киткән җырчы моңлырак...

 

"Мескин үлеп аңлатмаса"...

Аңларлар микән аны?

Иш(е)тәсе килми кешенең

"Хакыйкать" дигән зарны.

 

Даһилар тере дә була!

Алар да тормыш тарта...

Чын шагыйрьләрнең кадерен

Белегез исән чакта.

Күрегез исән чакта.

Альбина БАШИРОВА

 

 

И. Юзеевнең "Без" шигыренә ияреп язылды.

 

                   Кагылмагыз... Безме? Без ул —

                  Яралы юлбарыслар...

 

Юлбарыслар нәселе.

 

Көчле туфан котырынды,

Диңгезләрне шаулатты.

Югалтырга нәселебезне,

Упкын эченә атты.

 

Маякларын сүндерде җил,

Адаштырды юлларын.

Дилбегәсен ычкындырып

Богаулады кулларын.

 

Яра салды тәннәренә,

Буташтырды телләрен.

Чуалдырды хәтерләрен,

Оныттырып илләрен.

 

Кан кардәшлек тамырларын

Бетерергә чаптылар.

Юлбарысның балаларын

Алып читкә аттылар.

 

Ачлык белән курыкыттылар,

Зинданнарга яптылар.

Золымнары чиктәш ашып,

Мылтык терәп аттылар.

 

Уйладылар егылыр, дип,

Бирешер, дип, җәбергә.

Үлеп бетми, тере килеш

Тыгарбыз, дип, кабергә.

 

Җиңә алмады сөргеннәре,

Зинданы куркытмады.

Җәзалары тик ныгытты,

Үзәген корытмады.

 

Тирән булса да җәрәхәт,

Исән нәсел - нәсәбе!

Ә ярасын ялап ямый

Юлбарыслар нәселе!

Гүзәлия РӘХМӘТУЛЛИНА

 

 

КАЯ БАРЫП ҖИТТЕК?..

 

"Бу дөньяны, көйләп булмас, беләм,

Әмма, уйлап йөрим:"

И. Юзеев. "Табыйк шундый бер җыр..."

 

  Бу дөньяны, көйләп булмас, беләм,

Әмма, уйлап йөрим:

Әллә ниләр  кырган кеше сыман,

Усал  мырлап  йөрим...

 

  Көйләнерме, үзгәрерме дөнья,

Без түләгән хакка?Борылырмы, сәгать теле кебек,

Төртеп борган якка?

 

  Хәлебездән килер микән,  берәр,

Кыек көйләп кую?..

Умырылган ертык күргән җирдә,

Бер җеп  төйнәп кую?!.

 

  Телсез  маңкорт илдә түрә булса,

Кирәкме, син,  татар?..

Үз илеңнең сандугачы диеп,

Сине кемнәр атар?!.

 

  "Мәһәр" биреп,  күпләр  җырчы булды,

Чөелделәр күккә:

Моңсыз  көйләр белән дөнья тулды,

Хет, өеп куй,  чүпкә!..

 

  Юк, борылмас без теләгән якка-

Безне санламаслар...

"Заманчирле," моңсыз мырлаучылар,

Көйне аңламаслар!..

 

  Зыр әйләнә, дөнья тәгәрмәче- Заман көе шаулый...

Көйләнмәгән көйне, талкый-даулый,

Бар да дөнья  яулый!..

Елена ДАНИЛОВА

 

 

Без

 

Без ничек шәфкатьле булыйк,

Хөр җанлы, изге булыйк,

Без ничек көзге булыйк та,

Тәвәккәл сүзле булыйк?

        Илдар Юзеев.

 

Без уенчы язмыш бакчасында,

Ниләр язылгандыр язмышка?

Ә шулай да тормыш уен кебек,

Кайчак илтә ялгыш, ялгышка.

 

Без - фигура уен тактасында,

Кемдер агы, кемдер карасы,

Язмыш тактасында уйнагандай

Атлый - чаба, кая барасы...

 

Һәркем атлый әнә үз юлыннан,

Бары Аллаһ үзе хөкемдар.

Ялгышларга җавап бирү өчен,

Гомер азагында,

хөкем бар.

 

Кара көчләр ак көчләргә каршы,

Алыш - биреш, көрәш мәйданда.

Хаталанмый гына җиңү өчен,

Көч алырга икән кайлардан.

 

Сизмәгәндә шах куялар кайчак,

Йөрәк туктап ала беразга.

Баш эчендә миләр кайнап ала

Дөбер-шатыр килеп бер аза.

 

Килеп чыга төрле фикерләр,

Берсен - берсе узып ярыша.

Тирә- якта күпме адәми зат

Үзен яклау өчен яраша.

 

Алгы сызыктагы пешкаларга

Төшә, никтер, йөкнең авыры.

Атлар күчсә беркөн һөҗүмгә

Түзәр микән җиһан  бавыры.

 

Без уйныйбыз, тормыш мәйданында.

Шах артыннан шахлар куела.

Һәрбер уен маңгай сырларында,

Күңелләрдә мәңге уела.

 

Шахлар, матлар язмыш тактасында,

Кемдер җиңә, кемдер җиңелә.

Ә кемнәрдер читтән көлеп карый,

Читтән күзәтүләр җиңел лә...

 

Бездән сабак ала яңа буын,

Кайда хаклык, кайда хата бар?

Мат аласы килми берәүнең дә,

Акыл бирегезче, аталар!

Сәрия МИРЗАЯНОВА

 

 

Табыйк шундый бер җыр.

 

«Тик ышанам:

Җырның явызлыкка

Бер чик куярына!»

 

Табыйк, дуслар, шундый тылсымлы җыр,

Туктап бер мизгелгә,

Артка китсен вакыт тәгәрмәче,

Сугышларсыз Җиргә.

 

Ата-ана уртасында сабый

Гамьсез йоклап ята.

Бәхетле пар шат елмая бүген,

Тыныч ал таң ата.

 

Табыйк, әйдә, шундый тылсымлы җыр,

Дөнья уйга талсын.

Кырык бернең кара кайгылары

Кабат яңармасын!

 

Фашистлардан тазартылган илләр

Кабат уйлансыннар!

Кемгә кирәк янә кан коюлар?!

Моңа чик куйсыннар!

 

Хыялларда шундый тылсымлы җыр,

Беләм, дөнья гизә.

Тынычлыкны янә кайтарырлар

Яраланган Җиргә!

 

Табыйк, дуслар, шундый тылсымлы җыр,

Кулга кул тотышып,

Шат елмайсын Адәм балалары

Уртак Җирне кочып.

 

Табыйк та без шундый тылсымлы көй

Күңел түрләрендә.

Яңгыратыйк дәртле шат җырларны

Галәм киңлегендә!!!

Фәридә ЗЫЯТДИНОВА

 

 

"Уйлыйсыздыр: адәмнәргә

Шагыйрьнең үзе кирәк?

Юк! Шагыйрьнең үзе үлгәч,

Даны һәм сүзе кирәк!

Илдар Юзеев

 

Кемнән сорыйм, ничек барлыйм, кайдан табыйм?!

Ни бәһадә йөри булыр Шагыйрь сүзе...

Килер заман, диеп өмет иткән дә соң.

Нәрсә әйтер иде микән Тукай үзе?

 

Укыйм, ятлыйм, язам, сызам-сүзләр тезәм...

Ни бәһадә сүз кыйммәте, әйтче халкым?

Шагыйрьлекне дәг‘вә итмим. Тик шулай да,

Күңелләрне уятырга бармы хакым?

 

Милләтемнең гамьнәренә гамь өстәрмен.

Сүз кыйммәтен кайтарырга җитсә көчем.

И, мөкаддәс шагыйранә газиз телем,

Кыйналам да торып басам синең өчен.

 

Синең өчен утка керәм, ян дисәләр.

Суга төшәм, дәрья кичәм, чум, дисәләр.

Энҗе җыям берәмтекләп-җепкә тезәм.

Килер заман... Тагәен мин шуны сизәм.

 

...Инкыйразга якынлаштык, әйтсәм әйтим.

Язам-сызам, сызам-язам, укыйм, ятлыйм...

Шагыйранә и мөкаддәс үз телем лә.

Баһәсе, дим бер булырмы үз илемдә?!

Рәмзия ҖИҺАНШИНА

 

 ...Сезнең якта табигать тә башка,

Бигерәк тә камил...

(Илдар Юзеев)

 

Сезнең якны сагына күңел

 

Сезнең якны сагынып яши күңел,

Сездә - бар да үзгә.

Ачык йөзле, тәмле телле халык,

Юмарт җылы сүзгә.

 

Кайтып, иркен урамнарны иңләп,

Бер узарбыз әле.

Гармун тавышына әсирләнеп,

Җыр сузарбыз әле.

 

Челтер чишмәгезнең көмеш суы

Тәме һаман истә.

Хыялларны чикләп буламы соң,

Җәйге айлы кичтә.

 

Аккошлы күл буе сагындыра,

Юл салгандыр Ай да.

Йокы мине җиңалмаган төндә,

Кайда соң, сез, кайда?

 

Сезнең күкнең йолдызларын санап

Уздырыйк ла төнне.

Син яшәгән якны сагынып кайттым,

Төшемме бу, өнме?

Сезнең якта табигать тә үзгә,

Алсын кочагына.

Үземнән дә алдан йөрәк чаба,

Ярсып оча гына.

Айсылу КӘЛИМУЛЛИНА

 

 

БУРЗАЙЛАР...

    "Туйдым икейөзлелектән

    Алдаудан, куштанлыктан..."

           Илдар Юзеев.

 

Утыртсаң әгәр наданны

Кәнәфигә шимбә кич,

Тузга язмаган фәрманын

Язып эләр атнакич!

 

Нотык укыса мөнбәрдән

Яртысы чеп-чи ялган.

Күзгә карап "борчак сибә",

Кайлардан үрнәк алган!!!

 

Ике сүз ялгап әйт(ә) алмый,

Сөйләгәне - сафсата!

Теше коелган козгынны

"Лачын" дип мактап сата!

 

Өстәгеләрне гел сүгә,

Иренми һич, иртә - кич!

"Мин дөньяның кендеге! " дип

Сөрән салу ансат ич!

 

Иртүк түрә килеп төшсә,

Май кояшыдай балкый,

Ак яулык белән каршылый:

"Кәвешең сөртим, абый..! "

 

Туйдырды бу икейөзле

Куштаннар, ялагайлар,

Фәрештә булып кыланган,

( Сөйли торгач ялганына

Үзе дә чынлап ышанган)

Адәми зат - бурзайлар!

МАРСЕЛЬ ШАРАПОВ

 

 

 

Олы бүләк

 

Без, язмышны гадигә саныйбыз,

Язмыштан да, ни соң катлаулы.

Кайвакытта яклаучысыз калу,

Күп вакытта тою яклауны.

 

Авырлыгы җиңеллеге белән,

Алышына шатлык, кайгысы.

Вакыт - төрле мизгель бизәгедәй,

Көндез кояш... төнен айлысы.

 

Уйланулар аша фикер туып,

Аңлау килә тормыш асылын.

Акыллылар салмак кына атлар,

Аңламаган hәрчак ашагыр.

 

Шигырь үзе хисләр диңгезедәй,

Өйрәтә ул батмый йөзәргә.

Күңел күтәрелсә: шатланырга,

Авыр вакытларда: түзәргә.

 

Шулай килә эзләгәнне табу,

Нигә яшәгәнне белүең.

Исраф булмый үткән тормыш юлың,

Җирдә яшәп, җирдә йөрүең.

Рузил ФАЗЛЫЕВ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар