Логотип «Мәйдан» журналы

Зур казанышларга иреште, хөрмәтле райондашыбыз

Ата-бабаларыбыздан изге мирас булып килгән гореф-гадәтләребез, күркәм халык бизәкләребез, туган телебез... Бүгенге көнне бу сораулар күпләрне борчымый калмый. Яшь буын татарча сөйләшәме, оялмыймы, моң...

Ата-бабаларыбыздан изге мирас булып килгән гореф-гадәтләребез, күркәм халык бизәкләребез, туган телебез... Бүгенге көнне бу сораулар күпләрне борчымый калмый. Яшь буын татарча сөйләшәме, оялмыймы, моңардан кыенсынмыймы? Тирән уйларга батырып ала торган, четерекле сораулар, әлбәттә.
yulaj1
Туган телгә, әдәбиятка, милли мирасыбызга мәхәббәт чаткысы яшьтән салына, минемчә. Алай гына да түгел, беренче бишек җырларыннан... Өйдәге мохиттән, балалар бакчасындагы тәрбиядән, мәктәптәге татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән һәм, әлбәттә, туып-үскән төбәктәге мәдәни үзәкләрдән, оешмалардан.
Чакмагыш районы җирлегендә хатын-кызларының «Сәхибҗамал» төбәк иҗтимагый оешмасының бүлекчәсе уңышлы гына эшләп килә. «Сәхибҗамал» оешмасының җитәкчесе-район мәдәният йортының халык иҗаты буенча методисты, бик күп чараларның алып баручысы һәм сценарийлар авторы Луиза Фрит кызы Ишморатова. Аларның «Ак калфак»лылар белән берлектә яңа проекты – «Әниләр-кызлар» бәйгесе. Ә инде «Нәүрүз гүзәле», «Татар кызы», «Озым толым» бәйге-чаралары пандемиягә кадәр даими үткәрелеп килде. Тышкы матурлыкка гына түгел, кызларның телне, гореф-гадәтләребезне, милләтебезнең тарихын белүенә дә зур игътибар бирелде. Моннан тыш, Чакмагыш районында инде хәзер дүрт ел дәвамында бишек җыры башкаручылар арасында бәйге үткәрелә.
“Сәхибҗамал” оешмасының тагы бер эш юнәлеше — бакыйлыкка күчкән билгеле якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, бу максаттан кадер һәм хәтер кичәләре үткәрү. Чөнки язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең китаплары белән укучылар кызыксынганда гына киштәләрдә тузан җыеп ятмаячак.
Һәр чарада, Чакмагыш районының әдәби-мәдәни сулышында әүдем Луиза Фрит кызы. Үзе хакында да күп сөйләргә дә бик әвәс түгел, күбрәк халкы, Башкортостаны турында җан атып яши. Ул чын Ватанпәрвәр шәхес бит. Төпле фикерле, күпме яшь сәнгать, нәфис сүз осталарына яшел ут кабызучы буларак билгеле, үзенең туган бишеге — яшәгән төбәге булган бәрәкәтле Чакмагышында аңа хөрмәт-ихтирам белдертмәгән сирәктер могаен.
Әле күптән түгел генә ул Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумыннан кайтып та олы куанычы белән бүлеште. Ул Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы тарафыннан «Татар халкы алдындагы зур хезмәтләре өчен» дигән медальгә лаек дип табылган һәм тантаналы рәвештә бүләкләнгән. Аны шушы яңа казанышы белән дә тәбриклибез!
Луиза ханым Ишморатовадай изге җанлы шәхесләр булганда — иманым камил — ана телебез, күпгасырлы тарихка ия әдәби хазинәбез, зәвыклыгыбыз, затлыгыбыз яшәр әле озак.

Юлай НИЗАЕВ


«Башкортостан татарлары конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре буенча комиссия рәисе.

Комментарийлар