Логотип «Мәйдан» журналы

Зәйтүн мае - депрессиягә каршы

Галимнәр көньяк кояшы астында үскән зәйтүн җимешләре һәм алардан әзерләнгән майның ел фасыллары алмашынганда күңел төшенкелегенә бирелүдән коткаруын әйтә. Күңел күтәренкелегенең сере - гасабларга бик...

Галимнәр көньяк кояшы астында үскән зәйтүн җимешләре һәм алардан әзерләнгән майның ел фасыллары алмашынганда күңел төшенкелегенә бирелүдән коткаруын әйтә. Күңел күтәренкелегенең сере - гасабларга бик тә кирәкле булган куе булмаган майларда.olivkovoe-maslo
Әлеге матдәләр тәнебезгә дәрт өсти, матдәләр алмашын яхшырта, зиһенне ныгыта, эшкә сәләтлелекне арттыра, киеренкелектән коткара.
Көн саен зәйтүн маен кулланган хатын-кызларда күкрәк бизе яман шеше 20 процентка кимрәк күзәтелә.
Зәйтүн мае җиңелчә генә эч йомшарту үзлегенә ия, шуңа да аны эч катуны булдырмас өчен дә эчәргә киңәш ителә.
Ул ашказаны, эчәкләр, ашказаны асты бизе һәм уникеилле эчәк җәрәхәтенең төзәлүенә ярдәм итә.
Йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга да ул бик тә файдалы. Зәйтүн маендагы май кислоталары ана сөтендәге майларга бик тә охшаш.
 
Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Z-yt-n-mae-depressiyag-karshi-435765/ сайтыннан

Комментарийлар