Логотип «Мәйдан» журналы

Ютәлдән арыну өчен кулланыгыз

Үги ана яфрагы бик күп авырулардан савыгу өчен ярдәм итә.

Шулай да белгечләр аны сулыш алу системасында проблемалар булганда, ютәлдән арыну өчен еш кулланылуын билгели.
Үги ана яфрагыннан чәй пешерү өчен кайнар суга 0,5 грамм кипкән чәчәк салалар. Эчемлекне көненә өч тапкыр кулланырга кирәк.
Ютәлдән арыну өчен түбәндәге алымны кулланырга да була. Чәчәкләр өстенә ярты стакан су коеп, 5 минут утта кайнатырга, яисә 15 минут су парында тотарга. Аннары төнәтмә өстенә тагын ярты стакан тирәсе су салырга кирәк. Кагыйдә буларак, ашар алдыннан 30 минут калгач, аны 1 аш кашыгы эчәләр, әмма авыруның беренче көннәрендә көненә 6 тапкыр да кабул итәргә дә мөмкин.
Үги ана яфрагының сәламәтлеккә файласы күп, әмма аны кулланырга ярамаган очраклар да бар. Мәсәлән, чәчәккә аллергия булганда, яисә йөкле хатын-кызларга. Ничек кенә булса да, табиб белән киңәшләшеп кенә кулланыгыз.
 

Фото: https://pixabay.com/

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан

 

Комментарийлар