Логотип «Мәйдан» журналы

Язучылар берлегендә ике драматург мисалында хәзерге татар драматургиясе торышы күзәтелде

Матбугатта драматургия белән театр мөнәсәбәтләренә бәйле язмалар чыгу уңаеннан 22 мартта Язучылар берлегендә Әдәби тәнкыйть һәм Драматургия секцияләренең берләштерелгән утырышы узды.Әлеге утырышта «Та...

Матбугатта драматургия белән театр мөнәсәбәтләренә бәйле язмалар чыгу уңаеннан 22 мартта Язучылар берлегендә Әдәби тәнкыйть һәм Драматургия секцияләренең берләштерелгән утырышы узды.
Язучылар берлегендә ике драматург мисалында хәзерге татар драматургиясе торышы күзәтелде
Әлеге утырышта «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.
Утырышның темасы “Хәзерге татар драматургиясе: табышлар һәм югалтулар” дип билгеләнгән иде. Утырышны әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов алып барды.
“Әлеге утырышка этәргеч биргән сәбәп драматургиянең торышы һәм аның театрлар белән бәйләнеше турында матбугаттагы язмалар һәм социаль челтәрләрдәге бәхәсләр булды. Әлеге теманы «Татар-информ» кузгатып җибәрде”, - дип башлап җибәрде Әлфәт Закирҗанов утырышны. Галим үзенең драматургия кризиста дигән фикердә булуын кабатлады.
Язучылар берлегенең Әдәби тәнкыйть һәм Драматургия секцияләренең берләштерелгән утырышына биш кенә драматург – Мансур Гыйләҗев, Әмир Камалиев, Айгөл Әхмәтгалиева, Альберт Гаделшин һәм Әхәт Гаффар килгән иде.
Көн тәртибенә драматурглар Мансур Гыйләҗевнең “Исәнмесез”, Илгиз Зәйниевнең “Борһан йорты” һәм Айгөл Әхмәтгалиеваның Сәхибҗамал Волжская-Гыйззәтуллина турында “Яратып туялмадым” пьесалары турында фикер алышу куелган иде.
“Тикшерелгән пьесалар кызыклы, җитди темалар уңышлы күтәрелгән. Аларны режиссерларга гына түгел, китап укучыларга укырга да мөмкинлек булсын иде. Әсәрләрне алдан укып, җыелып фикер алышу форматы уңышлы дип саныйм. Аны дәвам итергә кирәк”, - диде Әлфәт Закирҗанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/23/183149/

Комментарийлар