Логотип «Мәйдан» журналы

Язучы Рауль Мирхәйдәров «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин язучы Рауль Мирхәйдәровка Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге - «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален т...

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин язучы Рауль Мирхәйдәровка Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге - «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин кушуы буенча Рауль Мирсәет улына Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Тулы вәкаләтле вәкиллек заказы буенча әзерләнгән истәлек билгесе тапшырылды, диелгән вәкиллек матбугат хезмәтендә.
Бүләкләү тантанасы Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә язучы Рауль Мирхәйдәровның 80 еллыгына багышланган иҗат кичәсендә узды.
Казаннан юбилярны котларга ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла һәм язучы, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов барган.
 

Фото: Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте



Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/18-11-2021/yazuchy-raul-mirh-yd-rov-tassrny-100-ellygy-medale-bel-n-b-l-kl-nde-5843433

 

Комментарийлар