Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа программа буенча авылда эшләргә күчкән укытучыларга 1 миллион сум бирәчәкләр

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елдан башлап укытучылар өчен “Земский учитель “программасын башларга тәкъдим итте. Әлеге программа буенча авылларга һәм кече шәһәрләргә күчкән укытучыларга 1 млн...

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елдан башлап укытучылар өчен “Земский учитель “программасын башларга тәкъдим итте. Әлеге программа буенча авылларга һәм кече шәһәрләргә күчкән укытучыларга 1 млн сум күләмендә акча биреләчәк. Бу хакта ул Россия Федераль Җыенына юлламасында сөйләде.
Яңа программа буенча авылда эшләргә күчкән укытучыларга 1 миллион сум бирәчәкләр
“Кадрлар - мөһим мәсьәлә. 2020 елдан "Земский учитель" программасын башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Аның буенча авылларга һәм кече шәһәрләргә күчеп килүче педагогларга бер тапкыр 1 млн сум күләмендә акча биреләчәк”,— диде Владимир Путин.
Элегрәк дәүләт башлыгы медицинада кадрларга кытлык булмасын өчен «Земский доктор» программасында катнашучыларга яшь чикләүләрен бетерергә кирәклеге турында белдергән иде.
"Земский доктор " программасында катнашучыларга яшь чикләүләрен бетерергә тәкъдим итәм. 50 яшьтән өлкәнрәк белгечләр авыл җиренә яки кече шәһәргә эшкә күчкәндә, шулай ук бер тапкыр түләнә торган акчаны алырлык булсын. Табибларга - миллион сум, фельдшерларга - 500 мең сум”, - диде Владимир Путин.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/20/181235/

Комментарийлар