Логотип «Мәйдан» журналы

Хатыйп Миңнегулов: «Мәҗмугаи асаре»нең берничә төп нөсхәсе фин татарларында саклана

КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов татар шагыйре Габдулла Тукайның «Мәҗмугаи асаре”н Финляндиядә яшәүче татар гаиләләрендә күргәнен әйтте.«Мин беренче тапкыр „Мәҗмугаи асаре“ белән 1990...

КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов татар шагыйре Габдулла Тукайның «Мәҗмугаи асаре”н Финляндиядә яшәүче татар гаиләләрендә күргәнен әйтте.
«Мин беренче тапкыр „Мәҗмугаи асаре“ белән 1990 елның февралендә Хельсинки университетының Көнчыгыш бүлегендә таныштым. Кызыксынып киткәч, берничә китапны Финляндиядәге милләттәшләребезнең гаиләсендә күрдем. Димәк, алар да таныш булган», — диде ул «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабын тәкъдим итү кичәсендә.
Галим китапның төп нөсхәсен бүләк итеп биреп җибәргәннәрен әйтте. «Казанга алып кайткач, ялгышмасам, Тукай музеена мин бүләк иткән идем», — дип искә алды ул.
 

Фото: Салават Камалетдинов



Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/16-02-2022/hatyyp-mi-negulov-m-mugai-asare-ne-bernich-t-p-n-sh-se-fin-tatarlarynda-saklana-5849543

Комментарийлар