Логотип «Мәйдан» журналы

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты яшьләрне дә, олыларны да берләштерә

15 август көнне Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында казанлылар һәм шәһәребез кунаклары татар биюен һәм татар фольклор уеннары төрләрен өйрәнүне дәвам итте.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе хореограф Рафаэль Мустяков җитәкчелегендәге «Яз» халык бию ансамбле солистлары биюе белән башланып китте. Чарага килгән кунаклар да биючеләргә кушылып бии алды. Алга таба чара «Чума үрдәк, чума каз», «Капка» кебек татар халык уеннары белән дәвам итте.

Кич дәвамында проектның кураторы, алып баручысы Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова педагог-хореограф Алия Мөхәммәтгалиева белән чарага килгән кунакларны биетте, җырлатты, төрле биремнәр белән сынап, чараның иң яхшы биючеләрен ачыкларга тырышты. Иң актив кунакларга һәрвакыттагыча бүләкләр дә тапшырылды.

Җанлы музыка өчен баянчы, курайчы, мультиинструменталист, педагог, шагыйрь Ильяс Фархуллин, кыллы уен коралларында уйнаучы мультиинструменталист, педагог, композитор Айдар Абдрахимов һәм композитор, дирижер, вокалист, мультиинструменталист Айдар Ниязов һәм перкусионист Альберт Бикмуллин җавап бирде. Чара азагында артист Наз Галәм Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар башкарды, килгән кунаклар да аңа кушылып җырлады.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» дәресләре Казан Мэриясы тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздырыла. Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Һәр чара саен кичәнең актив катнашучыларын билгеләнеп, аларга истәлекле бүләкләр тапшырыла. Проектның быелгы кураторлары – «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчеләре Сәйдә Миңнебаева һәм Алсу Мәгъсүмҗанова.

Киләсе атнада, 22 август көнне кабаттан очрашканга кадәр!

Проект һәм алдагы чаралар турында тулырак «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының ВКонтактедагы рәсми төркемендә: https://vk.com/tatardancekzn

 

Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

Галерея

Комментарийлар