Логотип «Мәйдан» журналы

Халыкны – халыктан, авылны авылдан нәрсә аера?

Кешесеннән тора. Авылларга баргач, бу җөмләне әллә ничә тапкыр ишетәсең. Авыл халкын бер йодрыкка җыючы да, һөнәрчелекне саклаучы, җырлатучы, биетүче дә шул бер кеше. Гадәттә, ул йә авыл җирлеге башлы...

Кешесеннән тора. Авылларга баргач, бу җөмләне әллә ничә тапкыр ишетәсең. Авыл халкын бер йодрыкка җыючы да, һөнәрчелекне саклаучы, җырлатучы, биетүче дә шул бер кеше. Гадәттә, ул йә авыл җирлеге башлыгы, йә мәдәният йорты җитәкчесе була. Без рухы ныклы, үзенчәлекле авылларның берничәсенә тукталырга булдык, – дип яза «Ватаным Татарстан».

Керкәле


Чишмәле як — Лениногорскиның җырларда җырланган авылы ул. Керкәле авыл җирлеге башлыгы Галия Шириязданова әйтүенчә, табигый сулыкларга да, йолаларга да бай җир икән бу:
— Керкәле таулары халыкны бик күп золымнан, талау, яулардан саклап калган. Чишмәләребез дә хәйран. Тау башыннан тибеп чыкканын Кыз чишмәсе дип йөртәбез. Арырак Салкын чишмәбез бар. Аны Хәмзә бабай карап тора. Шуңа күрә Хәмзә чишмәсе дип тә йөртәләр үзен. Авылның икенче очына китсәк, күп чирләрне дәвалый алган Күкертле чишмә, атаклы сынчылар Виктор Рогожин һәм Рада Нигъмәтуллина иҗат иткән «Курайчы егет һәм су алучы кыз бала» чишмәсе дә бар әле безнең. Самавыр чишмәсе янында туктап ял итмәгән юлаучы бар микән ул? Әле болардан тыш карап, тәрбияләп торган дистәгә якын чишмәбез бар.
Галия Хөсәен кызы әйтүенчә, авылның урамы 4 чакрым озынлыкта. Бу җирлеккә Тукмак авылы да керә. Ике авылда сигез йөздән артык кеше яши. Авыл җыеннарын чишмә буенда үткәрәләр. Һөнәрчелекне торгызырга тырышалар. Атаклы комганчылар, йомшак җиһаз ясаучылар, балта осталары, автоузышчылары бар. Керкәле авылы шагыйрә Гөлшат Зәйнашева сүзләренә иҗат ителгән җыр белән дә, ташлары белән дә популяр. Әйтик, Керкәле ташлары белән Казанның Кремль урамы, Болгар музей тыюлыгы юллары түшәлгән.

Имәнлебаш


Зәй районының Имәнлебаш авылын Кырымда да беләләр. Фольклорны берәмтекләп җыючылары белән танылды ул. Мәдәният йорты җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова бу хакта менә ниләр сөйләде:
— Халыкны — халыктан, авылны авылдан аера торган йолалар була. Шул авылдан гына чыккан җырлар да бар бит әле. Без менә шуларны бөтенләй югалып беткәнче дип җыеп, сәхнәдә күрсәтә башладык. Халык башта карарга дип йөрде, аннары күпләр шушы хәрәкәткә кушылып та китте. Безнең Имәнлебашның бөтен кешесен артист дип әйтеп була хәзер. Фольклор авылыбызны да күтәрде, дөньяга да чыгарды. Без йолаларыбыз, үзебезнең аш-суларыбыз белән Кырымга кадәр барып җиттек. Ул елны «Түгәрәк уен» фестивале нәкъ менә Кырымда үткән иде. Ул чакта совет чорында авылдашлар иҗат иткән «Колхоз кырлары түгәрәк» дигән җыр белән беренче урынны алдык. Әлбәттә, бу чыгышта бөтен нәрсә уйланылды, костюмнар да үзебезчә, чигешләре дә безнең авылга гына хас иде аның. Бәйрәмнәр дә, өмәләр дә үткәрәбез. Әйтик, кышын орчык өмәсен үткәрәбез. Монда күрше авыллардан да киләләр. Аның үз кагыйдәләре, үз җырлары да бар:
Орчык белән җепләр эрлик әле,
Кич утырып айлы кичләрдә.
Кышкы кичләр бигрәк матур инде,
Шулай да ул җитми җәйләргә.
Ел фасылына карап, күмәкләшеп бәйрәмнәр оештырабыз. Печән өсте, тула басу, каз өмәсе — алар күп инде. Әле шушы бәйрәмнәрне, аның тәртибен белүче өлкәннәребез бар, шөкер. Орлыклы төш коючы Нурлыбанат апа, чабата үрүче Зәкия әби, гомумән, барча өлкәннәребез — безнең чын мәгънәсендә байлыгыбыз.

Әлдермеш


Туфан Миңнуллинның Әлмәндәрен, Хәния Фәрхинең «Кайтам әле Әлдермешкә» дигән җырларын тудырган Әлдермеш авылы Биектау районында урнашкан. Авылның тарихы да үзенчәлекле. Имеш, әлеге авылга Казан ханлыгы яулап алынганнан соң Дәрвишләр бистәсеннән качып киткән Әлдермеш бабай җитәкчелегендәге ике татар һәм бер мари кешесе нигез салган. Шунлыктан авылның бер очында — татарлар, икенчесендә марилар яшәгән. Тора-бара марилар да татарлашып беткән. Авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Сабиров әйтүенчә, авылда бүген күпләп кош-корт асрыйлар. Шуңа күрә каз өмәләре бик зурлап үткәрелә икән:
— Зур өмә рәвешендә каз өмәсе биш-алты еллап үткәрелә инде. Анда авылның бөтен кешесе диярлек катнаша. Авылда 258 йортта 538 кеше яши, урта мәктәп, ике мәчетебез бар. Сөйдеркә чишмәсе, белгәнегезчә, җырларда җырлана. Аның суы шифалы. Әлдермеш авыл җирлегенә Өбрә һәм Сая авыллары керә. Өбрә — композитор Салих Сәйдәшевнең нәсел-нәсәбе чыккан авыл ул. Анда бабалары нигезендә композиторның музее да эшли.

Кышкар


Арча районының Кышкар авылы борынгы мәдрәсәсе белән дә, мәдәнилеге белән дә аерылып тора. Чөнки биредә халык театры һәм «Зөбәрҗәт» фольклор ансамбле эшли. Дөрес, авылда яшьләр юк, мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Шәфигуллина исә, һәр мәсьәләне уңай чишеп була, ди. Авылда яшьләр калмагач, алар бәйрәмнәргә Казанга китүче нәселләрне, бигрәк тә яшьләрне җәлеп итә башлаганнар:
— Килешәсездер, авыл кечерәя, өлкәнәя, дип борыныңны салындырып утырсаң, эш бармас иде. Бездә халык актив. Өлкәннәр дә, яшьләр дә чараларда катнашырга ярата. Авылдашларга рәхмәт. Алар безнең фикерне куәтләп, киләбез дип атлыгып тормаса, эшләп булмас иде. Без читтә яшәүче авылдашлар, аларның балалары белән дә элемтәдә торабыз. Кышын Чыршы бәйрәменә еракларда яшәүче авылдашлар да кайта. Клубыбызда «Тылсымлы куллар» түгәрәге бар. Анда йөрүчеләр ниләр генә эшләми! Әле җиңгән конкурста да безнең эшләнмәләр күргәзмәдә катнашты. Өлкәннәр бик актив һәм иҗатка бай бездә. Аларның борынгыдан килгән җырларын, шигырьләрен үзебезгә алырга тырышабыз. Безнең «Зөбәрҗәт» фольклор коллективы да бар. Аның ярдәмендә инде кулланылмый башлаган йолаларны күрсәтәбез. Әйтик, сөннәт котлавы. Әмма без интернеттан карап, бәйрәмнәрне күчермибез, өлкәннәрдән сорап, үзебезнең авылның йолаларын күрсәтәбез. Хәзер кич утыру башланды, ипи салу күренешен торгыздык. Куркулык кою, күз тиюдән саклау, таң суы алу йолаларын язып алдык. Аларның шигъри такмакларына кадәр бар. Бу да — мәдәният. Әбиләрне балалар белән аралаштырабыз.

Шура


Арчаның бу авылында «Буран әбиләре»ннән калышмаган Шура әбиләре яши. Аларны чыпта сугучылар ансамбле дип тә йөртәләр. Бу әбиләргә тукталуның тагын бер сәбәбе — алар өмә ясап эшләүне, йорт торгызу, бәрәңге алу, печән чабу, өй котлауга кадәр сәхнәләштергәннәр. Клуб мөдире Клара Хөсәенова иң борчыганы — бер-береңә ярдәмләшү юкка чыкты дип сөйләде:
— Йолаларның барысын да әбиләрдән сорашып торгыздык. Кеше туганнан гомеренең азагына кадәр нинди йолалар озата бара, шуларның барысын да сәхнәләштерергә тырышабыз. Авылда яшьләр юк. Иң яшь дигәненә — 44 яшь, иң олысына — 85. Ир-егетләргә кытлык. Шуңа әбиләр ансамбле булып киттек. Сәхнәдә чыпта сугабыз, сораган кешегә чыптаны әзерләп тә бирәбез. Инде хәзер юкәдән сумкалар, башка ювелир әйберләр ясыйбыз. Ләкин ул авыр эш, күпләп эшләп булмый. Башта имән кайрылары суга бастырылып куела, кышын алына һәм мунчада киптерелә. Чыпта, намазлык, хәтта капчыкларга кадәр үрә идек. Бәләкәй чакта юкәдән капчык үреп, акча эшләп тә йөрдек. Бу эшне Шәмсенур апа сөйләүләренә таянып торгыздык. Аңа 90 яшь инде. Беренче ул эшләп күрсәтте.
Эшләгән кешегә авылда яшьләрнең калу-калмавы, клубның яңа булу-булмавы да мөһим түгел, күрәсең. Дөрес, хезмәтең бәяләнмәсә, энтузиазм сүрелергә мөмкин анысы. Бу җәһәттән уңай яңалык та бар. Киләсе елда «земский врач» кебек үк, авылга эшләргә кайткан яшьләргә ярдәм программасы эшләп китәргә мөмкин. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әйтүенчә, әлеге программа быел ук эшләп китәргә тиеш булган, әмма пандемия комачаулаган. Киләсе елда эшләп китсә, 100гә якын хезмәткәрне авыл клубларына кайтарырга мөмкин булачак һәм аларга миллион сумга якын акча биреләчәк.
P. S. Ә сез кайсы авылларны мәдәни яктан актив дип бәялисез? Сездән хатлар көтәбез, кадерле укучыларыбыз.
Сан

  • Татарстанда барлыгы 1933 мәдәни-ял итү оешмасы (шул исәптән 76сы — күчмә) бар, аларның 1845е — авыл җирлекләрендә урнашкан.

  • 2019–2020 елларда мәдәни оешмаларны капиталь ремонтлау программасы буенча, 2020 елда — 36, 2019 елда 37 клуб төзекләндерелгән.

  • Быел авыл җирлекләрендә 19 күпфункцияле үзәк төзелгән. Узган елны 24 объект кулланылышка тапшырылган булган.


 
https://tatar-inform.tatar/news/press/11-01-2021/halykny-halyktan-avylny-avyldan-n-rs-aera-vatanym-tatarstan-5797994

Комментарийлар